Айгөл Бариевадан "Рафаэлло" пирогы рецепты

Җырчы Айгөл Бариева "Рафаэлло" пирогы рецептын тәкъдим итә.
Ингредиентлар: 200 г ярмалы эремчек, 1 йомырка, 200 г кокос валчыгы, 3-4 аш кашыгы куертылган сөт (сгущенка), чама белән он.
 
Барысын бергә болгатырга һәм үсемлек мае белән майланган табага салырга. Өстенә кокос вагы сибәргә һәм миндәл чикләвеге тезеп чыгарга кирәк.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.