«Нигә башкаларга яхшылык эшләргә, үзеңә изгелек булып кайтмагач?!» | intertat.tatar

«Нигә башкаларга яхшылык эшләргә, үзеңә изгелек булып кайтмагач?!»

Зөлфия – бик әйбәт, «юк» дип әйтә белми торган кыз. Шуңа да аңа күпләр үзләренең тискәре энергиясен түгәргә генә тора. Зөлфияне савымлы сыер сыман уйлап, акча алып торулар, ниндидер кирәк-ярак сорап тору һәм тиз генә кайтармаулар...

Соңгы көнгә кадәр ул үзенең яшәү миссиясен — барысын да кызгану, барына да ярдәм итү, барысын да тыңлау, нәрсәдер биреп тору дип күз алдына китерә иде. Тик сабырлыкның да чиге була икән!

 Иртән Зөлфиягә әнисе шалтыратып, ризасызлыгын белдерә башлады:

— Сәлам. Ни өчен кичә шалтыратмадың? Вакытың булмадымы? Шулай инде, әниең үлсә дә ярый. Кичә кан басымым 200 гә чаклы күтәрелде. Дарулар эчеп, агуландым бугай инде. Шундый сызландым…

— Ашыгыч ярдәм чакырырга иде, әни…

— Нигә син чакырмадың соң? Минем хакта бер дә кайгыртмыйсың…

— Мин бит белмәдем, үземнең дә борчуларым бар…

— Син әниең турында беркайчан берни белмисең инде. Үстерәсең, үстерәсең сезне, ә сез рәхмәтсезләр. Әгәр бүген кунарга килмәсәң, мине исән күрермен дип уйлама…

— Әни, миңа суык тиде, авырып торам…

— Синең кеше төсле булмас инде. Кайда чирләдең? Әллә кайларда йөрисең дә, әниең турында уйлап та бирмисең…

— Мин бит эшлим, әни…

— Минем яныма килеп йөрмә, ишеттеңме? Синең вирусың гына миңа җитмәгән иде…

— Ә кан басымы?

— Хәзер әйбәтрәк инде, иртәрәк уйларга иде аны…

 

Апасы шалтырата:

— Зөлфия, нишләргә дә белмим. Туйдым…

— Нәрсә булды?

— Ирем белән талаштык, күрше хатыныннан чыгып килүен күрдем.

— Ул сиңа хыянәт итәме?

— Тагын да начаррак. Ялгыз күршеләргә электр, сантехника буенча ярдәм итеп йөри. Өйдә бернәрсә дә эшләми.

— Син нәрсә инде, өегездә һәрвакыт барысы да тәртиптә, барысы да төзек, эшли. Иреңнең күңеле изгелектә, өстәвенә эчми дә әле. Шатланырга кирәк.

— Нигә шатланыйм? Өйдә аны бөтенләй диярлек күрмим. Сиңа рәхәт, үзең генә яшисең, талашыр кешең дә юк…

— Аерылыш, ялгызлыкта рәхәтләнерсең син дә!

— Кемгә охшап син шундый явыз микән? — дип үпкәләп трубканы ташлады апасы.

 

Мәктәптә бергә укыган иптәш кызы шалтырата:

— Зөлфия, сәлам! Кичә танышу сайтында бик әйбәт ир белән таныштым. Бүген ресторанга чакырды!

— Ресторангамы? Акчаңны күбрәк ал, теге вакыттагы кебек бу ир дә качып китмәсен!

— Синең мине үпкәләтәсең киләме?

— Юк, исеңә генә төшерәм. Бәлки оныткансыңдыр?

— Син бүген сул аяктан тордыңмы әллә? Әллә нәрсә булган сиңа…

— Шулайдыр…

— Башка кешеләрнең хисләре хакында да уйларга кирәк инде.

— Мин һәрвакыт башкалар турында гына уйлыйм да инде. Ярар, нәрсә кирәк иде?

— Яшел күлмәгеңне биреп тор әле.

— Ул юылмаган әле…

— Хәзер үк юып куйсаң, кичкә кадәр кибә…

— Хәзер вакытым юк!

— Әйдә мин сиңа киләм дә, үзем юам, — дип ризасызлык белән җавап бирде иптәш кызы.

— Аннары ул күлмәкне гомерлеккә үзеңдә калдырасыңмы? — түзмәде Зөлфия, — теге җылы кофтам сыман, 2 ел элек биргән идем, әле дә кире кайтармадың. Ике атнага сорап торган мультиваркам сыман, бер ел инде синдә тора. Дәвам итимме?

Зөлфия үзеннән мондый кискенлекне көтмәгән иде, тик сабырлыкның чиге калмады.

— Сине шундый саран дип гомердә дә уйламаган идем. Иртәгә үк киемнәреңне кире кайтарам, тыгыл! –дип ярсыды дусты.

 

Зөлфия хәлсез генә барып ятты:

— Я, Раббым, ни өчен соң бу миңа? Бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга өндиләр, тик ни өчен? Үзеңә изгелек булып кайтмагач?!