Зөлфәт Зиннуровтан карта пешерү рецепты

"Башваткыч" тапшыруын алып баручы, шоумен Зөлфәт Зиннуров деликатес - ат картасы пешергән һәм рецепты белән уртаклашкан.
Ат ашказанын чистартып юарга һәм пешекләргә кирәк. Бер тапкыр кайнатып, суын түгәргә. 

Икенче кат пешергәндә төрле тәмләткечләр белән бер сәгать кайнатырга, аннан телемләп кисәргә. Суганны турарга һәм исле көнбагыш белән болгатырга.

Соңыннан суган белән картаны бергә кушып, болгатырга. 

"Аңлаган кеше аңлар, тәмле!" - дип язган шоумен.