Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Бер-береңне аңлап, бәхетле яшәү ике кешедән дә тора»

Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, бакча эшенә чумган Гүзәлия Сундукова яшәгән йорт капкасын ачкач ук, могҗизалы дөньяга кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Әкият илен хәтерләтә бу йорт. «Интертат» хәбәрчесенә ул, бакчасы гына түгел, борылмалы тормыш юлы турында да сөйләде.

news_top_970_100
«Бер-береңне аңлап, бәхетле яшәү ике кешедән дә тора»
Гүзәлия Сундукованың шәхси архивыннан

«Кызлар, егетләр, сөтне дә, фуражын да чамалап урлашыгыз»

Гүзәлия Сундукова 1950 елның беренче гыйнварында Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Хәзер аңа 72 яшь. Гомеренең 32 елын ул мәктәптә эшләгән: пионервожатый булган, музыка дәресе укыткан; бию, оста куллар түгәрәкләре алып барган. Пенсиягә чыккач, дизайннарын үзе уйлап, бакча эше белән шөгыльләнә башлаган.

Аның ишегалдына килеп керүгә таң каласың. Монда барысы да бар – Төркия дә, Бали да… Әмма бакчасы турында сөйләгәнче, уңган булган Гүзәлия ханымның үзе белән таныштырасы килә. Ни генә күрмәгән ул!

 

 

Мин Әгерҗе районы Исәнбай авылында тудым, үстем. Беркая китмәдем, институтка керә алмый кайттым да мәктәптә эшли башладым һәм 32 ел эшләдем. Аннан соң асфальт заводына пешерүче булып киттем. Ул завод 5 ел эшләгәч таралды.

Аннары фермага сөт җыярга кердем. Бер ел сөт җыйдым, ферма мөдире итеп куйганнар иде. Дөрес юлдан китмәгәнмен – җитәкчелеккә баш имәдем. Үзләренә алып кайтырга дип калдырган бозауларга номер суктырып учетка керткән идем – мине кудылар.

Һәркем эшләгән җиреннән ашый. «Кызлар, егетләр, нәфесегезгә булышмагыз, сөтне дә, фуражын да чамалап кына урлашыгыз», – дип әйтә идем. Менә шул: буктан чыккач, онга баттым мин – минипекарняга эшкә чакырдылар. Анда елдан артык ипи пешердем. Анда да, Аллага шөкер, минем сменага заказ бирә иделәр. Аннан соң пенсиягә чыктым, – дип сөйли Гүзәлия апа.

«ӘНКӘЙ, МИНЕМ ӘТИ БУЛСЫН ӘЛЕ УЛ»

Гүзәлия ханым бакча, дизайн белән пенсиягә чыккач кына шөгыльләнә башлый.

Ник электән үк бакча белән шөгыльләнмәдемме? Пионервожатый булып эшләгәндә, мин 7 тапкыр «правофланговый» булдым. Район буенча гел иң беренче идем. Шуңа минем бакчага вакыт булмаган. Элек бит балалар күп иде. Мәктәптә 400дән артык укучы. Пионерлар гына 100дән артык. Безнең заманда бигрәк күңелле иде. Биш быргы, биш барабан: бер команда бирү белән – «раз» дисәң, алар аерым баса, барабанчылар «марш» диюгә барабан суга башлый – тәннәр чемердәп китә, аннан быргы кычкыртып җибәрәләр. Биш быргы тип-тигез кычкыра, беләсеңме ничек матур була ул?

Аннан соң уртадан дружина байрагы керә, аннары – «речевка». Балалар күп, барысы да яттан белә. Хор белән шундый матур булып чыга иде.

Шигырьләрне бик матур сөйли идем, әмма җыр, бию белән катнашмадым. Ә мәктәпкә эшкә кергәч... Минем ихтыяр көче бик зур булгандыр. Әле дә хәтерлим: кичә мине укыткан укытучылар алдында бүген мин аларның классын вожатый буларак концертка әзерләргә тиеш, мин махсус әзерлексез, сәләтсез. Элек классларда 25-30 бала бит иде. Мин – яңа эшли башлаган яшь кеше. Мин җыр өйрәтергә маташам, җыр зәңгәрле-яшелле килеп чыга торган иде. Булдыра алмый идем, елап җибәрмәс өчен үземне чеметә торган идем, чеметкәч авырта бит, елыйсы килүне бетерә. Минем әнкәй: «Кызым, минем йөземә кызыллык китермә, тырышып эшлә», – диде, мин үзем тырыштым да тырыштым.

Хөкүмәткә рәхмәтлемен, Артекка бушлай путевка белән бүләкләделәр – районнан 4 кеше генә идек без. Шуның берсе мин. Анда без 15 союздаш республикадан бары тик вожатыйлар гына барган иде. Без анда укыдык, фикер алыштык, ял да иттек, бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайттык. Институт белемле кешеләргә «методист», безгә «вожатый инструктор» дигән исем дә бирделәр, значогы да, документы да бар иде аның, – дип бүлеште ул үзенең эшчәнлеге белән.

