«Башка килеп йөрмә…» (Сәлия Гарифуллина) - 2 өлеш | intertat.tatar

«Башка килеп йөрмә…» (Сәлия Гарифуллина) - 2 өлеш

…Иртә уңмаган, кич уңмас, диләр. Әллә, гөнаһ шомлыгы, алар гаиләсенә атап әйтелгән инде.

Азагы. 1 өлешен сылтамага кереп укырга мөмкин.

Гайсә тагын ычкынды. Командировкадан кайтышлый аларга Әмир атлы туганы сугылды. Хуҗалар кунакны шатланып каршылады, бары белән сыйлады, хөрмәтләде. Нәни Сөмбелне дә күңеле булганчы сөйде Әмир. «Бигрәк матур бала, күз генә тимәсен. Соң, шундый чибәркәйдән ямьсез туа диме?!» Шаяртып, Рузалиягә күз кыскан булды. Ярый, монысына түзде Гайсә. Ләкин теге шик-шөбһә бер почмакка кереп поскан иде инде. «Карале, Рузалия, синең авырың да беленми иде ләбаса. Ничек шулай яшерә алдыгыз, чукынчыклар?» — дип шаяртуын дәвам итте Әмир. Көлештеләр. Хуҗа исә ирексездән тешләрен шыгырдатты. Бәй, әллә гыйшкы төшкәнме бу Әмирнең? Шәраб башына киткәнме? Белмәссең, айныкның уендагысы исерекнең телендә, ул-бу юк микән. Әнә, Рузалиясе дә авызын җыялмый, кушылып хихылдаган була. Тикмәгә түгелдер…

Кунак китте. Ишек ябылуга, өйдә авыр тынлык урнашты. Хуҗабикә табын җыештырырга кереште. Ир телевизор кабызды. Зәңгәр экранда ни барганын да ныклап аңламый, эчендә «утлар кайный». Хатыны, эшен төгәлләп, Гайсә эргәсенә елышты, иркәләнеп башын иренең җилкәсенә салды. «Һе, ислемайлар сөртенгәнсең түгелме? Кемгә ошарга тырыштың инде, Әмиргәме?» «Бәй, синең туганың бит. Ярарга тырыштым инде».

Рузалия күңелсез юнәлеш ала башлаган сөйләшүне бераз шаян дулкыннарга көйләргә омтылды. Әмма ярсыган Гайсәне туктатырлык түгел иде инде. «Кәнтәйләнмә! Икегезнең дә күзләр майланган, авыз ерылган… Күрмәде дисеңме әллә?!» Аннан китте инде… Шакшы сүзләр шаукымыннан тәмам бөрешеп, бәләкәйләнеп калган хатынны бишектәге сабыеның ачыргаланып елап җибәрүе аңына китерде. «Тукта, җитәр, баланы куркытасың бит!» «Куркытсын, минеке дә түгелдер әле ул мужыт…»

Нахакка рәнҗетелгән яшь ана ничектер үзен тыяр әмәл тапты. Нарасые хакына тешен кысып түзде, һични дәшмәде. Эчкән баштан кеше ни сөйләмәс, айныгач, үзенә дә оят булыр әле…

Шушы «истәлекле» кичтән соң яшәүләренең рәте-чираты китте. Рузалия эшкә чыкты, сабыен үзе белән бергә йөрткән чаклары да аз булмады. Гайсә ай-кояш сыман гел алышына торды. Бер карасаң, йөзе нур чәчә, бичәсен-кызын яратып-сөеп туялмый. Икенче вакыт чыраен караңгы болыт каплый. Атналар буе авызыннан юньле-башлы сүз чыкмый. Гел Миннегали карт инде. Олыгайган саен адәми затның тискәре-яман гадәтләре кабарып кына чыгучан, диләр, хактыр… 

