Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер литр ягулык алу өчен ике литр сөт җитештерәбез» - хуҗалыклар малларын киметерме?

Ел коры килгәч, терлек азыгына бәя ким дигәндә 25 процентка артты. Шул ук вакытта җитештерелгән сөт һәм итнең бәясе үзгәрмәде. Ә чыгымнар ягында әле бәясе арткан ягулык та бар. Сыер тоту кыйммәткә чыга. Авылларда «сыерны бетерәбез инде» дигән сүзләр ишетелә, ә хуҗалыкларга мал башын киметергә рөхсәт юк.

news_top_970_100
«Бер литр ягулык алу өчен ике литр сөт җитештерәбез» - хуҗалыклар малларын киметерме?
Салават Камалетдинов

Икмәккә һәм терлек азыгына бәя арту үсемлекчелек белән шөгыльләнгән хуҗалыклар өчен сөенеч булса, мал тотучылар өчен бәйрәм түгел. Шәхси хуҗалыкларга андый-мондый ярдәм дә булмас инде.

«Сыерны бетерүчеләр бар инде, санын киметәләр»

Буа районы Суыксу авылында яшәүче Гөлия Салихова сигез-тугыз баш мал асрый, шуларның өчесе — сыер. Уйлар сыер башын киметү ягына юнәлгән.

Терлеккә азыкны сатып та алабыз, үзебез дә әзерлибез, пай җирләре бар. Терлек азыгына бәя сизелерлек артты. Хәзер бер төргәк печән 1500 сум тора, узган елда 1200 тирәсе иде. Терлекләрне әкренләп киметәбез инде, хәзер алай күп асрап булмый. Бәяләр үсә бара бит, олыгаябыз да инде. Дүрт сыер тоткан вакыт та булды, — дип сөйләде ул.

Димәк, печән бәясе 25 процентка арткан. Сөтне алар 23 сумнан тапшыра. Сөт пропорциональ артса, 28 булыр иде. Юк инде.

Кама Тамагы районы Кече Карамал авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Гыйльмуллина дүрт сыер тота.

Икмәкләрне сатып алдык, азыкны үзебез әзерләдек. Арпа, бодайлар 18 сумга кадәр җитте. Сөт 21 сум булганда 18 сумнан икмәк алу бик кыйммәткә чыга. Икмәкләр алдык инде хәзер, шуңа мал санын киметергә уйламыйбыз. Шул азык белән кыш чыгасы иде инде. Иткә бәя арта башлады кебек, 370 сумнарга күтәрелсә иде дип көтеп торабыз. Сыерны бетерүчеләр дә бар инде, санын киметәләр, — диде ул.

«Авыл халкы печән сорый»

Арча районы Гөберчәк авылында яшәүче Халидә Габидуллина биш сыер тота.

Без ашлыкны сатып алдык, бәясе бик сизелде. Саламны да сатып алдык. Печән белән авырлык булмады. Үзебезнең пай җиренә печән чәчәбез. Артык калганын сатабыз. Үзебез дә бераз кыйммәткәрәк саттык. «Печәнегез бармы?» — дип сорап килүчеләр бар. Бер хуҗалык бездән сатып алган иде, шул авыл халкы да сорый башлады, үзебезнең авылдан да сорыйлар. Әле күршедәге бер апага кертеп бирәсе бар. Бөтен кешенең дә сатып алырга мөмкинлеге юк бит, ярдәмләшмичә булмый.

Пай җире печәненә генә ышанып утырып булмый, аланлык, үзәнлекләрдән чабып та алып кайттык. Биш сыер тотабыз, чыгымнарны капларга кирәк. Менә уйлап карагыз: бер литр ягулык алу өчен ике литр ярым сөт җитештерергә кирәк. Терлек саны кимер инде. Сыерларны киметүчеләр бар. Пай җире һәм аны эшкәртергә техника булса, җиңелрәк әле, — дип сөйләде ул.

«Бездә азык җитәрлек әзерләнгән»

Шәхси булмаган хуҗалыкларга күз салыйк. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, барлык запасларны да исәпкә алганда, иң аз күләмдә терлек азыгы Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында тупланган. Иң күп күләмдә мал азыгы белән тәэмин ителгән районнар: Бөгелмә, Алабуга Тәтеш.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов сүзләренчә, аларда терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Ул бу күрсәткечләрнең районда терлек саны кимү белән дә бәйле икәнен әйтте. «Искеләрен» сатып, яңаларын алырга җыеналар.

Бездә азык җитәрлек әзерләнгән. Маллар азык белән 100 процентка тәэмин ителгән. Әле терлек саны кими, чөнки бездә инвестор үзгәрде. Алар яңа комплекслар төзергә җыена, анда инде токымлы таналар кайтачак. Анда тәүлегенә 110 тонна сөт булыр дип көтәбез. Тагын бер инвестор комплекс төзи. Бер-ике елдан соң районда сөт булачак инде, — ди ул.

«Шәхси хуҗалыклар мал башын киметер дип уйлыйм»

Буа районындагы «Авангард» хуҗалыгында алты меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Шулай да, анда азык җитми дип зарланмыйлар. Хуҗалыкның баш агрономы Хәмит Вәгыйзович шәхси хуҗалыкларда маллар саны кимер дип фаразлый.

