Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош гриппы корбаны: «Өч мең казым үлгәч, үзем үләр дәрәҗәгә җиттем»

Әле моңарчы кош гриппы тавык-чебешләрне генә кырып сала дип ишеткән булсак, быел каз-үрдәкләрнең дә башына җиткән. 7 октябрьдә Буа районында «Хәйруллов» фермер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган, 20 октябрьдә вирус Мөслимнең «Лиза Шакирҗанова» һәм Чүпрәленең «Фәнис Төхфәтуллин» хуҗалыклары казларын аяктан еккан.

news_top_970_100
Кош гриппы корбаны: «Өч мең казым үлгәч, үзем үләр дәрәҗәгә җиттем»
Резеда Төхвәтуллинаның шәхси архивыннан

Берәүләр документларсыз, арзанрак бәягә кош алып харап булды, икенчеләр кыр үрдәкләре вирус йоктыру аркасында кош мөлкәтеннән колак какты.

Иске Чүпрәледән Резидә Төхфәтуллина гаиләсе өч мең баш казын югалткан. Узган ел «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе каз өмәсенә барган хуҗалык булып чыкты бу. Резидә һәм Фәнис Төхфәтуллиннар бу хәсрәтне бик авыр кичергән. Борчылудан хәлләре китеп, икесе дә хастаханәгә кергәннәр.

— Былтыр «Татар-информ» миңа бәйрәм ясарга килгән иде, быел менә нәрсә булып куйды. Шушы хәлдән хәлем бик китте, йөрәккә бәрде. Мин хастаханәдә ятам. Әле менә системадан чыктым гына. Уколлар белән мине көч-хәлгә коткарып калдылар. Төнге бердә «үләм» дип, ашыгыч ярдәмгә килгән идем. Өч мең баш бит, ничек бетеренмисең, күпме капитал кергән, үзебезнең 1,8 млн запас акчабыз бар иде, шуны керттек. Хәзер бурычка кердек, шул бурычларны сорарга тотындылар, шулар башыма бәрде, чак инсульт булмый калды. Бер инсульт булган иде, тагын булмасын дип саклап кына тордылар. Рәхмәт инде табибларга. Рәхмәт Илгизәр Рөстәмович дигән врачка, мине коткарып калды.

Ирем белән икебез дә хастаханәгә эләктек. Кермәслек тә түгел монда, депрессиягә бирелеп, асылыныр дәрәҗәгә җиткән идем. Яшисем килми, асылынам дигән уй да килгән иде башка. Ирем Ульяновскида ята. Ул миннән дә авыр кичерде бу әйберне, — дип сөйләде Резидә апа.

«Казларның аяклары өшемәсен дип, ферманы асларына җылыткычлар куеп ясаган идек»

Төхфәтуллиннар казларны июльдә Марий Элдан сатып алганнар. Башлаучы фермер буларак, Хөкүмәттән өч миллион грант та откан булганнар.

— Документлары, бөтен нәрсәсе бар. Өч млн сум грант белән яңа абзарлар төзегән идек. Кем белгән бу гриппның килгәнен?! Анда елгада кыр үрдәкләре бар, шулардан күчкән, диделәр.

Безнең җирләр матур шундый, глава безгә башта бер гектар, аннары өч гектар җир бирде. «Рәхәтләнеп үстерегез, янында елгасы агып тора, яшеллек, шундый матур табигать почмагы», - диде, ахыры нәрсә булып бетте менә. Суяр вакыт җиткәч кенә әрәм булдылар.

Башта икәү үлде, аннары тагын икәү, ветлабораториягә киттек, аннары Казанга җибәрдек. 23е сәгать 3тә грипп дип расладылар. Ул көнне, анализ нәтиҗәсен белгәнче, ничек таң атканны үзем генә беләм, бер көне дә мең ел булып тоелды, — дип уртаклашты Резидә ханым.

Унбиш ел каз асраучы Төхфәтуллиннар былтыр 500 каз үстергән, быел баш санын өч меңгә җиткергәннәр. Моның өчен грант акчасына Яңа Чүпрәледә яңа абзар да төзегәннәр.

— Фермабыз заманча, яхшы иде. Районда андый бүтән юктыр, әле республикада да юктыр. Сендвич-панельдан, эче ап-ак, тышы зәп-зәңгәр, чиста, ялт иткән, нарат исе аңкып тора, түшәме, җимлекләре — бөтенесе нараттан. Нарат йомычкасын сибә идек. Шуның кадәр яхшы, рәхәтләнеп эшләргә генә иде. Бөтен көч шунда кертелгән бит, без бит аны бер елга гына дип ясамадык. Аяклары өшемәсен дип, асларына җылыткычлар куеп ясадык.

