Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан экзотик тавык пешерү рецепты

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры гади ризыкларны гадәти булмаган итеп пешерергә тәкъдим итә.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан экзотик тавык пешерү рецепты
https://www.instagram.com/milausha_tv/

Тавыкны маринадлау өчен: тавык, суган, сарымсак, соя соусы, тавык өчен махсус тәмләткеч, кызыл борыч, тоз.

Барысын бергә салып болгатып, 20 минутка маринадланырга куябыз.

Маринадланган тавыкны суган һәм сарымсактан арындырырга.

Тавыкны пешерү өчен: үсемлек мае, әфлисун. ананас, көнҗет орлыгы, соя соусы.

Әфлисунны түгәрәкләп турарга һәм үсемлек мае белән майланган табага тезәргә. Анда тавык итен салырга. Ананасны шакмаклап турарга һәм ит өстенә салырга, көнҗет орлыгы сибәргә, соя соусы салырга. Өстен каплап духовкада пешерергә.

Тавык ите өчен соус: 50 грамм атланмай, 2-3 аш кашыгы он, 1 стакан сөт, бер уч яшел укроп, тәменчә тоз һәм борыч.

Майны эретергә, он салырга, яхшылап болгатырга. Бер тырнак сарымсак сытарга һәм 1 стакан сөт салырга, гел болгатып торырга. Аннары яраткан яшеллегегезне, тоз һәм борыч салып болгатырга.

Табынган биргәндә тәлинкәне ананас һәм әфлисун, башка яшелчәләр белән бизәргә, тавыкны тезәргә, соус салырга.

Тавык ите янына токмач, бәрәңге боламыгы һәм төрле ярмалар яхшы булачак.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100