Җырчы Ландыштан рогаликлар рецепты

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан рогаликлар рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт яки су, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 230 грамм эретелгән сыер мае, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз.

Беренче өч ингредиентны бергә кушып болгатырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннары калганнарын салырга һәм тыгыз итмичә генә камыр басарга.
 
Камырны бер-ике сәгатькә суыткычка куярга, ул шунда кабара.

"Камырны алабыз, бик басмыйча гына алтыга бүләбез дә, видеода күрсәтелгәнчә ясыйбыз", - дигән җырчы.

Бер стакан сөткә, 1 стаканга якын шикәр комы салып газда эретәбез,  кайнатырга кирәкми.
Пешкән рогаликиларны шунда манабыз.