Ничек онытасың ди бу хәсрәтне?! Җәем шунда үтте, иртәнге 4тә бара идем, төнге 11дә кайта идем, алар оланнарым кебек иде, мине килеп кочаклый иделәр. «Галь-галь, лил-лил» дип дәшкәч, чабып килә иделәр яныма. Үземнең балам булмагач, алар миңа балаларым кебек иде, — дип ачыргаланып өзгәләнде Резидә апа.

Бүген гаилә югалтуларын каплар өчен компенсация көтә.

— Компенсация була диделәр, кайчан, күпме икәнлеге билгесез. Сынауларны күп үткән инде, яндык та, авариягә дә очрадык, монысы гына җитмәгән булган. Компенсацияне тизрәк бирсеннәр иде, бурычка да кердек бит, хәзер кешеләр бурычларын сорый башладылар, шул да нервама бәрә, — диде ул.

Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов Төхфәтуллиннарның каз бәбкәләрен Марий Элдан тиешле документлар белән алганнарын раслады.

– Бөтенесе тәртиптә, казларны ИП «Лотфуллин”нан июльдә үк алган булганнар. Чирле булса, алар күптән үләр иде. Моңарчы сәламәт булган. Монда версия шул: кыргый үрдәкләр йөзеп йөргән җирдә аларның казлары да коенган һәм контакт булган. Ноябрь башында суярга җыенып йөриләр иде инде. Суярга дип үстереп, шундый фаҗига килеп чыккач, шок булды инде аларда. Яндырылган урында 2-3 тапкыр дезинфекция ясалды.

Хәзер без грипп килү куркынычы янаган хуҗалыкларга бардык, анда дүрт авыл керә. Тавыкларны ябарга дип, имзалар алып, белешмәлекләр тараттык. Тавыкларны, казларның халәтләрен карадык. Алар абзарда тотылырга тиеш. Күбесе хәзер суелып та бара инде, — диде Айрат Иматдинов.

«Авыз бер генә пешә, көн дә пешми»

Буа районындагы «Хәйруллов» фермер хуҗалыгында инфекция ни сәбәпле чыккан? Моңа Чувашия Республикасыннан ветеринария документларыннан башка кергән авыру үрдәкләр сәбәпче булганы билгеле.

Буа ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Әхмәтов 1037 баш кош яндырылганын әйтте. 920 каз һәм 117 үрдәк.

— Фермерның гаебе шул: ул кошларны документларсыз алган, соңрак тагын өстәп алып кайткан. Аның казы да Тәтештән документсыз кайткан, җәй көне накладной гына алган, бүтән документы юк. Шуңа күрә без аның, дөресен генә әйткәндә, каз алганын да белә алмадык. Көз көне Чувашстаннан үрдәк алган һәм алар авыру булып чыккан. Сетка белән бүлеп алган да, бер ягында казлар, икенче ягында үрдәкләр тотылган.

27 сентябрьдә алган булган, 6 октябрьгә кадәр 8-9 үрдәге үлгән. Башта хәбәр бирмәде ул, аннары казлары да үлә башлагач, хәбәр килде. Анализлар алдык, Казаннан 7се көне кичен кош гриппы дигән хәбәр килде. Карантинга яптык. Иртән яндырырга тотындык.

Кош алган очракта да, үрдәкләрне карантинда аерым тоткан булса, казлары исән кала иде. Беренче хатасы — документсыз алган, икенчедән, карантинга куймаган. Нинди хайван алып кайтсаң да, 30 көн карантинда торырга тиеш. 30 көн эчендә тикшерәбез, канын алабыз, аннары гына гомуми баш санына кушарга ярый.

Хуҗалык бу очракта салкын караган. Руслар әйтмешли, «авось» дигән әйбер бар бит, «үтәр әле» диләр. Авыз бер генә пешә, көн дә пешми ул.

Карантин вакыты - 21 көн. Без хәзер карантинны салдыру турында хат язабыз да, аннары ТР Президенты Указы белән карантин гамәлдән чыгарылачак.

Куркыныч янаган зона — 5 км, күзәтелә торган зона — 10 км. Халыкка кош-кортны урамга чыгармаска куштык. Халык аңлы хәзер, шундый зур фаҗига булгач, аңлый башладылар. Күбесе кошларын абзарга япты, кемнең ябар урыны юк, бакчага ябып, кошлар төшмәслек итеп, сеткалар белән уратып алдылар. Үрдәкләр бик аз кешедә калды, казлар гына калып бара. Казларны ноябрь аенда суя идек, хәзер казны да иртәрәк суя башладылар. Бер атна роль уйнамый. Халык барыбер борчыла инде, шуңа күрә суйгач, базарда сатарга рөхсәт бирдек, — дип сөйләде берләшмә җитәкчесе.