«Елап җибәрмәс өчен үземне чеметә торган идем...»

Гүзәлия апаның гаилә хәле бик үзенчәлекле. Аның беренче ире Мараттан ике баласы бар. Алар 18 ел бергә яшәгән.

Минем гаиләмдә фаҗигаләр булып торды инде. Беренче ирем белән мәктәптә танышкан идек. Элек бит матур традицияләр бик күп иде. Шуларның берсе – солдатта хезмәт иткән авыл егетләре кайткач, мәктәптә очрашу үткәрү. Алар солдат тормышларын сөйли. Мин вожатый, Марат мине биергә чакырды. Мин ул чакта оста бии белмим, Марат бик оста бии. Мин качтым, ул эзләп тапты да сөйрәп дигәндәй биергә алып чыкты. Менә шул көнне озата кайтты ул мине. Без аның белән өч елга якын йөрдек.

Авылда эш күп бит. Ирем Марат тракторда эшли. Без печәнне алдан әзерләп бетердек тә ял итәргә киттек. Улыбыз Булатка 5 яшь иде, ул шунда тракторның кабинасына кереп уйнаган, тормоз рычагын ялгыш ычкындырган һәм коточкыч хәл – әтисен ялгыш таптаткан. Марат трактор тирәсендә яткан булган... Мин 21 яшьтә кияүгә чыккан идем – 39 яшемдә беренче ирем үлде, ике бала белән калдым.

Шунысы кызганыч, әтисен үзе таптатып үтергән бала гел әти сорап тора иде. Берәр ир-ат йомыш белән керсә дә: «Әнкәй, минем әти булсын әле ул, бездән китмәсен», – дип барып ябыша торган иде.

Безнең урамда яшьләр күп иде. Бервакыт берсе мотоциклга үзенең баласын да, минекен дә утыртып кайткан. Булат күзен-башын тондырып кергән иде. «Әнкәй, Илназның әткәсе мине дә утыртып кайтты, минем әти булсын әле», – ди. Менә шулай әтиле буласы килде аның, – дип, күз яше аша сөйләде ул.

«Үземнең дә балам ятим калды»

Гүзәлия ханым, ире үлгәч, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша.

Әнкәй тегүче булгач, өйдә төрле ситсы калдыклары була торган иде. Мәктәпнең биш тегү машинасы бар, шул материалларны җыеп алып барып, балаларны тегәргә өйрәттем. Шуннан соң теккән әйберләрне мәктәптә ата-аналар җыелышында сата идек. Җыелган акчаны Лаешның ятим балалар йортына җибәрәбез. Алар безгә хатлар, фотокарточкаларын җибәрделәр. Без җибәргән акчага Казан музейларына экскурсиягә йөрделәр, рәхмәтләр әйтеп яздылар. Аннары, Марат үлгәч, мин елый-елый аларга хат яздым. «Үземнең дә балам ятим калды, булдыра алмыйм», – дидем. Гафу үтенеп аларга ничектер хат яздым, шуннан элемтә өзелде безнең...

«Балам өчен әти кирәк, үзем өчен әле ир кирәк түгел»

Бер елдан соң Гүзәлия апаның йөрәген Миша (Минзаһит) яулап ала.

Соңыннан мин Мишаны очраттым һәм аның белән тормыш корырга риза булдым. Аның чын исеме Минзаһит. Ул татар, рус арасында эшләгән. «Мине Миша дип йөртәләр, син дә Миша дип әйт»,– диде. Мишага кадәр дә, бергә тормыш корыйк, дип тәкъдим итүчеләр булган иде, риза булмадым.

Беренче ирем Марат кайда үлде, Миша белән нәкъ шул җирдә очраштык. Бер очрашуда ук бер-беребезне ошаттык. Ул миннән 8 яшькә кечерәк. Миңа аның бигрәк тә эчкерсезлеге ошады.

Шул көнне төнлә белән минем улым Булат чирләде, Данияр улым армиядә иде. Мин югалып калдым. Булат «эчем авырта» дип елый, Миша ипләп кенә аның эченә массаж ясый башлады. Сабый, эреп, эче авыртуы басылып йоклап китте. Мин аның шундый әйберләрне дә белгәненә шаккаттым. Миңа бигрәк тә балам өчен әти кирәк, үзем өчен әле ир кирәк түгел.

Ул бик тәмле итеп ризыклар пешерә иде. Бер елны больницада яттым, 8 нче Март тирәсе иде. Миша чебуреки, манты, пилмән пешереп алып килә иде. Техничкалар шуны күреп шаккаталар иде. Аннан соң ул пылауны бик яхшы пешерә иде. Балыклар кыздыра иде, балык тотарга ярата иде, – дип сөйләде икенче ире турында.

