Җан кадере (Эльмира Нигъмәтҗан)

Яз җитеп, кояш җылысын тоя башлауга, күңел авылга, туган якка ашкына. Мондый омтылыш тумышы белән авылдан булган бар кешегә дә хастыр.

Шәһәргә яз авылдагыча килми төсле: таш йортларның диварлары арасында яшәп, җылы яктан кошлар кайтканын да сизмисең, иртәләрен сарай түбәсенә кунып сайраган сыерчыкларны да күрмисең… Шушындый уйлар кичереп, Лилия да язын авылга кайтырга әзерләнә башлады.

Еш кайтмаса да, язын балачак белән бәйле татлы мизгелләрен искә төшереп, ләззәтләнеп бер сәфәр кылып килү гадәтенә кергән аның. Бу күпчелек 1 майга туры килә. Үзенә күрә зур ашкыну, дәрт белән әзерләнә юлга, туганнарына күчтәнәчләр ала, үзенә матур киемнәр сайлый. Аннары, иртәгә кайтасы төнне, дулкынлануыннан йокыга китә алмыйча боргаланып чыга.

Әмма соңгы елларда яз җитеп, юл читләрендә үләннәр яшәрә башлау Лилиядә авылны сагыну хисләрен генә уятып калмый, бер кайтуында тап булган күңелсез вакыйганы да исенә төшерә. Әлеге хәл келт итеп күз алдына килә дә, алдында торган авылга кайту сөенече дә болыт астына кереп киткән кояш сыман юкка чыга.  

Әйе, ул яз да бик матур килгән иде. Лилия 1 майга туган ягына кайтты. Башта, гадәттәгечә, үзен тәрбияләп үстергән әбисенә түгел, авыллары юл өстендә булган ике туган абыйсына тукталды. Кыз һәрвакыт шулай итә. Аннары абыйсы машина белән әбисенә илтеп куя. Бу юлы да автобустан төшүгә авыл башында каршы алды абыйсы. Яңалыклар белән уртаклаша-уртаклаша аларның авылына керделәр. 

Сөбханаллааа, авылны ничек матурлаганнар! Клуб алларын ямьләгәннәр, коймалар буялган, һәйкәл яңартылган! — дип сокланды үзәк урамны узганда Лилия.

Быел Җиңүнең 70 елы бит! Ни дисәң дә, авылдан ике Советлар Союзы Герое чыккан! Әнә автобус тукталышын күрәсеңме, аны абыең матурлап эшләде. Әллә кайдан елмаеп тора!

Абыйсының сеңлесен бик якын иткәнгә генә, шулай үзен мактавы, ә чынында исә бик тыйнак, аз сүзле кеше ул. Ә Лилия абыйсының оста куллы икәнен аннан башка да белә. Йорт-җире, каралтысы төзек, матур, нур чәчә аның. Үзе әйткәндәй, елмаеп тора! Шуңа да, кайтып ашап-эчү белән, Лилия ишегалдына чыгарга ашыкты, бакчаларын карап йөрде. Сагындырган авыл табигате, сулар һавасы да икенче шул. Лилиягә абыйсының улы белән кызы да иярде. Энесе мәктәптәге спорт буенча уңышлары турында сөйләде, сеңлесе үз хәбәре белән уртаклашырга ашыкты:

Безнең су буенда нәрсә бар, беләсеңме?! — сеңлесе Дилиянең күзләре бу яңалыкны сөйләргә җыенганда, шундый зур итеп ачылган: аның йөзенә караганда, су буенда өрәк бар төсле тоела иде.

Юк, Дилиякәй, белмим. Сөйләсәң, белермен…

Әйдә, апа, барыйк әле шунда. Күрсәтәбез! Хәзер мин тиз генә өйгә кереп ипи генә алып чыгыйм да… 

Лилия сүз әйтергә дә өлгермәде, сеңлесе инде үзеннән берничә үлчәмгә олы кәлүшләрен салып, ишектән кереп тә киткән иде. Ничек кереп киткән, шулай ук уктай атылып чыкты кыз. Сеңлесе бер кисәк ипи алса, энесе кечкенә чиләк белән су күтәрде. Лилия эченнән: «Берәр җәнлекне ашатырга барырга җыеналардыр инде. Ярый, миңа да су буйларында йөреп кайту бик тансык», — дип уйлады. Тик балаларның үзләрен борчулы тотулары гына аңлашылып бетмәде аңа.

