Кактан татлы рулет

Әлеге татлы рулет камыр ризыкларыннан баш тарткан ханымнар өчен дә яхшы. Чамасын белеп куллансаң, тазартмый.

Татлы рулет әзерләү өчен как, өрек җимеше, финики, үзегез яраткан чикләвекләрне алырга мөмкин.

Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга, яхшылап болгатырга кирәк. Әзер булган массаны как өстенә җәябез. Аннан рулет формасында төрәбез. Вак кисәкләргә кисәбез! Татлы десерт әзер!