Күпме шул рәвешле җан асрарлар иде, билгесез. Көннәрнең берендә авылдан Рузалиянең сеңлесе Алия килеп төште. Күптән күрешкәннәре юк иде. Апалы-сеңелле күңелләре бушанганчы чөкердәштеләр, серләштеләр. Гайсә чыраен ачмады. Телевизор каршында каккан казыктай утыруын белде. «Апа җаным, әллә мин килгәнне өнәмәде инде җизнәй? Авырмыйдыр бит?» «Юк, туганым. — Сеңелесенең соравына җаваплау ифрат читен иде Рузалиягә. — Соңгы вакытта гел шундый ул. Көнләшеп җанымны кыя». «Кит, синең кебек фәрештә хатын да ярамагач…»

«Нәрсә, тагын минем турыда чәйнәшәсезме? Ха. Апаң җәл инде, ә? — Кухня ишеге төбендә көтмәгәндә шактый кызып алган хуҗа пәйда булды. — Өстерәлчек тутаң кызганычмы? Алып кит алайса үзең белән!» Диван артына яшереп куйган «яртыдан» авыз итеп өлгергән бәндә шашканнан шашты. Рузалия ирен тынычландырырга азапланды. Тик кайда инде ул! Алия алдында ояты-гарьлеге ни тора, Ходаем! Сеңлесе исә югалып калучылардан түгел, тиз арада дилбегәне кулына алды. «Җитте, кабәхәт! Апа, елама, җыен. Баланы хәстәрлә. Киттек».

Шул китүдән кайтмады Рузалия. Ана карчыгында сыену тапты. Бар булмышын бердәнбер кызчыгына багышлады. Хезмәтендә һәрчак алдынгылар рәтендә йөрде. Гаилә корырга тәкъдим ясаучылар да табылды, әлбәттә. Юк, берсен дә үз итмәде горур хатын. Яучыларны кире бора бирде. «Кызым, чык кияүгә, уздырма чәчкә кебек гомереңне заяга. Балаң белән ялгыз каласың бит», — дип инәлгән анасын да тыңламады. Бүтәнчә язмышын сынарга теләмәде. Ир канаты астында тыныч-имин яшәргә язмагандыр. Сөмбелен аякка бастырса, бик җиткән…

Гайсә дә килмәде түгел, тупсаны суытмады. Аеруча тәүге мәлләрдә. «Кичер, матурым, гафу ит. Бүтән кабатламам. Кайтыгыз өйгә. Кызымны нык сагынам. Гаиләне таркатмыйк. Килешик», - дип антлар эчте. Кайчак ана карчыкның да күңеле йомшарып китә хәтта. «Балам, әллә күнәсеңме? Кушыласызмы әллә? Кияү белән дим…» Бушка. Рузалиянең күз алдына котырынган ир кисәгенең төссез карашы, ямьсез чалшайган иреннәре килеп баса. Колагында һаман шул бер сүз яңгырый: «Өстерәлчек!» Юк, булмый. Гайсәнең тупсасын башка атлап кермәячәк ул!

Аерылыштылар. Ир язылышмый гына бичәләр алыштырды. Онытканда бер алиментларын җибәргәләде. «Түзмәс, кайтыр әле бер җелегенә үткәч, алдыма тезләнер», - дип Рузалиясен көтте. Кайтмады, тез чүкмәде горур хатын. Ара-тирә кызчыгы яудырган сораулар гына йөрәген телгәләде: «Әтием кайда? Нигә килми?» Их, бала-бала…

…Һәм менә җитте ул көн. Сөмбел әтисе каршында утыра. «Әниең ни хәлдә, кызым? Иргә чыкмадымы, кем белән тора?» Кисәк бирелгән сораудан кыз сискәнеп үк китте, маңгаена төшкән чәч тәлгәшләрен сыйпаштырып куйды. «Ю-ю-к. Чыкмады. Әбием белән торалар. Ә мин менә укырга кердем. Институтка. Сезне дә эзләп таптым». «Һе, әйбәт булган анысы. — Гайсә учларын-учка ышкыды, тамак кырды. Уңайсыз, читен иде аңа бу минутларда. — Түлке ни бит, мин сиңа акчалата ярдәмләшә алмыйм. Бөтен нәрсә кыйммәтләнде бит хәзер». Сөмбел комачтай кызарды. «Миңа акча кирәкми. Мин бит стипендия алачакмын. Сезне күрәсем генә килгән иде. Әнием минем монда килгәнне белми дә…»

