Алсу Фазлыевадан гадәти булмаган салат рецепты | intertat.tatar

Алсу Фазлыевадан гадәти булмаган салат рецепты

Үзенчәлекле салат катлап ясала.

Салат өчен: черри помидоры, йөзем, күк җиләк (голубика), үләннәр (төрле сорттагы салат яфраклары, руколла), фета сыры, эрбет чикләвеге, бальзам-крем, зәйтүн мае.

Помидорларны урталай кисәргә, эрбет чикләвеген аз гына кызыдырып алырга.

Салат савытына беренче итеп үләннәр, аннары катлап помидор, күк җиләк, йөзем, сыр, чикләвек, май һәм бальзам-крем. салып барырга.

«Бу салатны мин чит илдә ашап карадым һәм шундук гашыйк булдым! Бик җиңел эшләнә һәм беркемне дә битараф калдырмый», — дип язган җырчы.