Ит бәлеше (рецепт)

Ялларда иркенләп пешерү өчен Чаллыда яшәүче Асфара Зариповадан ит бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Асфара ханымның бәлешләре үзенчәлекле итеп бизәлгән, андый нәтиҗәгә ирешү өчен камыр уңарга тиеш.

 Камыр өчен: 100 гр атланмай, ярты кружка үсемлек мае, ике аш кашыгы майонез, кружка ярым су, тоз, чеметеп кенә сода.

Эш тәртибе: он белән әйбәтләп камыр басарга,  нык каты да булмасын, нык йомшак та булмасын, шуннан соң 1-2 сәгатькә суыткычка куярга. Шул арада эчлек ясарга. Эчлекне, гадәттәгечә, ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерләргә. Бәлешне ясап, матур итеп бизәп мичкә озатырга.