Җырчы Ландыштан "Капкейклар" рецепты

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән бергә пешергән "Капкейклар" рецептын тәкъдим итәбез.
"Капкейклар" өчен: 300 гр он, 125 г кибет каймагы, 2,5 г тоз, 227 г атланмай (бүлмә температурасында йомгшарган), 160 г шикәр комы, 5 мл ваниль, 160 мл сөт, 3 йомырка.

Әйбәтләп бөтенесен миксер белән болгатырга, бер төере дә калмаска тиеш.

176 градуска кадәр кызган мичтә 20-25 минут пешерергә.

Кремнарын, шоколадный пастаны сатып алып була, яки үзегезгә ясарга, дип тәкъдим итә җырчы.