Апа, анда сыерлар… Ә бер сыер үләргә ята!

Нинди сыер?

Ферманыкы!

Кызны абыйсы бүлдерде:

Юк, нишләп ферманыкы булсын, Радик абыйныкы!  

Элек алар ферманыкы булган ич.

Хәзер Радик абыйныкы!

Лилия аларны тынычландырырга ашыкты:

Ярый, Радик абыйныкы булсын.

Ә нигә үлә соң ул сыер?

Ачлыктан, апа! Ашатырга азыклары калмаган. Алар инде бик күп үлделәр. Әни әйтә: «Үлгән сыер, бозаулар берсе өстенә берсе өелгән иде», — ди. 

Кит аннан! Булмас!

Менә шулай, апа. Коточкыч хәл! 

Бу сүзләрне әйткәндә, 13 яшьлек Дилиянең күзләрендә олыларга хас хәсрәт бар иде.

Бу сыер әллә ничә көн ята инде. Әниләр: «Анда барып йөрмәгез, хуҗасы ачуланыр», — диделәр. Ә без мәктәптән кайткач, качып кына шунда шылабыз. Кызганыч бит сыер. Ашыйсы килә бит аның.

Үз күзләре белән күргәч, эсселе-суыклы булып китте Лилиягә. Ачлыктан кабыргалары чыккан, күзләре йончудан һәм авыртудан акайган сыер муенын җиргә сузып, хәлсезләнеп ята. Аларны күргәч, башын күтәреп, калкынып та карый. Аннары шундый авыр итеп уфылдый. Сыер да кеше сыман сыкрана икән. Әмма хәле тора алырлык түгел иде. Үзе яткан әйләнә-тирәдәге җирдә әле баш төртеп кенә килүче чирәмне ашап такырайтып бетергән. Балалар биргән ипине дә йотлыгып-йотлыгып чәйнәде ул. Балалар үләннәр җыеп, алдына куйдылар. Учларына ала-ала су да эчерделәр. Хәле ничек кенә авыр булмасын, ашарга тырышты малкай, яшәү өметен җуймыйча, үлем белән көрәшә иде. Тик озак та үтмәде, яман тавышлар чыгарып, аның эче чурлый башлады, ә авызыннан күбекләр килде.

Без аңа Мая дип исем куштык, — диде Дилия. Аннары янына чүгәләп, сыерны муеныннан иркәләде. — Мая, Маечка, менә күрерсең, май аена чыгу белән тереләчәксең. 

Әни безгә монда йөрергә кушмый. «Хуҗасы бик кансыз кеше. Сүзе булыр. Сез ярамаган азык ашатып үтергәнсез, түләгез», — дип әйтер ди. Ә үзе, кичен күрше апа белән һава суларга чыкканда, килеп ашата. Без дә укудан соң әти-әнидән качып киләбез, ашарга китерәбез. Әни ике көн элек үк: «Авызыннан күбекләр килә. Бүгенге төнне чыкканчы үләр», — дигән иде. Исән бит әле! Димәк, үлмәячәк! Без абый белән: «Сыер майга кадәр исән булса, үлмәячәк», — дип юраган идек. Иртәгә 1 май!»

Сыерны терелтү теләге шундый зур иде балаларда, аларга гына түгел, Лилиягә дә сыерга ярдәм итә торган бер могҗиза табылыр төсле тоелды.  

Күрәсең, бер алар гына түгел, сыерны кызганып азык китерүчеләр булган монда. Сыер алдында иске тимер табак та пәйда булган. Балалар үзләре алып килгән суны шушы савытка салып, калган ипине алдына куйдылар. Иртәгәгә кадәр сыер белән саубуллашып, өйгә кайтып киттеләр.