Без ел саен терлек азыгын ел ярымга җитәрлек итеп әзерлибез. Быел ел ярымлык җыя алмадык, әлбәттә, әмма былтыргыдан калган запасларны исәпкә алганда, азык җитә. Әле тагын 800 баш тана алабыз. Кыш көне ашатып чыгарга азык җитәчәк.

Барлык хуҗалыклар да күпмедер күләмдә азык әзерләгән инде. Азрак булганнары, бәлки, көнлек азык күләмен киметер. Ул очракта сөт тә, авырлык та кими, әлбәттә. Барыбер кышлап чыгарга азык җитәрлектер дип уйлыйм. Әле кукуруз начар гына торган иде, соңыннан яхшырып китте дә, күп кенә хуҗалыклар кукуруздан силос салды.

Хуҗалыклар терлек башын ничек тә саклап калыр дип уйлыйм. Ә шәхси хуҗалыкларда кимер, чөнки печән, фураж, икмәк кыйммәтләнде. Сөт, ит бәясе шул килеш калды. Халык арасында «сыерны бетерербез инде» дигән сүзләр йөри. Узган ел белән чагыштырганда, печән бәясе 20-50 процентка артты. Уңыш булмады бит. Кукуруз ферма терлегенә ярый, ә шәхсиләргә печән, салам, фураж кирәк. Барысын да кыйммәт бәядән сатып алдылар, ә сөт артмагач, зыян кына күрәләр. Фермалар бер-берсенә ярдәм итәрләр, хөкүмәт дә ярдәм күрсәтер. Шәхси хуҗалыклар мал башын киметер, — дип сөйләде ул.

«Малны сатканчы җитмеш җиде тапкыр уйларга кирәк»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сүзләренчә, киләчәктә бәяләр тигезләнәчәк.

Сөт, ит җитештергәндә сарыф ителә торган чыгымнарның 70 проценты ризыкка туры килә. Ризыкка бәя күтәрелү җитештерелгән продукция бәясенә дә тәэсир итми калмас. Сөт, ит продукцияләренә бәя күтәрелер, бер тигезләшү булачак. Терлекләрнең баш санын киметмәс өчен ике этәргеч бар дип уйлыйм. Малны юкка гына «мал» дип атамаганнар, татарда «хайван» димиләр бит. Без аны байлык итеп кабул итәбез. Баш санын саклап калган кеше өчен югалту булмас, байлык җитештерүче кеше оттырмас. Бәрәңге, кәбестәнең сатып алу бәясе дә артты бит, аны үстергән кеше оттырмады, сатып алучыга гына авыррак.

Соңгы ике елда базар мөнәсәбәтләрендәге вазгыятькә бик күп көчләр тәэсир итте, шул исәптән пандемия дә. Миңа калса, баш санын сакларга кирәк. Булачак ярдәмнәрне бюджетка керттек, әлбәттә, субсидияләр биреләчәк.

Сугыш заманында да сыер тоткан кеше исән-сау калган. Чыгып малны сатканчы, җиде тапкыр түгел, җитмеш җиде тапкыр уйларга кирәк.

Яңгырлар ява, җирдә дым бар, киләсе ел начар булмас. Шул ук вакытта күтәрелгән бәя, гадәттә, төшми. Ул керем өлешен тәэмин итәчәк. Киләчәктә тигезләшү булачак.

Кием сатып алуны, телевизор карауны киметергә мөмкин, ә ашауны киметеп булмый бит. Табынның төп өлешен тәшкил иткән ризыклар билгеле: ит, сөт, бәрәңге, икмәк һәрвакыт өстәлдә. Аларга ихтыяҗ зур, — дип сөйләде депутат.

Субсидияләр биреләчәк

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19 октябрьгә биргән мәгълүмат буенча, республикада барлыгы 1137,7 тонна терлек азыгы әзерләнгән. Шул исәптән 481,8 тонна печән (еллык ихтыяҗның 150%ы), 1 млн 897 мең тонна сенаж (81%), силос — 1 млн 625 мең тонна (63%). Болар барысы да терлек азыгына булган ихтыяҗның 72 процентын каплый.

Яңа уңышны гына санаганда, бер баш малга 21,58 центнер азык туры килә. Узган елдан калган запасларны исәпкә алганда, бер баш малга 28,3 центнер азык туры килә, ул очракта план 94 процентка үтәлә.

Май башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре 9,4 млрд сумлык терлек азыгы сатып алган. Мөгезле эре терлеккә Марий Эл республикасы, Самара, Киров өлкәләреннән 700 млн сумлык азык сатып алынган. Сатып алынган продукциянең уртача бәясе (бер тонна өчен): печән — 3 745 сум, сенаж 2 252 сум, фураж — 18 300 сум.

Сатып алынган терлек азыгына субсидияләр биреләчәк. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә сыер өчен азык сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирү тәртибе эшләнә.

«Федераль һәм республика бюджетыннан сөт бирә торган мөгезле эре терлеккә азык сатып алу өчен бүлеп бирелә торган субсидияләр терлекләрнең баш санын саклап калу һәм терлекчелек продукциясенең үзкыйммәтен киметү өчен яхшы ярдәм булачак», — дип ышандыралар министрлыкта.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100