Лаваштан рулет

Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан лаваштан рулет ясау тәртибен тәкъдим итәбез.
Әрмән лавашының беренче катына майонез һәм кетчуп сыларга, өстенә сардина балыгын (консерва) изеп җәяргә. Аннары өстенә тагын лаваш, аңа майонез һәм кетчуп, корейча кишер, тагын лаваш, майонез, кетчуп һәм рулет итеп төрергә, 20 минутка суыткычка куеп торырга да, кисеп табынга бирергә мөмкин.