Аномаль кыш Татарстан басуларындагы уҗымнарга ничек тәэсир итә?

Татарстанда уҗымнар нинди хәлдә һәм аномаль җылы кышның куркынычы бармы? Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина һәм Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров сөйләде.

«Уҗымнар начар хәлдә дип әйтеп булмый»

Татарстанда гыйнварның беренче декадасы гадәттәгедән 8-10 градуска җылырак булды. Әмма аномаль җылы булуга карамастан, хәзерге вакытта республика басуларында уҗым чәчүлекләре яхшы хәлдә, ди Любовь Занина.

«Белгечләр атна саен районнарда уҗым культураларын тикшерә. Һәм без бу мәгълүматны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим итәбез, анда аларны анализлыйлар, — диде ул. — Татарстанда уҗым мәйданнары якынча 500 мең гектарны тәшкил итә. Уҗымнарның торышы буенча барлык районнар да бер үк дәрәҗәдә диярлек. Вазгыять яхшырак яки начаррак булган районнар юк».

Любовь Занина әйтүенчә, үсемлекләрнең яшь үрентеләре тирәсендәге туфрак температурасы — тискәре. «Плюслы температуралар юк. Шуңа күрә үсемлекләрнең иртәрәк үсүе күзәтелми. Алар йокы халәтендә, — диде ул. — Шәһәр читендә һава температурасы бөтенләй башка. Басуларга караганда, шәһәрдә җылырак. Әгәр шәһәрдә температура биш градус җылыга җитә икән, бу кырларда да шулай ук дигән сүз түгел».

Хәзерге һава шартлары аркасында уҗым культураларына әлегә куркыныч янамавын Марсель Таһиров та раслады. «Бу кыш гадәти түгел. Һаваның уртача айлык температурасы җылырак. Ләкин уҗымнар кар белән капланган, алар суыткычтагы кебек. Ягъни, алар кар астында яхшы саклана. Шуңа күрә, бүген уҗымнар начар хәлдә дип әйтеп булмый. Мондый хәл күзәтелми. Фактлар белән эшләргә кирәк», — диде ул.

«Боз катламы уҗымнарга куркыныч тудыра»

Марсель Таһиров сүзләренчә, уҗым культураларын саклап калу өчен үсемлекләрдәге шикәр күләме мөһим. «Көзлектән 25-30 процент чамасы шикәр тупланды. Бу — уҗымнар кышлау өчен яхшы күрсәткеч», — диде ул.

«Шикәр булу үсемлекләрне кышлауга чыдам итә. Шуңа күрә уҗым культураларының торышын анализлаганда, бу күрсәткеч һичшиксез карала. Хәзерге вакытта уҗымнардагы шикәр күләме 20-30 процент аралыгында тирбәлә. Бу бик яхшы. Әгәр бу күрсәткеч төшә икән, менә ул вакытта үсемлекләрнең күпләп һәлак булуы турында уйланырга була. Әмма бүген бу күрсәткеч нормада», — диде Любовь Занина.

Мәсәлән, Кама алды зонасында уҗымнардагы шикәр күләме 23-28 процент тирәсе, Көнбатыш Кама аръягында 21-29 процент, Көнчыгыш Кама аръягында 15-32 процент.

«Барысы да уҗымнарның кышлауга кергәндә нинди халәттә булуына бәйле. Мәсәлән, соң чәчелгән икән, үсемлекләр кышка зәгыйфьрәк булып керә. Шуңа күрә алардагы шикәр күләме, чыныгу чорын узган уҗымнарга караганда азрак», — диде ул.

Татарстанның «Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, уҗымнарга төп куркынычны боз катламы тудыра. Аның калынлыгы артса, үсемлекләрнең сулыш алу процесслары бозылырга мөмкин. «Аларга сулау авыр булачак. Һәм сулыш алу көчәйгән саен, үсемлек яфракларындагы шикәр дә сарыф ителә», — диде ул.

«Уҗымнардагы шикәрнең критик дәрәҗәдә кимүе күзәтелми»

Әлегә кырларда боз катламы кечкенә — ике сантиметр чамасы. Һәм ул уҗымнарга зур куркыныч тудырмый, диде Любовь Занина.

«Әгәр боз катламы өч сантиметрдан артса һәм ул кырларда өч атна дәвамында ятса, бу үсемлекләрнең 40 процентын һәлак итәчәк. Барысы да температура уйнауга бәйле. Көндез җылы, төнлә салкын булу боз катламын булдырырга мөмкин. Без атна саен температура режимын күзәтәбез. Әгәр боз катламы калынайса, борчылырга кирәк», — иде ул.

