Кояшлы салат(рецепт)

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан “Кояшлы салат” рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: краб таякчыклары, йомырка, кыяр, кукуруз, майонез, каймак, тәменчә тоз.

Краб таякчыкларын, йомырка һәм кыярны вак итеп турарга, кукуруз салып, тәменчә тоз сибәргә, 50/50 исәбеннән майонез һәм каймак белән болгатырга.