Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп акча эшләү өчен кая китәргә? — Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы

Росстат мәгълүматларын анализлап, «Снег» басмасы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча төбәкләр исемлеген төзегән. Мәскәүлеләр аена 3 миллион сумнан артык акча эшли ала икән. Ә менә Кавказда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә яхшы хезмәт хакы эшли торган катлам санала. Татарстанлылар исә, аена уртача 45 мең сум акча эшли.

news_top_970_100
Күп акча эшләү өчен кая китәргә? — Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы
Солтан Исхаков фотосы

Иң күп хезмәт хакы күпме?

Чукотка автономияле округында яшәүчеләр иң күп акча эшли. Регионда уртача хезмәт хакы 114 мең сум тәшкил итә, медиан хезмәт хакы — 96 мең сум тирәсе (медиан уртача хезмәт хакы турында соңрак аңлатыла).

Росстат мәгълүматларына ышансаң, Чукоткада ярлылар юк диярлек. Халыкның нибары 1 проценты гына яшәү минимумыннан азрак акча эшли. Шул ук вакытта зур өлеше — 60 проценттан артыгы — аена 75 мең сум хезмәт хакы ала. 

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган 10 төбәкне барладык. Аларның күбесе Ерак Көнчыгышта яки Себердә урнашкан.

Бер якка гына билет алып Чукоткага китү турында төптән уйларга кирәк. Беренчедән, андагы хезмәт хакы Ерак Көнчыгыш өстәмәләре хисабына югары. Икенчедән, андагы бәяләр Татарстан яки Мәскәүнекеннән бик нык аерыла.

Мисал өчен, Чукотка автономияле округында 1 кг кыяр — 680 сум, 1 кг помидор — 570 сум, 1 кг алма — 404 сум тора. Димәк, Чукотка халкы азрак акча эшләсә, алар хәтта көндәлек азык-төлекне дә сатып ала алмас иде.

Мәскәүдәге хезмәт хакы

Мәскәү уртача хезмәт хакының күләме буенча икенче урында. Росстат буенча, мәскәүлеләр уртача 113 мең сум акча алып эшли. Тик шул ук вакытта башкалада медиан хезмәт хакы күпкә түбәнрәк — 76 мең сум тирәсе. Аерма сизелерлек.

— Медиан хезмәт хакының уртача хезмәт хакыннан түбән булуы, монда зур хезмәт хакы алып эшли торган кешеләр бар дигән сүз. Алар бик күп булмаска да мөмкин. Әмма алар уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрә, — дип аңлата Россия икътисадчысы Андрей Мовчан.

Мәскәү — Россиядә рәсми рәвештә аена 3 миллион сумнан артык акча алырга мөмкин булган бердәнбер шәһәр. Башкалада мондый хезмәт хакы алучылар күп түгел — 0,1 процент. Шуның хәтле кеше ай саен 1,5-3 миллион сум акча эшли.

Диаграммада күрсәтелгәнчә, Мәскәүлеләрнең дүрттән бер өлеше аена 100-200 мең сум хезмәт хакы ала. Халыкның тагын 16 проценты ай саен 75-100 мең сум керемгә ия.

Шул ук вакытта Мәскәүдә 200дән 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучы кешеләр күп — 8 проценттан артык. Бу — илдә иң югары күрсәткеч. Россиянең күпчелек төбәкләрендә мондый хезмәт хакы булган кешеләр юк диярлек. Һәрхәлдә, Росстат моны раслый. 

Иң түбән хезмәт хакы кайда?

Ингушетиядә яшәүчеләр иң аз акча алып эшли икән. Төбәктә уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә. Бу Мәскәү белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимрәк. Халыкның 40 проценты аена 20 мең сумнан кимрәк акча ала.

Исемлектә икенче урында Дагыстан. Андагы халык аена уртача 30 мең сум акча эшли. Шул ук вакытта Дагыстанда хәерчелек чигендә яшәүчеләр аеруча күп. Халыкның 13 проценты 12 мең сумнан кимрәк хезмәт хакына эшли. Дагыстанлыларның яртысы диярлек аена 20 мең сумнан да артык акча эшли алмый.

