Сливадан тәмләткеч (рецепт)

Бу әчкелтем тәмләткеч аппетитны ачарга сәләтле. Аны ипигә ягып ашарга, шулай ук төрле итләргә соус буларак кулланырга мөмкин.

5 кг слива, 1 стакан су, 600 г сарымсак, 600 г шикәр комы, 200 г аджика.

Сливаның төшләрен алырга һәм су салып пешерергә куярга. Аннары иләк аша үткәрергә һәм калган ингредиентларны салып 20 минут сүрән утта тотарга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.