Ир тынычланды. Ярар, акча сорамавы яхшы анысы. Югыйсә, Мәдинә күзеңне ачырмас. Тагын нинди хәчтерүшләрең табылды, дияр. Уф, бигрәкләр дә әче телле хатыны. Кайдан юлыкты шул нәмәстәгә. «Машиналык акчам бар», - дигәненә алданды. Фатирга теркәлүе булды, «онытты» Мәдинә машина хакында. Да-а-а, егетләр, тәки капты бит Гайсә абзагыз бер кобрага. Җилкәсенә менеп атланды мут-хәйләкәр бичә, төшәргә җынмый да! Күрмәгәнен күрсәтә, тетмәсен тетә түтәегез. Юашланды, басылды заманында күпләрне дер селкеткән ир заты. Йөрәк өянәге дә кузгалып куя вакыт-вакыт… Сөмбелне тизрәк чыгарып җибәрергә кирәк. Теге елан кайтканчы. «Кызым, ни бит… Син миңа бик еш килмәсәң иде. Хатыным төпченергә тотыныр, кем бу, каян килгән, дип. Бик тә зәһәр ул минем. Ялгыш аңа тап килгәндә, мин Гайсә абый дустының кызы, диярсең, яме?»

«Ничек инде, мин бит сезнең үз балагыз! Нигә әле мин алдашырга тиеш?!» Сөмбелнең әрнешүдән күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Дустының кызы… Әнекәй генәм. Ни дип килде ул бирегә? Шуны ишетер өченме? «Алдашу дип… — Ата кеше авыр гына кәнәфидән кузгалды, ялтыравык шкаф кырына килеп басты. — Син мине дә аңла, Сөмбел, мин йөрәк чирле. Әйдә, болай килешик. Син бүтән монда бөтенләй килеп йөрмә, яме? Йә Мәдинәгә ошамас, тавыш куптарыр. Ташлап чыгып китәр. Мине карарга кеше кирәк бит киләчәктә. Чирләп китсәм, диюем».

Исәңгерәгән кыз бала әйберләрен җыйнагандай итте. Саташамы, куркыныч төш күрәме әллә? Тизрәк уянырга, онытырга иде бу куркыныч төшне… Ишек ачылды. Бүлмәдә симез гәүдәле, таза бәдәнле хатынкай пәйда булды. Еланныкыдай кечкенә чем-кара күзләре белән Сөмбелне «борауларга» кереште. Чыннан да, кобра… «Кем инде бу? — Ханым бөеренә таянды. — Кайсы туганыңныкы? Нәрсә сорап килгән?» Гайсә көчәнеп кенә елмайган булды. «Кем дип… Другның кызы. Институтка укырга кергән. Минем хәлне белергә кушкан әтисе. Хәзер китә ул…» «Алай икә-ә-н. Базарга бардыңмы әле син, ит алдыңмы? Тагын оныттыңмы?» «Онытып буламы, Мәдинәм. Алдым. Хәзер аш салып җибәрәм. Другның кызын озатам да…» «Җәһәтрәк кыймылда. Кичтән абый керергә тиеш. Өстәл әзерләп өлгерергә кирәк. Давай, бу кызыйны чыгарып җибәр дә. Бетмәс монда авыл хәерчесе. Аларга якты йөз генә күрсәт!»

…Сөмбел ни рәвешле урамга чыкканын хәтерләми. Нәрсә булды соң әле бу. Ниһаять, әтисен тапты, күрде, сөйләште. Теләгәненә иреште. «Үскәч, барысын да үзең аңларсың», - ди иде әнисе. Аңлады. Гафу ит, әнкәем… Үрсәләнгән-гаҗизләнгән кыз эскәмиягә утырды. Кинәт дәү әнисенең сүзләре хәтеренә килде. «Әтисез бала ятим түгел ул, кызым, әнисез сабый чын ятим». Әйе, әтисез ятимме, әтилеме? Җавап тапты ахры бу табышмакка Сөмбел, тапты…