«Гөлсинә апа тәбикмәге» рецепты | intertat.tatar

«Гөлсинә апа тәбикмәге» рецепты

«Гадәттә әни кичтән әзерләп куя. Иртән пешерә», дип язган автор-башкаручы Фирүзә.

Автор-башкаручы Фирүзә инстаграм сәхифәсендә әнисенең «фирменный» тәбикмәк рецепты белән бүлешкән. «Авылда аны «Гөлсинә апа тәбикмәге» дип тә йөртәләр. Гадәттә әни кичтән әзерләп куя. Иртән пешерә», — дип язган җырчы.

Ингредиентлар: 4 йомырка сарысы, ярты литр су, ярты литр сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы чүпрә, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы сыек май (нерафинированный), он (куе боткага әверелгәнче салырга).

Пешерер алдыннан 4 йомырка агын, 1 кап (12 гр) көпшәкләндергеч кушып, яхшылап болгатырга. 20 минуттан пешерә башларга була.