«Мин сине балаларыңнан аермам»

Гүзәлия апа иренең балаларының анасы белән дә уртак тел таба алган. Иренең балаларына үзенең балаларына караган төсле караган.

Бер-береңне аңлап, бәхетле яшәү ике кешедән дә тора. Бер генә кешедән көтсәң, дөрес булмый. Юл куя белергә, ачу сакламаска кирәк.

Мишаның үзенең дә ике улы бар бит. Көз көне эштән кайтсам, сервантка кыстырып куйган карточкалары каршына килгән дә елап утыра бу. Мин кергәч, шунда ук торды инде. Янына бардым да: «Җаным, елама. Мин сине балаларыңнан аермам, без алар белән элемтәдә булырбыз», – дим. Аның балалары янына садикка киттек. Берсе 3, берсе 4 яшьлекме инде алар. Хатыны балаларны Мишага күрсәтмәскә кушкан булган. Тик Миша ата-аналар комитетында булган, анда аны яратканнар, ул аларга гел булышкан, уенчыкларны, ватылган өстәл-эскәмияләрне гел төзәтеп биргән. Дефицит чаклар булса да, балаларның берсенә колготки, берсенә футболка алып бардым. Безне керттеләр.

Шуннан соң алар янына йөрештерә башладык, елга берничә бара идек, Яңа елларга күчтәнәчләр илтә идек. Болар укырга кергәч, без аларны каникулларда үзебезгә алып кайта башладык. Әнисе «өйгә кайтыгыз» дип чакыра, теге сабыйлар кайтмый. Икенче көнне пикникка чыгасылар иде, әниләре кушмый.

Мин Фәния белән сөйләштем. «Фәния, мин – сине, син мине белмисең, мин синең иреңне аерып алмадым, сез инде аерылышкан идегез, бер-беребезгә ачу сакламыйк, мин – мәктәптә эшләгән кеше, Мишага ышанмасаң, балаларыңны минем җаваплылыкка бир, әтиләреннән аерма, кич китерербез», – дидем. Аннан соң шундый дуслаштык, Фәния үзе дә Әгерҗедән балаларны алырга кайта иде, мунчалар ягып, Фәния белән икәү мунча керәбез, балаларны кертәбез.

Соңыннан Фәния балалы иргә кияүгә чыкты. Монда тагын бер бала – Женя да кайта башлады. Хәзер дә ул Женя килеп йөри. Фәния улының туе булганда, Руслан мине кунаклар белән таныштырганда, бу – минем икенче әни, диде. Беләсеңме, бу бер җөмлә кешенең иң нечкә күңел кылларын тибрәтә! Алар белән дуслыгым эзсез үтмәгән икән, мин аны бер дә онытмыйм. Рәхмәт аларга, алар мине бик якын итәләр, мин – аларны.

Безнең өйдә Миша белән «синең балаң», «минем балам» дигән булмады. Миша – мине, мин аны балаларыбыздан аермадык. Фәния белән дә, сөйләшә башласак, сөйләшеп туймыйбыз.

Шундый вакытлар булды. Икебез дә бер җирдә эшлибез, икебез дә акча ала алмыйбыз. Ә минем Булатка, әтисе үлгән булгач, әз генә пенсия килә. Шул пенсия акчасыннан Мишаның алиментын түли идем, алимент өзелмәсен, балаларга вакытында бирелсен дип. Менә шундый кеше мин, дөреслекне яратам, кеше намуслы булсын. Әнкәйләр безгә бик әйбәт тәрбия биргән, дип торам. Кешене рәнҗетергә, кешенең өлешенә керергә теләмим. Миңа, Аллага шөкер, барысы да җитә. Дөнья киң, барыбызга да җитә, – дип бүлеште ул үзенең гаилә тормышы турында.

«Миша, рәхәт күрми, тиз китте...»

Әмма аның икенче гаиләсе дә озын гомерле булмый.

Беренче ирем белән 18, икенчесе белән 31 ел яшәдем. 2021 елның июнендә Мишаның елын үткәрдем. Ул онкология белән авырды. Операциянең файдасы тимәде, 11 ай гына яшәде. Эчәклекләрдә булса, тиз алып китә кешене, ул үзе бик иза чигеп яшәде, гел даруда торды, аның кан басымы бик югары иде. Онкология дип бөтенләй көтмәдек, чөнки ашказанына да, эчәклекләргә дә зарланмады. Әле аларның эшеннән ел саен медосмотр да үткәрәләр иде. Диспансеризация үткәндә билгеле булды. 

Мишаны шулхәтле жәллим. 16 яшеннән бирле 42 ел гел авыр эштә эшләгән. Рәхәт күрми, тиз китте инде. Биш ел яшәсә дә, кызганыч булмас иде. Гел тырышып эшли, эшли дә кеше, үлә дә китә, кызганыч. Тик сагынып сөйләргә күп инде, мин аны бик сагынам.