Бу күренеш әллә нишләтте Лилияне. Сорау арты сорау кайнады. Җавапларын өйгә кайткач, абыйсыннан, җиңгәсеннән ишетергә теләде. 

Җиңгәсе: «Бар авыл халкы нәфрәтләнә инде ул Радикка. Элек колхоз рәисе иде ул. Колхоз таралгач, бу хуҗалыкка ул ия булып калды. Кеше белән эшли торган кешемени ул, аңа кем чыдасын, бер кеше дә аның белән эшләргә теләмәде, китеп беттеләр. Кешегә бер изгелеге тисә, үзен бәхетсез итеп тоя торган кеше ул… Узган кышны да маллары көч-хәл белән чыктылар. Быел хуҗалыклары тәмам көрчеккә терәлгән, күрәсең. Бер-бер артлы сыерлары ачлыктан кырылды. Кар эрүгә, башка чарасы калмагач, малларын барысын да урамга чыгарып җибәрде. Үлгәне үлде менә шушы сыер кебек җәфа чигеп. Исән калганнары таралышып, үзләренә үзләре азык эзләп, әрәмәдә йөри. Радик ничәсе исән калганлыгын барып карап кына кайта. Бу сыерның да үлгәнме-юкмы икәнен вакыт-вакыт тикшереп китә», — дип, бераз ачыклык кертте бу хәлгә. 

Ә нигә, карарлык мөмкинлеге булмагач, малларын очсызрак хакка авыл халкына сатмаган?

Сатар сиңа, кешегә яхшылыгы тисә, Радик буламыни ул!

Ә нигә алай булгач, малларны җәфалап, үлгәннәрен көтеп ятарга? Күпме тилмерә бит малкайлар. Рәнҗешләре тияр дип курыкмый микәнни?!

Чалмый ул аны, сыер үлсә, страховка бирәләр бит. Шуңа үлгәннәрен көтә.

Башка сыярлык кына түгел бу хәл. Бөтен авылыгыз белән шушы тамашага карап, тын гына утырасызмы? Нигә чаң сукмыйсыз? Ник берәр шикаять язмыйсыз?

Язып кара, бар җитәкчеләр аның дусты! Электән үк ферманы талап, күпме кырын эшләр башкарып ятты ул. Үзенең ярамаган эшләрен күрмәсеннәр өчен, күпме җитәкчеләрне туендырды. Үзеңне гаепләп куймагайлары!

Лилиянең бу вакыйгаларны башыннан алып атып, кайткандагы бәйрәм хисенә, туганнар белән күрешү шатлыгына алыштырасы килде. Әмма шул бер күренеш куерды да куерды күз алдында.

Әнә сеңелкәше 9 май парадына әзерләнә. Бәйрәмчә ак кофта, кара итәген үтүкләп әзерләп куйды. «Бүген кич клубка репетициягә барам», — ди. Җиңү көненә ятлаган шигырен кат-кат укып, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә:

…Бабайларның, әтиләрнең

 Дан юлыннан атлыйбыз.

  Өлкән буын батырлыгын

  Йөрәкләрдә саклыйбыз…

Сеңлесе: «Мине тыңлыйсыңмы? Матур сөйлимме?» — дигән сыман Лилиягә карап-карап ала.

