Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдиновадан тозлы кәбестә

Җырчы күп санлы сорауларга җавап итеп, рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Диләрә Илалетдиновадан тозлы кәбестә
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova

Диләрә Илалетдинова кәбестә тозлау рецепты белән уртаклашты. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Күп санлы сорауларда соң, бик тәмле тозлы кәбестә рецепты тәкъдим итә. «Кәбестә — 15 минут һәм әзер» дип атала», — ди ул. 

3 кило кәбестә, 3 кишер, 3-4 сарымсак бүлбесе, 2 баллы борыч (төрле төсле булса хәерле) алырга һәм барысын да саламлап турарга.

Маринад өчен 0,5 литр суга 250 г шикәр комы, 3 аш кашыгы (таусыз) тоз, 250 г үсемлек мае алып, кайнатырга. Кайнап чыккач, 200 г аш серкәсе салырга кирәк.

Маринадны тиз генә кәбестә өстенә салырга, яхшылап болгатырга һәм 2 сәгать көтәргә.

Аннары банкаларга тутырып куярга.

«Озак саклау өчен түгел», — дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100