Мишаның әнисе дә Миша киткәч бер-ике айдан соң үлде. Миша киң профильле кеше иде, тракторист булып эшләде, үзе әйтмешли, самолет кына йөртмәгән инде. Поездда да ярдәмче булып эшләгән ул. Бакчада гел икебез бергә эшли идек, безнең телдә «белмимен» дигән сүз юк иде. Без эшләп карыйбыз, идеяне мин бирәм, ул кыек-мыек итеп эшләсә, мин риза булмыйм, китәбез ызгышып, яңадан эшлибез, дуслашабыз, беребез тотып тора, беребез кисә. Менә шундый безнең, гел икебез бергә.

Марат фаҗигале үлде, әнкәй минем шулай ук больница коридорында егылды да үлде. 56 яшендә! Бер ел пенсия алып калды… Хәер, бер ел да булмады, баш миенә кан сауды әнкәйнең.

Янгын

2019 елда янгын булды. Без коймаларны алыштырмакчы идек, калайларын көздән үк алдык, цементны, ката дип, алмадык. Яз Каракүлгә цементка киттек. Янгын беркем өйдә юк чакта чыкты. Без Каракүлдә. Мишаның башы авыртып, кан басымы күтәрелде, аптекага кердек, анда чиратта тора идек. Безгә: «Сез кайда, янасыз!» – дип шалтыраталар. Янгын машинасы тиз генә килмәгән дә әле. Анда бөтенесе бер түбә астында. Әйтүләре буенча, янгын уртадан чыккан. Уртада буш гараж, түбә буш, терәлеп торган җирдә печән, абзар, лапас, гараж, аннан ике яклы олы мунча. Ул вакытта сыерлар юк иде.

Без малны асфальт заводына эшкә кергәч бетердек, чөнки сәгать 3тә эшкә торып китә идем, сәгать 7дә эшчеләрне ашатырга кирәк иде, анда 50 ләп кеше. Аннан соң көндезге, кичке ашны әзерлимен, бик нык арып, сәгать 5ләрдә кайтып китә идем. Дуңгызлар да асрап карадык, казларны бик озак тоттым, сарыкларны яшь чакта бик күп тоттык. Тормыштан канәгать мин, хәзер Ходайдан сәламәтлек кенә сорыйм. Алай тауга карап тау булырга теләмәдем, намус белән яшәргә тырыштык. Мин хәзер, балакайларым, туганнарым исән сау булсын, дип телим, – дип сөйләде Гүзәлия ханым .

«Я не создана для семейной жизни»

Гүзәлия апаның ике улының да гаиләсе бар. Даниярның хатыны – татар, ә икенче улы Булатның хатыны рус милләтеннән.

Оныкларым күп, оныкларның балалары белән 7әү, Мишаның ягын чутласаң, алар тагын минекеләр хәтле. Икенче улымның хатыны рус. Килен татарча өйрәнергә тырышкан иде, ташлады инде, берсендә: «Әника, халляр ничэк?» – дип шалтыраткан иде югыйсә. Балаларга татар теле дәресе керә, алар әзрәк сукалый. «Әби, у нас по татарскому 5», – дип кайталар алар миңа. Бик тереләр, бик шуклар инде алар. Уртанчысы кыстыбый ярата, «кыстыбыйка әби» дип кайта инде ул. Аларны сагынып көтеп торасың инде. Данияр шофер. Булат ике эштә эшли.

Килен югары белемле, Булатның баллы җитмәде көндезге бүлеккә, кичкедә укыды, яз көне армиягә алдылар, Чечняга эләкте. Беренче малаем Югославиядән самолетка ак кәрәчин ташыды, Данияр Грузия-Абхазия сугышына эләкте, Булат танкта Чечняга эләкте. Монысына да бик еладым, чөнки бик озак хәбәре булмады. Элек бит хат иде, барам почтага елыйм, барам елыйм. Яраланып яткан икән.

Аларны аннары өйләндердек. Мин балаларның сайлавына бервакытта да катышмадым. Аннан һәркемгә үз баласы – иң якыны, һәр милләтнең начары да, яхшысы да бар. Булат башта татар кызы Люциягә өйләнгән иде. Алар нәрсәгә аерылыштылар? «Я не создана для семейной жизни», – дип әйтте ди. Безнең өйдә ике дин дә хөрмәт ителә, рус бәйрәмнәре булса, мин котлап шалтыратам. «Корбан бәйрәм, әнкәй, котлаем», – дип килен шалтыратып чыга. Ә Юля бик оста пешерә дә, боевая, яшьлегеннән үк рульдә йөри, үзләре килешеп яшәсәләр, мин бернәрсәгә дә катышмыйм.

