Тавыкны җиңдә пешерү рецепты плюс ЛАЙФХАК!
Зур кастрюляга 0,5 кг тоз салабыз да, тавык түшкәсен урнаштырабыз. Бер-ике сәгать торса шулай, яхшы.
Маринад:
* 4 тырнак туралган сарымсак;
* 0,5 чәй кашыгы бал;
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы бәлзәм соусы;
* бераз үсемлек мае;
* бераз төелгән кара борыч.
Шушы катнашма белән тавыкны ышкыйбыз, эченә туралган алма тыгып калдырабыз.
Махсус җиңгә салып төйнибез дә, духовкага берәр сәгатькә куябыз.
Бик тәмле, йомшак ит була!
Лайфхак: җиңдәге сыекчаны зур булмаган банкаларга яки контейнерларга агызып, морозилкада катырыгыз. Алга таба поджарка яки рагу пешергәндә өстәгез. Карабодай боткасына да ярый! Бик тәмле!