Гөмбәле өчпочмак (рецепт)

Лениногорскиның “Заман сулышы” газетасыннан хуҗабикәләргә гөмбәле өчпочмак рецептын тәкъдим итәбез.

Өчпочмак өчен: 500 г катлы камыр, 400 г шампиньон, 2 суган, тоз, он, майлау өчен йомырка кирәк булыр. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Эш тәртибе: суган һәм гөмбәне вак итеп турарга, үсемлек маенда кыздырырга, тоз сибәргә. Йомырканы яхшылап тугларга. Камырны җәеп, шакмаклап кисәргә. Эчлекне салырга, шакмак камырның кырыйларын ябыштырырга.

200 градускача җылынган духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.