«Иң әйбәт хатыннар сезгә эләкте»

Малайларыма гел «балам, иң әйбәт хатыннар сезгә эләкте, кадерләрен генә белегез» дип әйтәм. Кызлар зарлана башласалар, аларга: «Кызым, мин сезгә минем малаем алама булса, аерылышыгыз, дип әйтер идем, гарантия юк, моннан аерылам да, әйбәт тормыш башлыйм, дигән. Ә ир-атлар алар әз, хәзер икенче кешене алырлар, ә яңадан син бәхетсезлектә калсаң, ни була», – дим. Менә Люция белән дә шулай булды.

Булатның хатыны Юля аның баласын мин Мишаның балаларын кабул иткән кебек якын итә, Булатның беренче хатыныннан кызын кунакка алып кайталар. Юля Люция белән дус. Даниярның хатыны татар. Аның хатынының әнисе белән без бергә уйнап үстек. Гүзәл белән алар монда әбисенә кунакка кайткач таныштылар. Алар җиденче класстан ук йөрешкәннәр. Данияр армиядә хезмәт иткәндә, Гүзәл хәтта Грузиягә барды.

Кемнедер рәнҗеткән кебек тоймыймын, бер кеше белән дә ызгышканым юк, күршеләрем белән дә бик дус, алай яшәргә рәхәт, кызыграк.

Хәзер телефон, интернет, дөрес, бер караганда бик күп әйбер бирә, ә икенче караганда балаларны зәгыйфьләндерәдер, дим мин. Хәрәкәт юк бит, балалар сәламәт түгел, күбесе күзлекле, көчсез. Элек барыбер ниндидер максатлар бар иде, пионер, комсомол ул балаларны кысада тота иде, ә хәзер ни теләсәләр шуны эшлиләр. Барысы да, димим, әлбәттә, әмма зур күпчелек. Ярый без авылда яшибез, балалар күз алдында. Шәһәрдә кемнең кайда йөргәнен дә белеп булмый. Балаларга оештырылган махсус кичәләр дә юк. Элек тормыш тәртиплерәк иде кебек миңа.

Телевизор карыйм. Сәясәтне карыйм, яңалыкларны тыңлыйм, ашаулар пешерә торганнарны, табигать күренешләрен, хатын-кыз буларак, мәхәббәт турында тормышчан кинолар караштырам. Журналлардан «1000 советов», «ЗОЖ»ны гел яздырта идем. Анда ашау, эчү, медицина, тәрбия, сәясәт темасы да бар», – дип сөйләде Гүзәлия апа.

«Казансуны да йөзеп чыкканым бар»

Гүзәлия апаның шөгыльләре күп. Ни генә сорасаң да, ул барысын да белә.

Мин бик хәтәр су керергә яратам, 1967 елны Казансуны да йөзеп чыкканым булды. Чаңгыда йөрергә бик яратам. Биатлонда беренче урын алганга биргән грамотам да бар әле. Үзебезнең комсомол оешмасы оештырган иде аны. Тагын тегәргә яратам. Мәктәптә биюләр өйрәткәндә, балаларга костюмнарны гел үзем тектем. Клубның иске киемнәрен, сүтеп, юып, үтүкләп, уң ягын тискәре якка әйләндереп, төннәр буе балаларга костюм тегә торган идем. Тегәм дигәч тә, сәхнә костюмнары бит, төрле бизәкләр белән кирәк, милли итеп тегәргә кирәк.

Минем әнкәй тегүче иде. Акча күбрәк чыксын дип, әнкәй мастерскойдан өйгә эш алып кайта иде, шунда мин аңа булыша идем, өйрәндем. Мәктәптә бер елны атласлардан Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел костюмнары тектем.

Мин аннары озайтылган көн төркемендә эшләдем. Анда үземчә оста куллар, бию түгәрәкләре оештырдым. «Черный кот» дигән бию белән Казанга хәтле бардык.

Мин 7 ел класс җитәкчесе булып та эшләдем. Минем балаларым бик актив булалар иде, аларны, кыш булса, чаңгылар белән урманга алып чыгып китәм, җәй көне, рюкзаклар асып – походка. Хәтта Волгоградка да, Казанга, Кокушкинога балаларны экскурсиягә берничә тапкыр алып бардым.

Әле 1990 еллардан соң тамада булып та йөрдем, туганнар туйларга өстәлне матур төзәсең дип чакыралар иде, аннан соң туй программаларын төзедем. Шигырьләрне туплап, туйларны, туган көннәрне, мәҗлесләрне, солдатка озату кичләрен, сабантуйларны алып бара идем. Сираев Рәис исемле бик оста гармунчы бар иде. Ул уйнап, мин җырлап, икебез туйлар үткәреп йөрдек.

