news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әниләре юыну бүлмәсендә булган»: күп балалы гаилә өендә янгында җиде яшьлек малай үлгән

news_top

26 октябрьдә Екатеринбургта күпкатлы йортта янгын чыккан. Ут чолгап алган фатирдан 5 кешене – әни белән 4 баланы чыгарганнар. Сабыйларның берсе үлгән. Бу хакта «Е1.Ру» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләрен Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерә.

«Якынча мәгълүматларга караганда, 2019 елда туган бала яну продуктлары белән агулану сәбәпле үлгән. Фатирда яшәүчеләрнең калганнарына хәзерге вакытта хастаханәдә ярдәм күрсәтелә», – дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.

Әлегә башка мәгълүматлар билгеле түгел. Суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалары үткәреләчәк.

Фаҗига булган гаилә турында шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсенең рәсми вәкиле Валерий Горелых сөйләгән.

«Фаҗига булган гаиләдә 2020, 2022 һәм 2024 елгы 3 кыз бала тәрбияләнә. Янгында 7 яшьлек ир бала һәлак булды, аны коткарып калып булмады. Янгын чыккан вакытта балаларның әнисе юыну бүлмәсендә 2 сабыйны юындыра. Өлкән балалар бүлмәдә уйный. Хатын-кыз юыну бүлмәсеннән чыккан һәм бүлмәдә ут булуын күргән», – дип сөйләгән полковник Горелых.

Ул, шулай ук, хатын-кыз исәптә торган, дип өстәгән. Полиция белгечләре, тикшерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшергән версияләрнең берсе буенча, янгын зажигалка яки шырпы белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар