Гөлчәчәк Фәтхуловадан креветкалы салат рецепты

Гөлчәчәк Фәтхулова тиз әзерләнә торган креветкалы салат рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле әйберләр:

- Креветка - 150 г;
- Салат яфраклары - 150 г;
- Черри помидорлары - 10 данә;
- Бүдәнә (перепел) йомыркасы -  10 данә;
- Лимон согы - 1 чәй кашыгы;
- Тоз - чәй кашыгының өчтән бере;
- Пармезан сыры - 50 г;
- Майонез - 50 мл;

Әзерләү:

Черри помидорларын, йомыркаларны, салат яфракларын турыйбыз. Пармезанны угыч белән ваклыйбыз. Салат яфракларын, пешкән креветкаларны, помидорларны, йомыркаларны тәлинкәгә тезәбез, тоз сибәбез, лимон согы, майонез өстибез. Вакланган сыр белән тәкъдим итәбез. Тәмле булсын!