Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов: «Авылда халыкның иң фидакярләре, иң тырышлары һәм иң сабырлары яши»

Татарстан премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ”га интервьюсында быелгы уңышны тыйнак, әмма матур нәтиҗә дип бәяләде һәм алдагы елга фаразлар турында сөйләде.

news_top_970_100
Марат Әхмәтов: «Авылда халыкның иң фидакярләре, иң тырышлары һәм иң сабырлары яши»

Марат Әхмәтов интервьюсындагы төп фикерләр:

1. 2018 елга бәя: матур нәтиҗә булган тыйнак уңыш.
2. 2019 елга төп максат: хезмәт хакын арттыру.
3. Уҗымнарның торышы һәм 2019 ел уңышына фаразлар.
4. 2019 елда Татарстанда нинди авыл хуҗалыгы комплекслары төзеләчәк?
5. Җитен үстерү табышлымы?
6. Борай игү хакында.
7. Татар халкының милли стратегиясе: “Телне саклауга үзебездән тотынырга кирәк”.
8. “Гади эш башкаручыдан күп әйбер тора, җитәкчедән тагы да күбрәк”.
9. Дәүләт ярдәме турында: теләк мөһимрәкме, акчамы?
10. Кадрлар мәсьәләсе: “Хезмәт хакы артса, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителер иде”.
11. Дуңгыз турында: “Икътисад ягыннан караганда, начар проект түгел”.
12. "Минималь сатып алу бәясе турында закон булса, авыл хуҗалыгындагы һәр өлкә дә табышлы”.
13. “Авыл җирендә халыкның иң фидакярләре яши”.

2018 ел нәтиҗәсе: матур нәтиҗә булган тыйнак уңыш

- Марат Готыфович, быел Татарстан авыл хезмәтчәннәре көтелгән кадәр уңышка ирешә алмады. Шулай да елның сезнең өчен уңышлы дип санаган берничә позициясен әйтеп китсәгез иде. Сез нәрсәләрне уңыш дип атар идегез?

- Мин елны уңышсыз дип әйтә алмыйм. Табигать никадәр генә көйсез килүгә карамастан, без республикабызның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерерлек күләмдә иген уңышы үстереп, җыеп алдык. Гәрчә җәй дәвамында явым-төшем гадәти елларныкына караганда ике мәртәбә ким булуга карамастан.

Без бу коры елларның ниндидер бер гыйбрәт-тәҗрибәсен алып, җир белән дымны саклау мәсьәләсендә эшләү, үсемлекләрне бу шартларда тәрбияләү буенча хәйран гына яңа технологияләр, үзгәрешләр керттек. Һәм ул безгә быелгы катлаулы елда да 3 миллион 950 мең тонна күләмендә бөртекле ашлык җыйнап алырга мөмкинлек бирде. Мин моны бик зур хезмәт һәм матур нәтиҗә дип саныйм.

Дөрес, үткән рекордлы елны, 5 миллион тоннадан артык икмәк җыйган елны кабатлый алсак, бик шәп булган булыр иде. Гәрчә, без чыгымнар, хезмәт мәсьәләсендә ул елларныкы белән чагыштырганда һич кенә дә ким тырышлык күрсәтмәдек.

Терлекчелектә артык купшы булмаса да, тыйнак кына үсеш белән тәмамлыйбыз. Сөт җитештерү буенча 102 процент, ит җитештерү буенча 103 процент. Безнең алдагы елда да терлекчелекне тотрыклы үсештә итү өчен әйбәт кенә нигезебез бар. Гамәлгә кереп бара торган матур проектлар да бар һәм технологияне камилләштерү буенча да эзлекле эш алып барыла. Шуңа күрә терлекчелек алдагы елда үзен тагы да матуррак нәтиҗә белән күрсәтер дигән өметтә торам мин.

Дөрес, ел игенчелек буенча бик үк уңышлы түгел. Безнең сөрүлек җирләренең бары яртысы гына бөртекле ашлыкка кулланыла, ә калган өлешендә терлек азыгы, техник культуралар - май ала торганнары да, чөгендер кебекләре дә бар. Алар да рекордлы булмады. Быел көнбагыш белән рапска табигать шартлары да чагыштырмача уңайрак килде. Көзнең коры, кояшлы, җылы килү сәбәпле, ул өлгерә алды, вакытында җыеп алдык. Ул культуралар финанс ягыннан безнең авыл хуҗалыгы предприятеләрен хәйран гына терәде.

