Иртәнге кабымлык рецепты

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан дөрес тукланучылар өчен иртәнге бутерброд рецептын тәкъдим итәбез.
Бутерброд өчен: эре бөртекле оннан пешерелгән ипи, эремчек сыры яки йомшак эремчек, өлгергән авокадо, өстенә уар өчен каты сыр. 

"Каты сыр урынына әстерхан чикләвеге уып салсагыз да бик тәмле була", дигән аш-су блогеры.