Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Негр» торты рецепты

Бу тортның камырына какао салмыйча, ак килеш тә пешерергә була.

news_top_970_100
«Негр» торты рецепты
Гөлүзә Василова

«Негр» торты камыры өчен: 5 йомырка, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм бал, 50 грамм үсемлек мае, 100 грамм майонез, 1 бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе, бер чеметем тоз, 3 аш кашыгы какао, 300 грамм чамасы он.

Йомырканың сарысы белән агын бергә салырга, бер чеметем тоз сибәргә һәм миксер белән бераз болгатырга. Аннары акрынлап барлык ингредиентларны (соданы аш серкәсе белән сүндереп салырга) кушып, миксер белән болгатырга. Камыр куе каймак кебек, әмма савыттан агып төшә торган булырга тиеш.

Мин төбе алына торган табада пешердем. Таба төбенә пергамент кәгазе салдым һәм җиңел алынсын өчен үсемлек мае белән майладым. Камырны табага салдым һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешердем.

Коржның өсте нык кабарып китсә, борчылмагыз. Пешеп чыккан коржны суытырга, уртага кисәргә һәм кабарган өске өлешен кисеп алырга. Ул өске өлешен блендер белән вакларга, аны торт өстенә сибү өчен кулланабыз.

Камырны сусыл итү өчен "пропитка" ясарга кирәк. Иң гади ысул камырга берәр төрле компот сеңдереп чыгарга. Шулай ук 150 мл суга 60 грамм шикәр комы салып кайнатып алырга яки 85 мл сөткә 150 грамм шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, ванилин өстәргә була. "Пропитка"ларны камырга суытып салырга.

Крем өчен: 20 процентлы 450 грамм кибет каймагына чама белән шикәр комы салып болгатырга, 15 минутка калдырып торырга һәм янә яхшылап болгатырга. Коржның икесенә дә бу кремны ягарга һәм бер-берсе өстенә куярга. Тортның өске өлешенә һәм кырыйларына да крем ягарга. Камыр валчыгын тортның өстенә һәм кырыйларына сибеп чыгарга.

Әзер тортны җиләк-җимеш, махсус кондитер эшләнмәләре, шоколад, кокос вагы һ.б. бизәргә мөмкин. Тортны төнгә суыткычта калдырсагыз яхшы булачак.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100