Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Covid-19 белән көрәш, авыл һәм мәдәният: 2021 елда Татарстан бюджеты ничек тотылачак?

Татарстан Дәүләт Советында депутатлар киләсе елга республика бюджеты турында фикер алышты. Коронавирус белән көрәшү өчен күпме акча биреләчәге, нефтькә ташламаларны бетерүнең нинди югалтуларга китерүе һәм иң күп акчаны кайсы юнәлешкә тотылачагы турында «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Covid-19 белән көрәш, авыл һәм мәдәният: 2021 елда Татарстан бюджеты ничек тотылачак?
Әдилә Зыятдинова

Дәүләт Советында «2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты» турындагы республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

Иң күп акча — социаль-мәдәни өлкәгә тотылачак

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин 2021 елда республика бюджеты 268,5 млрд сум булачак, финансларның иң күбе — 68,5 млрд сум мәгарифкә тотылачак, диде. Бу акчалар белем бирү оешмалары төзү, аларны капиталь төзекләндерү, укучылар санын арттыру, кадет интернатларында тәбрияләнүчеләрне тәэмин итү, Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру өчен тотылачак.

«Мәгариф» тармагында республиканың берничә социаль программасы финанслана. Алар арасында — Татарстан Республикасындагы телләрне саклау һәм үстерү, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау, ресурс үзәкләре булдыру», — диде республика министрлыгы башлыгы.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә торак бирү программасына 2021 елда 211 млн сум тотылачак. Шул ук вакытта ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 895 млн сум бүлеп биреләчәк, боларның 65 миллионы федераль бюджет акчасы, диде министр.

Югары технологияле ярдәм күрсәтү, медикаментлар һәм җиһазлар сатып алу, гемодиализ һәм башка процедуралар уздыру өчен 26,7 млрд сум биреләчәк.

Мәдәният һәм кинематографиягә — 9 млрд, «Физик культура һәм спорт» бүлегенә 4,2 млрд сум каралган.

2021 елга республика бюджеты керем буенча 268,5 млрд, чыгым буенча 3 млрд сум дефицит белән 271,5 млрд сум күләмендә билгеләнә.

2021 елда республика бюджетын киметү планлаштырыла

Татарстан Финанс министрлыгы 2021 елга республика бюджеты керемен 268,5 млрд сум булачак дип фаразлый, бу 2020 елга булган фаразлардан 2,1 процентка кимрәк. 2021 елга керемнәр буенча нефть бәясе — бер баррельгә 43,3 доллар, доллар курсы — 70,8 сум, инфляция — 4 процент.

Радик Гайзатуллин, 2021 елга бюджет структурасын анализлап, керемнең нигезен гадәттәгечә табышка салым тәшкил итә, диде. 2021 елда табышка салым 77 млрд сум булыр дип фаразлана. 

Профильле министрлык фаразлары буенча, республика бюджетына физик затлар кеременнән 57,2 млрд сум күләмендә салым керәчәк.

«Салым буенча исәп-хисап Икътисад министрлыгының агымдагы елда көтелгән салым суммасына һәм планлы чорда аның үсешенә фаразлары нигезендә эшләнгән», — диде финанс министры.

2021 елда транспорт салымы 5,5 млрд булыр дип фаразлана. Акциз товарларыннан төбәк бюджеты 41,2 млрд сумга тулыланачак.

Муниципалитетлар бюджетының шактый өлешен җир салымы тәшкил итәчәк. Аннан ел саен 7,7 млрд сум керер дип фаразлана. 2021 елда 5,5 млрд сум күләмендә транспорт салымы керәчәк.

Бюджетның салым булмаган кереме 12,6 млрд сум күләмендә бәяләнә. Бу җир һәм милекне арендага бирүдән һәм сатудан кергән табыш, экологик һәм башка түләүләр.

Федераль бюджеттан Татарстан бюджетына биреләчәк акча 40,9 млдр сумга исәпләнгән. Федераль акчаның барлык күләменнән субсидияләр 11,1 млрд, субвенцияләр 14,8 млрд сумны тәшкил итә.

«Коронавирус быел бетәр дип уйлыйбызмы?»: бюджетта Covid-19 белән көрәшү өчен чыгымнарның артуы каралмаган

Коронавирустан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына салым ташламалары вазгыяте дә депутатларны борчый. Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев бу тармак өчен хәзер гамәлдә булган ярдәм чараларын җитәрлек түгел дип саный. Ул 2023 елга кадәр эшмәкәрләр өчен салым преференцияләрен озайтырга һәм үзмәшгульләрдән салым алмаска тәкъдим итте.

