Татлы рулет (рецепт)

Азнакайда яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан татлы руллет рецептын тәкъдим итәбез.
6 йомырканын агын сарысыннан аерып алырга, агын аерым, сарысын аерым 3 әр аш калагы шикәр комы салып, миксер белән болгатырга.

Ике массаны бергә кушарга, ванилин өстәргә, миксерны сүндереп, 3 аш калагы крахмал, 5 аш калагы он, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып, массаны ипләп кенә болгатырга да,пергамент кәгазе җәелгән табага салып, тиз арада гына, йөзе килгәнче пешереп алырга.
Кайнар килеш берәр повидло ягып, рулет кебек төрергә.