Хезмәт хакы иң түбән булган төбәкләр исемлегенә Татарстанның күршесе — Мордовия Республикасы да керә.

— Керемнәре түбән булган төбәкләр — икътисады көчсез булган, федераль үзәктән дотацияләнә торган төбәкләр. Бу өлкәләрдә кешеләр түбән хезмәт хакы түләнә торган эшкә дә риза, ә бюджет хезмәткәрләре хәтта югары хезмәт хакы алучылар исәбендә. Моннан тыш, мондый регионнарда күләгәдә ята торган вак эшмәкәрлек ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак, — дип аңлата икътисад белгече Альберт Бикбов.

 Татарстанда күпме акча эшлиләр?

Татарстанда уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 87 субъект арасында 35нче урында тора. Республикада айлык уртача хезмәт хакы 45,2 мең сум дип исәпләнә.

Әмма медиана хезмәт хакы 10 мең сумга кимрәк. Ягъни Мәскәүдәге кебек үк, Татарстанда да күп акча эшләүчеләр катламы бар. Халыкның 15 проценты аена 20 мең сумнан да артмаган хезмәт хакы ала. Мондый аерма булу Татарстанда акрынлап урта сыйныф юкка чыга бара дигән сүз. Моны «Снег» басмасы алдагы тикшеренүләрендә дәлилләп күрсәткән иде.

Шул ук хәл башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Мисал итеп Түбән Новгород өлкәсен карыйк. Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча рейтингта ул Татарстаннан соң килә. Түбән Новгородта яшәүчеләр аена 45 мең сумлап акча эшли. Медиан хезмәт хакы — 35 мең сум тирәсе.

Түбән Новгородтагы хезмәт хакы дәрәҗәсе нинди төркемнәргә бүленүен диаграммда карарга мөмкин. Диаграммада иң зур кисәк — кара-яшел төстә. Анда хезмәт хакы 20 мең сумнан да кимрәк булган халык күләме күрсәтелгән. Түбән Новгородтагыларның 20 проценты нәкъ менә шуның кадәр акча эшли. Халыкның тагын 10 проценты аена 20-30 мең сум акча ала, бу да аз түгел.

Төбәкләрдәге хезмәт хакы нәрсәгә бәйле?

Икътисадчы Андрей Мовчан фикеренчә, халыкның хезмәт хакы төбәктәге һөнәри палитрага — кемнең нәрсә белән мәшгуль булуына бәйле. Шул ук вакытта, төбәктә үз хезмәтләрен туган төбәктә генә түгел, читтә дә сата ала торган яхшы белемле кешеләр булуы да мөһим.

— Авыл хуҗалыгы төбәкләре товарларны экспортка чыгара, ә хезмәтне түгел. Шул ук Краснодар краенда вәзгыять начар түгел. Тик барыбер массакүләм хезмәт хакы хезмәт базарын билгели, ягъни, син монда гына эшли аласың дигән кагыйдә бар. Янәшәдә генә басу. Шул ук вакытта Казан яки Мәскәү программисты, контракт буенча эшләп, Төньяк Америкада хезмәт күрсәтә ала. Аларның мөмкинлекләре күбрәк, шуңа күрә керемнәре дә югарырак, — ди Андрей Мовчан.

«Экспресс» кадрлар агентлыгы директоры Наталия Хисмәтуллина да Татарстанда IT- белгечләрнең башкалардан күбрәк акча эшләвен раслый. Яшь айтишник аена 50-70 мең сум хезмәт хакы ала. 

— Аена 300-500 мең сум — бу тармак өчен гадәти хезмәт хакы. Бик күпләр чит ил компанияләре белән эшли, — ди Хисмәтуллина.

Эксперт сүзләренә караганда, нефть эшкәртү тармагына кадрлар җитми. Логистика предприятиеләре актив үсештә, шуңа күрә кладовщиклар, курьерлар кирәк. Уртача алганда, алар аена 30 сумнан 50 мең сумга кадәр акча эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100