Гөлнара Габидуллинадан "Карлы помидорлар" рецепты

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан тозлы помидор рецептын тәкъдим итәбез. Җырчының инстадусты бу рецептка "Карлы помидорлар" дип исем биргән. "Сарымсак кар ролен үти", - дип комментарий калдырган ул.
1 литрлы банкага: 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, укроп зонтигы, 2 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, 2 канәфер, 1-2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Стериль банкаларга аш серкәсеннән кала барлык тәмләткечләрне һәм помидорларны тутырырга. Кайнап чыккан су салып, 3 минут тотарга. 


Шуннан соң тозлыкны кәстрүльгә салырга һәм кайнатып алырга кирәк. Аннары кире банкага салып, 1-2 аш кашыгы аш серкәсе салырга һәм стериль капкачлар белән ябып куярга.