Моннан тыш, депутат коронавирус белән көрәш буенча сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау турында да үз фикерен әйтте.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә коронавирус белән көрәш буенча финанслауның артканын күрмәдем. Коронавирус быел бетәр дип уйлыйбызмы?» — диде Шәрәфиев.

Шулай ук коронавирустан вакцинаны үзәкләштереп сатып алу өчен бюджетта чыгымнар каралмаганын да әйтте. «Кирәк була калса, халыкка ирекле рәвештә, бушлай вакцина ясамаячакбызмыни? Әллә бу чыгымнарны халыкка калдыру тәкъдим ителәме?» — диде ул. 

Covid-19 темасы буенча Россия Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Гөлнур Хөснетдинова да чыгыш ясады. Медицина персоналы хезмәткәрләреннән тыш, ярдәмче персонал — медицина дезинфекторлары, җыештыручылар, шәфкать туташлары, буфет эшчеләре, автоматлаштырылган идарә системалары инженерлары, сантехниклар, лифтерлар һәм автомобиль йөртүчеләре дә ковидлы пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә түләү алырга тиеш, диде ул.

«Алар өчен (ярдәмче персонал — ТИ искәрмәсе) федераль бюджеттан түләүләр каралмаган. Шул ук вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ил субъектларында өстәмә түләүләр булдырырга киңәш иткән иде», — диде Хөснетдинова.

Ул мондый түләүләрнең берничә төбәктә кертелгәнен, тик әлегә Татарстанда булмавын әйтте. Профсоюз рәисе Татарстанның резерв фондыннан түләүләр кертүне карарга тәкъдим итте.

Авыл юлларына һәм яшьләргә акча кирәк

Авылларда муниципаль агротехникага хезмәт күрсәтү, юлларны төзекләндерү һәм яктыртуга финанслар кирәк. Бу тәкъдим белән Татарстанның Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков чыгыш ясады.

«Авылларда, бигрәк тә көзге-кышкы чорда урам-юл челтәрләренә хезмәт күрсәтү өчен акча җитәрлек түгел, бу социаль әһәмияткә ия. Муниципаль бюджеттагы акчалар бары тик берничә айга гына җитә», — диде Козонков.

Ул авылларда үзарасалым буенча республика программасы дәвам итәр дип өметләнә.

Авылларда яшьләр белән эшләү өчен белгечләр кирәк, диде Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Нина Шимина.

«Яшьләр белән эшләү өчен белгеч кирәк дип Яшьләр парламентына берничә мәртәбә мөрәҗәгать иттеләр. Аларның өстенлекле бурычы — яшьләрен авылда калдыру», — диде Шимина.

Мөхәммәтшин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына акча табарга өндәде

2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру өчен өстәмә акча кирәк булачак. Республика хакимиятенә хәзердән үк финанс чыганаклары табарга кирәк. Бу фикерне Татарстан бюджеты турына ТР законы проекты буенча парламент тыңлауларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Татарстан Президенты юлламасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу масштаблы, җитди чаралар уздыруны таләп итәчәк. Инициативалар килә башлады инде. Бу ел Татарстан Президенты тарафыннан әйтелгән булып кына калмасын өчен, әлеге чараларны финанслауны алдан карарга кирәк», — диде Мөхәммәтшин.

Бюджет проекты парламентарийлар һәм чакырылган кешеләр арасында дискуссия уятты. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл ипотекасы мәсьәләсен күтәрде. Шәһәр яны районнарында торак алып, шәһәр кешеләре дә моннан еш куллана. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу ташламалар озайтылган. Ә аның механизмына килгәндә исә, бу мәсьәлә төбәк хакимиятләре карамагында, диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова узган елда мәдәни мирас объектларына акча бүлеп бирмәүләреннән зарланды һәм киләсе елда акча булу-булмавы белән кызыксынды. «Бюджет проекты гамәлдәге законнар нигезендә формалаштырылган, барлык акчалар да тулы күләмдә каралган», — дип җавап бирде Радик Гайзатуллин.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты буенча эшләгәндә исәпкә алыначак. Хәзер республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча парламентның барлык комитетларында өйрәнелә. Соңыннан моның буенча җыелма нәтиҗә әзерләнәчәк. 2021, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советының якын арадагы утырышында беренче укылышта каралачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100