Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара һәм кызыл карлыган желесе

Желене суынганчы ук стерилизацияләнгән савытларга тутырып куярга кирәк.

news_top_970_100
Кара һәм кызыл карлыган желесе
https://pixabay.com

Быел кара һәм кызыл карлыган уңышы яхшы булды. Бакчачылар бер куактан берничә чиләк җиләк җыя. Аннан шәп желе ясап була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Безнең гаиләнең иң яраткан кайнатмасы — кара карлыган желесы. Бу файдалы да, тәмле дә. Башта җиде стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. Аны 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Без аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз», — дип сөйли Гөлия Әгъләмова.

Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерилизацияләнгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны башы белән аска таба борып куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.

Суынгач, желе барлыкка килер.

Кызыл карлыганнан да татлы желе ясап була. Карлыганны чистартыгыз, юыгыз һәм иләк аша чыгарыгыз. 

«Желе бер стакан җиләкле сиропка ике стакан шикәр комы исәбеннән әзерләнә. Башта шикәрнең яртысын гына сиропка өстәп, 15 минутка чамасы кайнатыгыз. Аннары шикәрнең калган өлешен салыгыз, тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз, аннары уттан алыгыз. Желе суынганчы стерилизацияләнгән савытларга тутырыгыз», — дип аңлатты Гөлия. 

Желедан морс ясап була, аеруча кызыл карлыган желесы морс өчен яхшы була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100