Кишер согы (рецепт)

Өй шартларында кишер согы ясау тәртибен тәкъдим итәбез.
Сок өчен: 1 кг чи кишер, 50-100 грамм шикәр комы.

Кишерне яхшылап юарга, вакларга һәм махсус машина белән согын сыгарга. Марля аша сөзәргә. Шикәр комы салып эреп беткәнче болгатырга.

Эчкәндә бераз кайнаган су кушарга мөмкин.