Форельдан катлы салат рецепты

Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан форельдан салат рецептын тәкъдим итәбез.
Форель белән катлы салат өчен: чөгендер, бәрәңге, кишер, йомырка, бик тозлы булмаган форель балыгы, каты сыр. 
 


Яшелчәләрне, йомырканы пешерергә, угычтан уарга. Балыкны телемләп кисәргә, шушы тәртиптә арасына майонез сылап катлап, өеп барырга. 

Тәмле булсын!