 … Ачлык та артта, сугыш та артта,

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда — тынычлык, алда — гел кояш,

Алда — гел көлү, һич тә юк елаш…

Ә Лилиянең күз алдыннан авызыннан күбек чыгарып яткан мескен сыер китми генә бит. «Ачлык та артта, сугыш та артта…» — дип сөйли түгелме соң сеңлесе? Нигә соң заман техникасы алга китеп, эшләргә, яшәргә, тормыш көтәргә чиксез мөмкинлекләр ачылган вакытта җан ияләре шулай ачлыктан иза чигә? Нигә мәгънәсез, кансыз кешеләр аркасында башкалар интегә?! Хәтта сугыш вакытында да кешеләр маллар күтәрәмгә калмасын өчен бар тырышлыкларын салганнар. Төннәрен йокламаганар, көч, тир түккәннәр. Теләге булса, тырышса, эчендә җаны булса, Радик дигән адәм дә шушы хәлгә калдырмас иде бит инде малларны…

Иртәгә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме иде. Әмма бер хәбәр ишетүгә, ул иртә бәйрәм булудан туктады. Төн чыкканчы Мая үлгән иде…

 «Ул беренче май иртәсенә кадәр үлмичә яшәргә тиеш иде!.. Аңа кадәр түзсә, җиңәчәк иде үлемне — без шулай юраган идек! Эх, Мая! Нигә әз генә түзмәдең?!» Балалар сыерның терелүенә сабыйларча, могҗизага ышангандай ышана иде. Ә өлкәннәр Маяның үлүе турында ишеткәч, җиңел сулап куйдылар. Ниһаять, җәфа чигүдән туктады бит малкай!

 Ул көнне алар Лилиянең туган авылына — аны карап үстергән әбисе янына юл тоттылар. Юлда да уйланып барды Лилия. Аның әбисе инде сиксәнне узды, хәленнән килгәнчә сыер тотты ул. Картаеп, карый алмый башлагач, сыердан аерылуны бик авыр кичерде. «Сыерлы йорт — сыйлы йорт», — дия торган иде. Яратып, «Сыеркаем» дип кенә дәште, саварга чыкса да, кеше белән сөйләшкән сыман күңелдәге уйларын аның белән уртаклаша иде.  

Бала чагыннан шундый бер вакыйга истә калган Лилиянең. Март айлары булгандыр, ул вакытта бабасы да исән иде әле. Әбисе төн уртасында сикереп торды да, ашыга-ашыга сөйләнеп киенә башлады: «Сыеркаем, малкаем, бозаулагандыр, мөгаен, төшемдә мөгрәп чакырды бит! Тор, йоклап ятма, ди, торгандыр. Атасы тор әле!» 

Ниндидер төшкә ышанып, бабасы да сикереп торды. Лилия дә аларга ияреп чыкмакчы иде дә, «Өйдә генә тор, хәзер керәбез», — дип туктаттылар. Лилия салкынча тәрәзәгә битен куеп, төнге караңгылыкны күзәтә башлады. Озак та үтми, әбисе белән бабасы әйләнеп тә керделәр, бик бәхетле иде алар. Әбисе һаман да бер сүзне кабатлады. «Менә бит малкай, чынлыктагы кебек төшкә керде. Тана бозавыбыз туган, кызым…»

…Кайткач, әбисенә шундый ямьле язгы көндә бура кебек сыерлар үлеп ятуын сөйләсә, бик авыр кичерер иде. Өлкән кешене борчымаска, сөйләмәскә булды алар бу хакта. Җиңгәсе белән абыйсы Лилияне әбисе янында калдырып, үз авылларына кайтып киткәннән соң, әбисе белән икәүдән-икәү генә калдылар. Күңелендә тагын да сеңелесе сөйләгән шигырь юллары яңарды Лилиянең:

«Ачлык та артта, сугыш та артта…»

Әби, сугыш елларыннан нәрсәләр хәтереңә уелып калды, сөйлә әле, — диде үзе дә сизмичә.

Сугыш елларыннан нинди әйбәт хатирә калсын инде. Мин, әткәй сугышка киткәндә, 6 яшьтә булгамын. Сугыш безне бик тиз балалыктан чыгарга мәҗбүр итте. Бөтен авыр эш әни җилкәсенә төшсә дә, энем белән миңа да шактый сугыш михнәтен татырга туры килде.

