Гүзәл Уразовадан ләвәшкә төрелгән минтай балыгы рецепты | intertat.tatar

Гүзәл Уразовадан ләвәшкә төрелгән минтай балыгы рецепты

Ләвәшне үзегез теләгән формада төрә аласыз.

Ингредиентлар: 600 грамм минтай балыгы, 180 грамм кибет каймагы, 2 йомырка, 1 суган, 1 бал калагы гәрчич, 2 юка ләвәш, 2-3 помидор, 50 грамм каты сыр.

Соус өчен: каймак, суган, йомырка, гәрчич, борыч, тоз.

Ләвәшкә телемләп киселгән помидор куярга. Аннары балыкны соуска салып алырга һәм помидор өстенә куярга, ләвәш белән төрергә. Өстенә сыр, йомырка һәм бар аш кашыгы каймак катнашмасын ягарга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 35 минут пешерергә кирәк.