Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл балыктан пирог рецепты

Бу пирогны һәркем үзе яраткан камыр рецепты буенча пешерә ала.

news_top_970_100
Кызыл балыктан пирог рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 100 грамм атланмай, 3 аш кашыгы кибет каймагы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 стакан җылы су, 1 кап көпшәкләндергеч.

Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга. Камыр «ял иткән» арада эчлек әзерләргә була.

Эчлек өчен: 1 стакан дөге, 500-600 грамм горбуша балыгы, 2 аш кашыгы майонез, 2 уртача суган, 2 уртача кишер, тоз, борыч, 120 грамм атланмай.

Балыкны сөякләреннән чистартырга, тоз, борыч сибәргә һәм ике аш кашыгы майонез салып болгатып куярга.

Дөгене бүрттерергә, тоз салырга һәм салкын су белән юарга, саркытырга.

Кишерне эре угычтан уарга һәм суганны ваклап турарга, үсемлек маенда кыздырырга.

Табаны майларга, пирог өчен ике кисәк камыр әзерләргә, аскы өлеше өчен күбрәк камыр кирәк булачак. Камырга дөге салырга, аннары балык, кишер белән суган һәм өстенә телемләп атланмай куеп чыгарга.

Пирогны ясап бетергәч, өстен үсемлек мае белән майларга һәм көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин.

Пирогны 200 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100