Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан» кәтлите рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан «Казан» котлеты рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Казан» кәтлите рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит – 130–150 г,башлы суган – 25 г, кыздыру өчен май – 15 г, йомырка – 2 данә киптерелгән күмәч кисәкләре, гарнир өчен бәрәңге – 130 г, консервланган җиләк-җимеш – 20 г, атланмай – 20 г, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр. Эчлек өчен: йомырка – 1 данә башлы суган, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Тана итенең сөяксез җирен суган белән бергә ике тапкыр иттарткычтан чыгарабыз, тоз, борыч сибеп һәм чи йомырка кушып, яхшылап болгатабыз. Әзер итне (фаршны) кисәкләргә бүлгәләп, диаметры 10–12 см, калынлыгы 0,5–0,7 см булырлык итеп җәябез. Урталарына эчлек салып, котлетлар әвәлибез.

Эчлек өчен каты итеп пешерелгән йомырканы ваклыйбыз, суганны, вак кына турап, майда кыздырып алабыз, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгатабыз.

Кәтлитне чи йомырка белән майлыйбыз, шакмаклап туралган һәм киптерелгән күмәч кисәкләрендә әвәлибез һәм майда кыздырып алабыз, аннан соң 160°С кызулыктагы мичтә 15–20 минут пешерәбез.

Әзер котлетны кыздырган бәрәңге белән бирәбез, кырыйларын консервланган җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән бизибез. Табынга чыгарганда, котлет өстенә бер кисәк ак май куябыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100