2 литр майлы гөмбә өчен маринад: 1 литр су, 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, 20 данә түгәрәк кара борыч, 2 лавр яфрагы, 1 баш сарымсак.
Эш тәртибе: Майлы гөмбәне алып кайтуга чистарту яхшырак, ылыслардан, яфраклардан арындырырга, юешләсәгез чистартырга кыен булачак. Пычак белән эшләпә элпәсен алырга. Кулыгызга перчатка кияргә дә онытмагыз, югыйсә, 2-3 көн кара кул белән йөрергә туры киләчәк.
Чистартылган гөмбәне 20-30 минут суда тотарга, аннары чиста су белән юарга. Гөмбәне кайнап чыккач 10 минут пешереп алырга, суын саркытырга. Банкаларга тутырып өстенә маринад салырга да капкачларын борып куярга.