Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак белән тары ярмасы боткасыннан кыстыбый рецепты

Бер җәймәнең яртысына кабак эчлеге, ә икенче яртысына тары эчлеге салырга мөмкин.

news_top_970_100
Кабак белән тары ярмасы боткасыннан кыстыбый рецепты
«Челнинские известия»

«Челнинские известия» газетасы Рәйхана Галимҗановадан кабак белән тары ярмасы боткасыннан кыстыбый рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 500 грамм он, 500 грамм каймак, 100 атланмай (150 грамм кыстыбыйларны майлау өчен), 1 бал калагы шикәр комы, 1 бал калагы тоз.

Беренче эчлек өчен: 500 грамм кабак, 1,5-2 стакан су, 3 аш кашыгы дөге, 50 грамм атланмай, тәменчә тоз, шикәр комы.

Икенче эчлек өчен: 1 стакан тары ярмасы, 50 грамм атланмай, 2 стакан су, 1 стакан сөт, тәменчә тоз, шикәр комы.

Ингредиентларны бергә салып камыр басарга, пакетка салып 30 минутка суыткычка куярга.

1.Тары ярмасына кайнар су салып биш минут тотарга, бу ярманың әчесен бетерү өчен кирәк. Аннары суын түгәргә, ярманы юарга.

Ярмага ике стакан су салып, болгата-болгата 10-15 минут пешерергә, аннары тоз, шикәр комы сөт салып әзер булганчы пешерергә. Ботка пешеп чыккач май салып болгатырга. Беренче эчлек әзер.

2.Кабакны шакмаклап турарга, күмелгәнче су салырга, бүрттерелгән дөге салырга, тоз, шикәр комы салып пюре ясарга һәм май салырга.

Камырдан җәймәләр ясарга, табада ике ягын да кыздырырга. Аннары эчлек ягарга һәм майлап табынга бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100