Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит пәрәмәче рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан ит пәрәмәчере рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ит пәрәмәче рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 45 г. Эчлек өчен: ит – 30 г, башлы суган – 5 г, тәменчә тоз, борыч, шулпа, кыздыру өчен үсемлек мае.

Эш барышы: Әче камырны 45 г лы кисәкләргә бүлгәлибез һәм җәябез. Уртасына 35 г эчлек салып, камырның кырыйларын күтәртеп бөрәбез, өстән 1–1,5 см чамасы ачык калдырабыз.

Аннары, яртылаш күмелерлек итеп, ачык якларын аска калдырып, калын төпле савытта кайнап торган майга салабыз. Асты кызаргач, әйләндереп, эченә табадагы майны сибәбез. Пәрәмәчләр түгәрәк, яссы, кызгылт-сары төстә булырга, бөрелгән урыннары беленеп торырга тиеш.

Табынга кайнар килеш бирәбез.

Эчлек майлы иттән әзерләнгәндә, пәрәмәч сусылрак, тәмлерәк була. Аның өчен итне суган белән бергә иттарткычтан чыгарабыз. Тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатабыз. Эчлек катырак булса, салкын шулпа, су яисә сөт кушып, кабат бериш масса булганчы болгатабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100