Аномаль җылы һава торышы үсемлекләрнең яшь үрентеләре чыккан тирәнлектә туфрак температурасына минус биш градуска кадәр төшәргә ирек бирми. Шул сәбәпле, туклыклы матдәләр күпләп сарыф ителә, чөнки үсемлекләр көчәнеп сулый башлый. Һәм мондый һава торышы озак торса, үсемлекләрнең кышлауга чыдамлылыгы кимиячәк, диде әңгәмәдәш.

Идел алды зонасында кырлардагы кар катламы 2-12 сантиметр тирәсе, боз катламы юк. Ә Көнчыгыш Кама аръягында боз катламы нибары 1 сантиметрга кадәр генә. Көньяк-көнчыгыш Кама аръягы зонасында кар катламы 1-20 см. «Туфракның яшь үрентеләр тирәнлегендәге температурасы бөтен җирдә дә минус 1-5 градус. Һәм шикәрнең критик дәрәҗәдә кимүе дә күзәтелми. Узган атнада үсемлекләрнең яшәүгә сәләтен тикшердек, ул яхшы — 96-98 процент», — диде Любовь Занина.

«Һава торышын күзәтәсе генә кала»

Хәзер һава торышы уҗымнарга әллә ни йогынты ясамаса да, киләчәктә тәэсир итәргә мөмкин, диде Марсель Таһиров.

Любовь Занина әйтүенчә, «бу очракта үсемлекләргә берничек тә ярдәм итеп булмаячак».«Уҗымнарның торышына йогынты ясый алабызмы? Монда кешегә бер нәрсә дә бәйле түгел. Үсемлекләр бик нәзберек, ә калын боз катламын вату өчен техника кертсәк, барлык чәчүлекләр һәлак булырга мөмкин. Шуңа күрә һава торышын күзәтеп торасы гына кала. Синоптиклар әле кар явачак һәм салкыннар булачак дип өметләндерә. Шулай да барысы да температура тирбәлешенә бәйле», — диде ул.

Аның сүзләренчә, «уҗымнарның күбесе кышка яхшы хәлдә кергән», чөнки күпчелек районнарда яңгырлар яуган һәм бу җитәрлек күләмдә дым биргән. «Моны 2018 елның көзе белән чагыштырып булмый, ул вакытта коры һава торышы булды. Һәм үсемлекләр хәлсез килеш кышка керде, җитәрлек күләмдә дым, шикәр туплый алмады. Шуңа күрә 2019 елның язында уҗым чәчүлекләре күпләп һәлак булды. 200 мең гектардан артык мәйданда уҗым юкка чыкты», — диде Россельхозцентр җитәкчесе урынбасары.

Хәзер республикада уҗымнарның 3 проценты һәлак булган, диде ул. «Югалтулар кайбер зоналарда 0,4, калганнарында 1,5, кайдадыр 3 процент, әмма күп түгел. Һәм бу минималь төшүнең уртасы да түгел», — диде ул.

Любовь Занина Татарстан уңышсыз калмаячак дип ышана. «Уңыш булачак, хафаланырга урын юк. 2018 елның көзе авыр булды, шуңа да карамастан 2019 елда икмәкле булдык, уңыш яхшы иде. Быел да һава торышы сынатмас дип өметләнәбез», — диде ул.

Ә менә Марсель Таһиров уңышка бәйле фаразлар ясамады. «Актив вегетация чоры башланачак, шуннан бер атнадан соң шытымнарның яшелме, карамы икәнен күрәчәкбез. Бу апрельдә була. Узган елда күпләр яхшы шытымнар ала алмады, әмма анда башка сәбәпләр бар иде. Бу уҗымнар кышлауга уңай шартларда керде», — диде ул.

«Һәлак булган уҗымнар өчен компенсацияне чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыклар гына алачак»

2018 елда Татарстанда 2019 елгы уңыш өчен 580 мең гектарда уҗым чәчелде. Ләкин һава шартлары уңай булмау сәбәпле, 218 мең гектар мәйдандагы уҗымнар һәлак булды.

Узган елның декабрь азагында Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте республикага әлеге гадәттән тыш хәл аркасында килгән зыянны компенсацияләү өчен 120 млн сум бүлеп бирергә карар кылган. Әмма федераль бюджеттан компенсацияне чәчүлекләрен иминиятләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.

«Тотылган чыгымнарны кайтару өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан барлыгы 1,6 млрд сумлык документлар җыелган. Алар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында экспертиза узган. Һәлак булган уҗымнарның 12,5 мең гектар чәчүлекләре генә иминиятләштерелгән булган», — диделәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика агрономия киңәшмәсендә әйткәнчә, «агроиминиятләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре, шул исәптән республика өчен дә аеруча мөһим. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен начар һава шартларыннан курыкмыйча тотрыклы эшчәнлек алып бару, керемнәрне алдан фаразлау мөмкинлеге булып тора».

Моннан тыш, дәүләт ярдәме дә бар. Алар буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминият премияләрен түләүгә тоткан чыгымнарның 95 проценты кайтара ала.