Телне чеметә-чеметә торгач, 18 ел вожатый булып эшләгәндә, җырларга өйрәндем, әле анда параллель рәвештә бер елны физкультура да укыттым, ихтыяр көче көчле булгандыр миндә шул елларда. Дәресләр өчен Казаннан хәтта ниндидер инвентарьлар да кайтарттым. Гимнастик таяктан башлап, футбол, волейбол, баскетбол туплары, скакалка, кыршаулар, чана, чаңгы… Тимераяклар гына юк иде – бөтен инвентарьны булдырдым. Ул вакытта пластик чаңгыларның чыга торган гына чагы иде, үземә шундыйларын кайтарттым.

Аннан соң Красный Борда район лагере була торган иде. Лагерьларда эшләгәндә, гражданнар сугышы герое Маркин һәйкәленә барып, пионер сборы үткәрә торган идек без. Анда җырлап барулар, җырлап кайтулар, табигать кочагында утырулар – барысы да истә. Лагерь тормышларын сагынып искә алам инде мин, андагы иртәнге матурлык! Кошлар сайрый, таң атып килә, аның черкие хәзерге кебек күп булмаганмы, белмим – ул «черки» дигән проблема юк иде, мин, мәсәлән, көне буе киенмичә йөри идем. Бөреләр өстендә дә яланаяк йөри торган идем.

Аннан соң гел хәрәкәтле уеннар уйный идек, учак ягыш иде. Хәзер мәктәп лагерендагы балаларны бәхетсез балалар дип жәлләп китәм. Саф һавада түгел инде ул, кыска гына вакыт. Ә тегендә барыбер дә – ниндидер романтика, табигать балалары бит без. Уяныр сәгать җиткәч, быргы кычкыртып җибәрәләр, торасың килсә дә, килмәсә дә торасың. Бездә өлкән вожатый берәү, отрядларга тагын вожатыйлар, алары студентлар. Һәр отрядка укытучылардан тәрбияче була торган иде. Физкультура укытучысы, өлкән вожатый, музыка белгече, безнең җитәкчеләр, пешекче... Мин кияүгә дә шуннан – лагерьдан чыктым. Мине пешекче Галимә апа елый-елый озатып калды, – дип тормыш мизгелләре белән бүлеште ул.

«Хәзер Путин каршында да җырлый алам»

Әлбәттә, мәктәптә эшләү дәверендә Гүзәлия апага төрле проблемалар белән очрашып торырга туры килгән.

Мәктәптә эшләгәндә газета чыгарырга, стендлар төзергә кирәк иде, аның баш исемен матур шрифт белән язарга кирәк бит, ә мин булдыра алмыйм. Безнең рус теле укытучысы бик матур яза иде. Аңа ялынып сорыймын, дөрес, аның вакыты да булмагандыр. Дәфтәр тикшереш күп иде бит, укучылар күп, әйткәнемчә – 400-500әр кеше. Сәлим Шакировичтан бер сорыймын, ике сорыймын – язып бирми. Үзем ватманга бозгыч (бетергеч) белән боза-боза язып маташам, кәгазь тишелепләр чыга торган иде. Шулай шомардым бит язарга, Сәлим абыйныкына охшатыбрак язарга тырышам әле мин аны.

Шуннан соң бер педсовет алдыннан укытучылар минем язганны күрделәр дә, берсе мактый: «Әй Гүзәлия, кара, бик матур язасың бит син», – ди». Шунда Сәлим абый: «Аны бит мин өйрәттем», – дигән була. «Кая өйрәттегез, Сәлим абый... Сораган саен гел кире кактыгыз, бервакытта да язып бирмәдегез сез миңа», – дим. Ә ул: «Син сораган саен мин язып биргән булсам, син өйрәнмичә кала идең, нәкъ тә мин өйрәттем сине», – диде. Шулай итеп, мин язарга өйрәндем.

Үземә стендлар, газеталар чыгарганда бик кирәк булды ул. Без элек хисапларны районга гармошкалар, альбомнар итеп ясап җибәрә идек.

Сценарийлар да әзерләргә, текст төзергә кирәк бит. Китапханә белән пионер бүлмәсе рәттән иде. Шунда китаплардан материаллар җыя идем. Һәрбер бәйрәмгә сценарийлар папкалап җыелган. Бөтенесе – Җиңү көне, пионер, совет армиясе, кошлар көненә, Яңа елга, 8нче Мартка – «от и до» папкалап тупланган. Сәламләүләрне гел үзем төзи торган идем. Әле колхоз җыелышы, әле сайлау – менә шул тематикаларга балалар белән сәламләү ясый торган идек, сүзләрен балалар барысы да яттан әйтә. Хәтта юк кына акчама бөтен укучыларга пардан ак гольфлар, ак ленталарны пардан алган булды, пилоткаларны («испанка» дибез без аны) үзем тегә идем.

Шунда эшләгәндә минем музыкаль тавыш – «слух» та барлыкка килде, мин инде хәзер Путин каршында да авызымны ачып җырлый алам! 

