Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Бәшәровтан татарча макарон рецепты

Киноактер ризыкны Фирдүс Тямаев җырларына бии-бии әзерли. Фирдүскә ялкынлы, кайнар сәлам юлларга да онытмый. 

news_top_970_100
Марат Бәшәровтан татарча макарон рецепты
https://www.instagram.com/marabash1/

Танылган киноактер Марат Бәшәров «На кухне с Маратом Башаровым» ютуб-каналында учакта татарча макарон пешерергә өйрәткән. 

«Әссәләмәгаләйкем, иптәшләр, туганнар, кызлар, малайлар, абзыкайлар, апалар! Мин бүген татар халкының милли киемен юкка гына кимәдем. Без бүген сезнең белән чып-чын татар халык ризыгын пешерәчәкбез. Аны безгә, бик яратып, минем әнием әзерли иде. Әлеге ризыкка исемне озак эзләдем. Ләкин «Ит белән макарон» дигәннән дә яхшыракны таба алмадым», — ди ул. 

Актер макаронны Фирдүс Тямаев җырларына бии-бии пешерә. Татарстанда яшәп иҗат итүче талантлы җырчыны мактап, аңа кайнар сәламнәрен җибәрә. Соңрак Фирдүс Тямаевны татарча бию көйләре алыштыра. «Безнең Татарстанда «Алга, иптәшләр», — дияргә бик яраталар. Башладык», — ди Марат Бәшәров.

Марат Бәшәров татарча макарон пешерү өчен 2 кг бәрән итен шакмаклап турый. Шулай ук 3 суган, 3 кишер, 1 әче борыч, 5 помидор, яшеллек (петрушка, кинза, укроп), тәмләткечләр (кумин, зира. паприка, борыч, тоз) әзерли. Казанга май салып, башта итне кыздырып ала. Аның өстенә бер-бер артлы туралган яшелчәләрне, тәмләткечләр өсти. Итле, яшелчәле зирвак өстенә, пылау пешергәндәге кебек, бер баш сарымсакны батырып куя. Казанның өстен томалап, 40 минут пешерә. Ит әзер булу белән, аны өстенә кайнап торган су өсти һәм макаронны салып, утта тагын биш минут тота.

Тапшыру барышында актер «әйбәт булды», «шәп», «тәмле» кебек татарча сүзләрне актив куллана. «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим, алга», — ди ул помидорларны казанга төшергәндә. 

Соңыннан актер барлык кешеләргә үзенең изге теләкләрен юллаган. «Сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телим. Тизрәк бу коронавирусны җиңәргә насыйп булсын. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт», — дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100