Миләүшә Сибгатуллинадан җиләк-җимеш белән пешкән ат ите рецепты

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры ат итен шампиньон гөмбәсе, караҗимеш, җир җиләге, бәрәңге белән пешерергә тәкъдим итә.

Ат итен уртача кисәкләргә кисеп, җиңсәгә салырга.

Бәрәңгене түгәрәкләп кисәргә. Үсемлек мае, тәмләткечләр кушарга.

Ит өстенә бәрәңге, җиләк-җимешләр, гөмбә салына. Җиңсәне фольгага төреп, 1,5 сәгатькә духовкага куярга.