Тормышта кеше эшли-эшли шомара, йөргән таш шомара, диләр бит. Хәзер нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, әнә шул пионервожатый булып эшләгәндә өйрәндем инде мин. Ә балалар белән эшләгәндә бөтенесен белергә кирәк, ул сиңа карап тора бит, синнән өйрәнә, нәрсәдер кызыклы, күңелле булсын өчен, өйрәнергә, тырышырга, эзләнергә кирәк, – дип сөйләде Гүзәлия апа.

«Теләсә нинди көйне чыгарам»

Гүзәлия апа нота белми. Әмма бу – җырларны отарга комачау итми аңа.

Хәтсез еллар җыр укыттым. Гармунда да уйный белмим, нота да белмим, җыр дәресенә укытырга укытучы булмады да, миңа куштылар. Җырларны пластникалардан, радиодан өйрәнә идем – ул элекке гимннарны, интернациональ җырларны өйрәнү бик авыр иде. Ленин турындагы җырлар бик авыр, тамаклар бетә. 100 кешелек хорлар оештырган булды мәктәптә.

Әткәй слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы иде. Үзенең баяны бар, музыкаль тавышы булган. Шул сәләт әткәйдән күчкән. «Бабай, бир әле гармуныңны,– ди бервакыт Миша,– Гүзәлнең сәләте бар. Уйнасын әле». Әткәй бирмәде. Казанга баргач, Миша миңа синтезатор алды, оялам инде, кирәкми, димен, мин илтеп куям, Миша кире алып килә, чират инде озын, шуны алды бит тәки. Нота белмим, әмма мин теләсә нинди көйне слух буенча чыгарам. Хәзер хәтер начар, җырларның сүзләре истә калмый, ә җыр китаплары барысы да янды.

Фотога төшерергә яратам. Тегәм, киемнәрне үзгәртеп тегәм. Әйбәт кенә әйберләр, ул акчага мин башка кирәк әйбер алам, мин бервакытта да теләсә нәрсә күреп алмыйм да, киемгә сакчыл, ә менә кирәк дип тапкан әйбергә мин акча жәлләмим. Мәсәлән, бервакытта да, кеше бәллүр ала дип, аны җыймадым. Киемне дә бик сак кына кидем. Мин турист, тарихи җирләрдә йөрергә яратам. Мәскәүдә, Ленинградта булдым, Волгоградка балалар алып бардым, Белоруссиягә бардым, Дагыстанда булдым, Үзбәкстанга бардык. Анда – Мишаның туганнары. Минем Себергә барасым килгән иде, ул үтәлмичә калды. Анда без яшь чакта БАМ төзелгән иде бит, комсомоллар шунда төзелешкә баралар иде. Шунда мәктәпкә туристик путевкалар кайта иде. Минем шул рюкзак асып тауларда, урманнарда йөрисем килгән иде. Шул теләгем үтәлми калды.

«Казахстанда поездны туктатып, ашыгыч ярдәм чакырттылар»

Минзаһитның әнисе икенче тапкыр үзбәккә кияүгә чыккан. Шунлыктан, Гүзәлия апа ире белән Үзбәкстанда кунак булганын да сөйләде.

Үзбәкстанда сөннәт туенда булдык. 400 кешелек ресторан – яртысында хатын-кызлар, яртысында ирләр, уртада сәхнә. Сәхнә бездәге кебек биек түгел, тәбәнәк кенә, тере музыка, дүрт төрле уен коралында уйнап торалар, ир-ат җырлый, хатын-кызлар биеп тора. Безнең туганнарның туе булгач, безнекеләрне аерым зур өстәлгә утырттылар. Музыка куйдылар. Мишаның әнисе «давай, покажи, Россиядә ничек бииләр анда» ди. Мишаның әти-әнисе чиста татар, алар үзләре Әлмәттән. Әнисе икенче тапкыр Үзбәкстанга китеп кияүгә чыккан да, Мишаны да алып киткән, аңа ул чакта 1 яшь тә 6 ай булган. Тегендә яңадан кияүгә чыгып, яңадан 5 бала тапкан, алары инде шул үзбәктән.