«Башка таяк белән сукмыйча уйламыйбыз шул»

Мөслим районы Дусай авылында «Лиза Шакирҗанова» фермер хуҗалыгында 4279 баш кош булган, үлмәгәннәреннән калганы — 3410 башы укол кадап яндырылган. Без гаилә башлыгы Рамил Шакирҗанов белән сөйләштек. Тавышы уртача көр иде, сизелеп тора, төшенкелеккә бирелмәгән, үз-үзен кулга алган.

— Кошчылык белән 7-8 ел шөгыльләнәм инде. Көтүлекләрне сетка белән уратып алган идем. 10 сентябрьдән буада, рәхәттә яттылар, асты шифер, кырыйлары, өсләре рабица белән әйләндереп алынган иде. Дөрес, кырыенда кыр үрдәкләре йөрде. Үрдәкләрдән йоккан дип баралар.

Авырый башлагач, кем уйлаган инде анны грипп дип?! Башта агуланганмы соң болар, дип уйладым. 1-2 көн ашаудан туктадылар. Беренче көнне унбишләп үлделәр. Башка таяк белән сукмыйча, уйламыйбыз бит инде. Югыйсә, октябрь башында Буадагы хәлләрне ишеткән идем.

Аңгыраеп йөрделәр дә, төнлә күпләп үлгәннәр. Үлгәннәрне капчыкларга тутырып бардык. Икенче көнне үлмәгәннәренә укол кададылар, шунда ук үлә дә, чокыр казып яндырып бетердек. Әллә ничә машина белән дезинфекция үткәрделәр.

Бу атнада суярга тиеш идем, бер атнага соңга калдым. Иртәрәк суймадым дип тә үкенмим инде, чирле булгач, нишләтер идем аларны. Дөньяга тарату әйбәт түгел бит инде. 41 тонна бодай да бар иде әле, аны да яндырдылар, чокырга күмеп, дезинфекция ясап куйдылар. Ярый, нишлисең, башка килмәсен инде… Хәзер тынычландык инде, бик борчылган идек башта. Казның чирләвен күрсәң, үзең елыйсың анда. Кайсы канатын кага, каңгылдамыйлар, акыралар - куркыныч инде. Искә төшерәсе дә килми. Куркыныч хәлләр. 57 яшьтә йөрәккә якын алып булмый инде хәзер, битарафрак та булырга кирәк. Каз үлде дип, үзеңә үлеп булмый. Яшәргә кирәк бит, балалар бар, 17 яшьлек өйләнмәгән малай бар әле.

Кыр үрдәгеннән йогарга мөмкин дигәнне ишеткәнем бар иде, тавыкларга гына дип уйлый идем, казларга йокканы юк дип сөйлиләр иде. Каз алып булырмы алга таба, карарбыз инде, дөньялар күрсәтер киләсе елга, — диде Рамил Шакирҗанов.

Мөслим районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Фазлыев әйтүенчә, Шакирҗановларның казларына грипп кыр үрдәкләреннән йоккан дип фаразлана. Казларны ашату, эшчеләргә хезмәт хаклары түләүне кертеп, гомуми зыян ун миллионга якын дип исәпләнә.

— Биш авыл куркыныч янаган зона итеп билгеләнде. Һәр өйгә кереп, белешмәлекләр таратылды. Кош-кортларны урамга чыгармаска кушылды. Контакт булмасын дип, күзәтү зонасында да хезмәткәрләр һәр өйгә кереп, халыкның имзаларын алып, белешмәлекләр өләштеләр. Ветеринария хезмәткәрләре әйтүенчә, чыннан да урамда кош-корт күренми.

Кош гриппы булганы юк иде әле. Бер елны кайсыдыр төбәктән күркә ите белән кайткан иде, аны сатудан йолып алдык та, бүтән андый очраклар булмады. Хәзер «Меркурий» системасыннан барысы күренә, продукцияне тикшерү җайлы.

Быел шушы хәлдән соң, һәр хуҗалыктан 25әр проба алынды, Казанда лабораториядә тикшертәбез. Аучылар аткан үрдәкләрнең анализлары да Казанга җибәрелде, тискәре нәтиҗә килде, — диде Айрат Фазлыев.

Ветеринария хезмәткәрләре йорт кошлары асраучыларга уяу булырга киңәш итә. Теләсә нинди терлек яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк. Алданмас өчен, сатучының машина номерын, исем-фамилиясен, телефон номерын язып алырга да мөмкин. 

Кош гриппы билгеләре

Инкубацион чор — 20 сәгатьтән җиде тәүлеккә кадәр.

Авыру кошның билгеләре: ашаудан баш тарту, сусау, күзләрен йому, баш шешү, башын аска иеп тору, яшь агу, каурыйлары кабару, үләр алдыннан кикрик, алкалары зәңгәрләнү, сулышы гыжлап тору, йомырка салмый башлау.

Тән температурасы 44 градуска кадәр күтәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100