Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестәле һәм гөмбәле пирог рецепты

Чүпрәсез камырдан пешерәбез.

news_top_970_100
Кәбестәле һәм гөмбәле пирог рецепты
Гөлүзә Василова

Пирог камыры өчен: 2 йомырка, 120 грамм атланмай яки маргарин, 0,5 стакан сөт, ярты бал калагы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы көпшәкләндергеч, он.

Камырны ясау белән җәем ясап пирогны ясарга да була.

Шуңа күрә беренче эш итеп пирогның эчлеген ясап куярга кирәк.

Эчлек өчен, кәбестә, шампиньон гөмбәсе (фарш белән дә алыштырырга мөмкин), суган, җитен орлыгы, үсемлек мае (сыер мае), ярты стаканнан бераз гына артык сөт, тоз, борыч.

Гөмбәне эре һәм калын итеп турарга (мин шулай яратам, вак итеп тә турарга мөмкин), үсемлек мае салынган табада кыздырырга, өстенә вак итеп туралган суган салып суы беткәнче кыздырырга. Аннары кәбестәне юка итеп турарга һәм табага аз гына үсемлек мае, сөт салып пешерергә куярга. Сөте беткәнче пешерергә. Гөмбә белән кәбестәне бер савытка салырга, тоз һәм борыч сибәргә, җитен орлыгы салырга мөмкин.

Әзер эчлекне салып, пирог ясарга. Эчлек өстенә кисәкләп атланмай да куеп чыгарга мөмкин. Пирогны үсемлек мае белән майларга һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100