Басуларда бодай, арыш, солы, арпа, җитен үстерделәр. Барлык кыр эшләре дә кулдан башкарылды, чөнки бернинди техника һәм җайланмалар юк иде. Бөтен өмет атларда булды. Атларның да хәллерәкләре фронтка җибәрелде. Ат урынына үгез җигәргә туры килде. Әмма үгезләр инде пошмас, әкрен иделәр. Кайберәүләр бакчаларны сөрү өчен хәтта үз сыерларын да җигә иде.

Сыерлар ачлыктан үлгән чаклар да булдымы?

Ничек булмасын, булды. Кешеләр дә кырылды, маллар да… Сугыш михнәтләре беркемне дә урап узмады. Кешеләрнең вакыты колхоз эшендә узгач, үз малларына җитәрлек азык әзерләргә, бакча карарга вакыт калмый иде. Көн буе колхозда, төн буе йорт эшләрендә тир түгеп, тәүлегенә 2-3 сәгать кенә йоклаган чаклары күп булды әнкәйнең. Без дә бик кечкенәдән хуҗалык эшенә кереп киттек. Өйдәге эш күпчелек безгә төште. Бөтен нәрсәне фронтка озата идек. Елына 75 данә йомырка, 45 килограмм май, бик күп йон тапшырдык. Үзебезгә бик аз калды, ул вакытта фронт өчен берни дә кызганыч түгел иде. 

Әбисе сугыш хатирәләрен сөйләгәндә, болай да бәләкәй ябык гәүдәсе тагын да кечерәеп, бөрешеп калган сыман тоелды Лилиягә. Әйтерсең, ул әлеге мизгелдә сөйләми, шушы елларны кабат урап үтә иде:

Кышын әни фронтка җибәрергә фуфайка, бүрекләр текте. Ә үзе салкында туңып йөрде. Энем белән миңа әтидән калган киемнәрне кисеп, өс киеме булдырды. Шунысы да хәтергә уелып калган: әнкәй ипи пешерә, сохари киптерә һәм аларны төйнәп, фронтка әзерли. Без ач күзләребез белән карап утырабыз. Ул безгә: «Авызыгыз буш булмасын, әйдәгез җырлыйбыз. Җырлаганда ашыйсы килгән онытыла ул», — ди. Без әнигә кушылып җырлыйбыз. Шушы ачлык елларында сыер саклап калды инде. «Сыер бетсә, без дә бетәбез», — ди иде әнкәй. Ашамаган үлән, басудан җыйган черек бәрәңге — берсе дә калмады бит. Малларның да, кешеләрнең дә гомерләре үлем тырнагында булды шул сугыш елларында, — диде әбисе.

Әбисенең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, ул тавышсыз гына елый иде. Әбисен сугыш турында сөйләтеп, авыр хатирәләргә чорнаганы өчен үзен гаепле тойды Лилия. Шушы уйлардан арындырыр өчен әбисеннән Җиңү көнен ничек каршы алулары белән кызыксынды.

Бик матур иртә иде ул. Әтием 1943 елда һәлак булды, Җиңү көнендә аның белән янә күрешү насыйп булмады. Сугыш газапларына чик куючы, матур имин яшәргә өмет уятучы Җиңү иртәсе! Урам буйлап балалар: «Җиңү!» — дип кычкырып йөгерештеләр. Бер-бер артлы фронттан ир-атлар кайта башлады. Безнең генә әти юк иде. Нишлисең бит, шулай язгандыр инде…»

 Боларны тыңлап бетергәч, Лилия әбисенә болай диде:

Әби, мин киләсе атнада кайта алмыйм. Әйдә, бүген икәү ике бәйрәмне берьюлы матур итеп билгеләп үтик әле.

Газиз кешесенең кәефен күтәрергә теләп, биленә аның алъяпкычын бәйләп, бәлеш пешерергә, табын әзерләргә тотынды ул. Соңрак идәннәрен юып чыкты, өй алларын җыештырды. Әбисен иркәлисе, кадерлисе килде аның. Әбисен генә түгел, барлык битарафлык, вәхшилек, мәгънәсезлек аркасында кыерсытылган җаннарны яклыйсы килде шушы вакытларда.