Сыпыртабыз гына, биедем дә биедем. Бию ошаса, анда акча чыгарып бирәләр икән. Миңа акча бирәләр, мин аны аңламыйм бит. Кирәкми, кирәкми, дим. Кирәкми, дигәч, әзсенә дип уйлыйлар икән, яңадан чыгарып өсти бу миңа. Миша, ал, ди. Юк, юк, минәйтәм. Музыкантларга бирегез, дим. Тегеләр, мин алмагач, акчаны сәхнә читенә тезеп куйдылар. Хәзер мин килеп утырдым, йөрәк авызга килеп җиткән. Чәчтән су тама, бөтен җир юпь-юеш, ноябрь азагы иде, ягылмаган таш бина. Ә без Үргәнечкә кышлактан килдек. Кайтып китеп, өсне алмаштырып та килеп булмый. Менә мин шунда суык тидердем. Икенче көнне иртәнгә минем температура 39. Ә тегендә аптекаларда юньле дару булмады, үземнең алып килгәннәрем бик тиз генә бетте. Мин аннан ике яклы пневмония алып кайттым. Хәтта Казахстанда, поездны туктатып, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар миңа. Менә шулай итмәсәләр, бәлки, мин үлгән дә булыр идем. Минем инде тавыш та юк, күз тонган, Миша исерек, йоклый. Миңа шул поезддагы пассажирлар булыштылар. Саратовка кайтып җиткәч, сумоментны аптекадан кереп алыгыз, диделәр. Моны эчсәгез, Казанга кадәр исән кайтасыз, диделәр миңа. Казанга кайтып егылдык, аннан балалар авылга алып кайтты, монда ике атна чирләп йөрдем, тик хроник бронхит барыбер калды, пневмониясен җиңдем. Хәзер мин бик тиз тирлим, миңа бик тиз суык тия. Тик барыбер су керергә тырышам, һәр көнне коенам, чыныгырга тырышам.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр бит, кыз кешегә дә шулай икән ул. Мәктәптә чакта мин балаларның, укытучыларның чәчләрен дә кисә идем. Күлмәкләр тегә идем, декретка чыккач, туйларга бик күп тектем. Яшь чакта, трактор арбасына утырып, үзебез дә авылларга концертлар белән йөри идек. Ул вакытта минем әнкәй башкаларга күлмәкләр теккән иде, миңа әнкәй барырга рөхсәт бирмәгән идеме соң, мин үземә үзем, качып, күлмәк теккән идем, – дип, үз хатирәләре белән бүлеште ул.

Гөл кебек бакча

«Мин моңарчы диннән ерак идем, быел ураза тоттым, догалар укыштырдым, өйрәндем. Догалар хәтердә бик калмый, шуңа укыдым гына, тик барыбер сөендем, минем өчен бу – яңа тема. Минем туганнарым да, Аллага шөкер, сорамасам да, миңа булышалар. Киленнәрем дә осталар бик. Бәхетләре генә булсын», – дип сөйләде ул.

Бакчада җиләк-җимеш агачлары: алма, кызыл, кара карлыган, слива, виноград, крыжовник, кара миләш, кура җиләге, груша, абрикос, балан, сырганак, терн, чия, лимонник, кара бөрлегән, камыр агачлары, төрле сорт җиләкләр үсә. Яшелчәләрдән – кыяр, помидор, кишер, чөгендер, редиска, шалкан, кәбестә, кара торма, баклажан, әче һәм татлы борыч, суган, кабак, патиссон, кабачки, спаржа, күптөрле тәмләткечләр. Иллеләп төрле бакча һәм бүлмә гөлләре бар.

Тирә-якта гөлләр хуш ис тарата, кошлар сайрый, сулыкта тере балыклар йөзә, оныкларның шат тавышы яңгырый – димәк, тырышлык бушка китмәгән.

– Буш вакытларыбыз матурлыкта рәхәт үтсен өчен, бераз бакча дизайны белән дә шөгыльләнәбез. Җәйге каникулда бездә яшәүче оныкларыбызның яллары күңелле һәм файдалы үтсен өчен, төрле уен мәйданчыклары: беседка, комлык, таганнар, бассейннар ясадык, – ди ул.

Бакча белән мин ныклап пенсиядә вакытта шөгыльләнә башладым. Тик мондый сәләт барлыгын мин алданрак аңлаган идем. Асия апа Хәкимова биолог иде, ул эшләп туктагач, безнең мәктәп бакчасы бик эштән чыкты. Бер елны Әлфирә апаң белән мәктәп бакчасы безнең өскә калды. Җиләк-җимеш бакчасы аерым, яшелчәләр аерым иде. Без картайган карлыганнарны кистек, кара миләш бик хәтәр баскан иде, аларны кисеп, тәртип ясадык. Биолог Гөлфидә апаң бик хәтәр ачуланды. Имеш, биологмыни алар! Безне бакчага чыгарганга директорны ачуланды инде, бакчаны ботарлап бетергәннәр, диде. Шуннан соң ул бакчага кул тыгучы булмады, бер-ике ел әйбәт кенә бирде җиләк-җимеш. Икенче җәйне директор Марат абыең, эшнең әйбәт кенә килеп чыгуын күреп, алгы як бакчаны да безгә бирде. Без Әлфирә апаң белән, шушында берәр ял итәрбез дип, көлә-көлә, агачлар утырттык. Баланнар да, алмагачлар да бар иде анда. Шул чакта ук оеткысы булган инде миндә. Ә вожатый булганда, бакча белән шөгыльләнергә вакыт булмады инде, көн-төн мәктәптә булдым. Эш сәгатемне чутлап утырмыйдыр идем. Кирәк икән эшли идем...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100