Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирем олы улыбызга ДНК тест ясаткан, хәзер аерылышабыз…

Ирем белән 10 елдан артык бергә яшибез, мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Беренче иремнән уңмадым, ир-егетләргә карата ышанычым да беткән иде инде. Әмма Ришат кабат үземне сөекле хатын итеп тоярга ярдәм итте.

news_top_970_100
Ирем олы улыбызга ДНК тест ясаткан, хәзер аерылышабыз…
pixabay.com/ru

Соңгы вакытларда ирем күп вакытын интернетта, ниндидер ир-атлар форумнарында уздыра башлады. Үз-үзен тотышы начарланды: миңа карата тупас, дорфа кылана башлады. Ә моңарчы бер дә андый гадәте юк иде. Пешергән ризыкларымны элек мактый-мактый ашаса, хәзер алар да ошамый, гел тәнкыйтьләп тора. Әле балаларны да дөрес тәрбияләмим булып чыкты: улымны кызга әйләндереп бетергәнмен, ә кызымны артык иркәлим икән. Кыскасы, иремне бөтенләй танырлык түгел!

Берсендә шулай иремнең ул форумнарда ниләр укыганын карадым һәм миңа шок булдым: бу форумнарда хатын-кызларны бөтенләй кешегә санамыйлар икән, нинди генә начар, пычрак сүзләр язмыйлар, ә аерылган балалы хатын-кызларны бөтенләй күралмыйлар һәм аларны кулланырга, алдарга өндиләр. Һәм боларның барысын да минем ирем укый!

Мин аның белән сөйләшергә теләдем. «Мин дә аерылган хатын, мин хәзер бернигә дә лаек түгелме, начар әни һәм хатынмы?» - дип сорадым. Ришатның ачуы чыкты, аны өйрәтергә хакым юклыгын әйтте. Котырып өйдән чыгып китте. Хәтта артыннан елап калган кызыбызга да игътибар итмәде.

Мин аны акылына килер, кире әйләнеп кайтыр дип уйладым. Әмма юк. Соңрак балаларга ДНК тест ясатуын, олы улыбызның аның баласы булмавын шалтыратып әйтте. Шуңа күрә ул аерылырга тели һәм алиментлар түләмәячәк, чөнки рәсми эш урыны юк.

Менә уйлап утырам әле, әллә мин тиле, әллә берәр нәрсәне аңламыйммы? Мин Ришатка кияүгә чыкканда беренче иремнән тапкан 3 яшьлек улым бар иде. Әлбәттә, ирем аның үз әтисе түгел, бу бернинди тестларсыз да аңлашыла бит! 10 ел буе кем белән яшәдем мин, ә? Юләр ир беләнме? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100