Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клярда кабак чәчәге рецепты

Кысыр чәчәкләрдән бик тәмле кабымлык әзерләргә була.

news_top_970_100
Клярда кабак чәчәге рецепты
Ләйлә Мостафина

Ләйлә Мостафинадан клярда кабак чәчәге рецептын тәкъдим итәбез.

Кабак, ташкабакта еш кына кысыр чәчәкләр була. Алардан бик тәмле кабымлык әзерләргә була.

Утызлап чәчәккә кляр ясау өчен 2 чи йомырка, 0,5 стакан минераль су (гади су ярамый, кетерди торган булмый), 0,5 чәй кашыгы тоз, 4-5 кашык он кирәк була.

Камыр өчен йомырка, су, он һәм тозны яхшылап болгатыгыз. Кабак чәчәкләрен (бераз сабагы эләксә дә ярый), юып, киптереп, клярда әвәләгез һәм кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырып алыгыз. Бер ягы якынча бер минут тирәсе кыздырыла. Артык маен кәгазь тастымалга саркытып, табынга бирегез.

Тәмле булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100