Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан борчак ашы рецепты

Журналист борчак ашын ысланган иттән пешергән.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан борчак ашы рецепты
«Татар-информ» архивы

Борчак ашы пешерү өчен ингредиентлар: 800 грамм тирәсе ысланган (копчёный) ит, 2 стакан борчак, 3 суган, 2 кишер, 4-5 бәрәңге, көнбагыш мае, тәмләткеч.

Ит белән борчакны яхшылап юарга. Итне кәстрүлгә салырга һәм тулганчы су салып утка куярга. Кайнап чыгуга өстеннән туртасын җыеп алырга да 1 сәгать сүрән утта кайнатырга. Шулпага туралмаган килеш 1 суган һәм 1 кишерне салырга, тагын 30 минут кайнатырга.

Ярты сәгать узуга кишер белән суганны алып ташларга һәм бәрәңге салырга. 5-10 минуттан өстенә үсемлек маенда табада вак итеп турап кыздырган суган белән кишерне, дәфнә яфрагы һәм кара борчак борыч салып 10 минут тирәсе кайнатырга да, уттан алып, капкач белән каплап куярга.

«Тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә тәмләткеч үләннәр салсагыз бик тәмле була», — ди журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100