Ялкауларча суган пәрәмәче рецепты

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан "Ялкауларча суган пәрәмәче" рецептын тәкъдим итәбез.
Пәрәмәч өчен: 2 йомырка, 2 аш калагы дөге оны, чеметем тоз, туралган яшел суган. 

Йомырканы пешергә, аннары блендерда әйләндерергә. Барысын бергә салып яхшылап болгатырга һәм түгәрәкләр әвәләргә. Кызган антипригар табада түгәрәк массаны бераз сытып, ике яклап җиңелчә кыздырырга.