  • Кырдагы бодай - алтмыш пот, кайткач-суккач - алты пот. Татар халык мәкале

2019 елга максат: хезмәт хакын арттыру

Аның өстенә быел бит әле ашлыкка да бәя әйбәт иде. Авыл хуҗалыгының аның шундый кызыклы ягы бар: уңышың мулдан булса, аңа бәя юк, ә уңышың тыйнаграк булса, аңа бәя уңайрак. Быел игенчелектән керә торган акча кереме үткән елгы, рекордлы елныкы кебек күләмдә. Инде елы да рекордлы булып, бәясе дә быелгы кебек булса, ул тагын да уңайрак булган булыр иде. Чөнки безгә хезмәт хакы мәсьәләсендә бик зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Авыл җирендә эшләүче хезмәт кешесенең хезмәтенә хакны бик нык күтәрә алмасак, авылда хезмәт кешеләрен саклап калу мөмкинлеге бик чикле булачак.

Ул бүгенге көндә безнең төп проблемаларыбызның берсе. Җитештерү күрсәткечләре артыннан артык кумыйча, аның белән артык мавыкмыйча, җитештерүнең нәтиҗәлелеген, табышлылыгын күтәрү хисабына күбрәк хезмәт хакы түләү мөмкинлеге табарга кирәк. Аның юнәлешләре төрле: куәтле техника белән коралланыш та, җитештергән продукциянең сыйфатын һәм күләмен яхшырту аша аны отышлырак итеп сату да, хезмәтнең оештырылуы да. Алдагы елда максатыбыз беренче чиратта шушы мәсьәләдә кискен борылыш ясау.

  • Акчасыз кеше иссез чәчәк кебек. Татар халык мәкале

2019 елга фаразлар: “Һава торышын дөрес фаразлаучысы да юк”

- Быелгы уҗымнарның торышы ничек?

- Күңелдә берникадәр борчу бар. Шуңа тиңдәш чаралар күрергә туры киләчәк. Без быел кышка туфракның метр катламында дым запасының бик аз булуы белән кереп киттек. Хәтта Идел аръягы районнарында - Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы – хәйран гына мәйданнарда көзге чәчү культуралары тишелеп чыга алмады. Чыкканнары да соң гына, яңгырлар ява башлагач кына тишелеп, кызарып кына күренеп калды. Ул уҗымнарның язмышы әлегә шикле.

Туфракның метр катламындагы дым запасы алдагы елда игенчелек язмышы өчен бик мөһим фактор. Без кышкы явым-төшемне язын туфракка сеңдереп калдыру өчен күп мәйданнарда җирне тирән итеп эшкәртеп калырга тырыштык. Безнең көз һәм кыш айларында 250 мм дан артык явым-төшем бар, ә без аның бик аз өлешен генә җиргә йотып кала алабыз. Чөнки туң да була, өстәвенә сай гына эшкәрткән булсаң, ул шул тирәнлеккә генә сеңә дә, калган өлеше агып китә.

Ашламалар туплау мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирергә җыенабыз. Ул эшкә быел көздән үк тотындык. Үсемлекләргә вакытында тиешле тәрбия чараларын күрү өчен банклардан ташламалы кредитлар алачакбыз.

Киләсе елны тотрыклы итү өчен, ул мәсьәләдә без үзебезнең алдыбызга кыю максат куябыз. Ә инде җәйнең ничек киләчәген, әлбәттә белеп булмый. Дөресен әйткәндә, һава торышын дөрес фаразлаучысы да юк инде хәзер. Имеш-мимешләр белән генә яшәп булмый бит. Шуңа күрә без һава торышының быелгы - 2018 елгы кебек килүенә исәп тотып әзерлек чараларын күрергә тиешбез.

  • Кары калын кышның үләне калын булыр. Татар халык мәкале

2019 елда Татарстанда нинди авыл хуҗалыгы комплекслары төзеләчәк?

- Быел нинди зур объектлар төзү планлаштырыла?

- Көньяк-көнбатыш районнарда безнең эре инвесторларыбыз бик юк иде бит. Бөгелмә районына “ЭкоНива” компаниясе килә, аның җитәкчесе – Штефен. Алар өч эре сөт комплексы куячак. Ул кайсы урында урнашырга тиешлеге хәл ителгән. Яңа елның беренче көннәреннән анда җир эшләренә тотынырга тиешләр.

Алар һәр елны берәр сөт комплексы кую максаты белән килде. Проектның инвестиция суммасы 10 миллиард сумнан артыкны тәшкил итә. Ул компаниянең Воронеж, Курск өлкәләрендә, Төмәндә бик матур тәҗрибәләре бар инде. Ул безнең республикада һәм безгә чиктәш Оренбургта үзенең масштабын киңәйтергә җыена.

Бер комплекс 6 мең баш савым сыерга, ә калган икесе 3 әр мең башка исәпләнгән. Барлыгы 12 мең баш савым сыерга. Алдан кычкырган күкенең башы тишелгән ди, шуңа әле беренче чиратын күрергә кирәк. Аннан аларның кәефенә, мөмкинлегенә һәм базардагы сөт бәясенә карап, алдагылары буенча карар кабул ителер дип уйлыйм.

Казан сөт комбинатында бик көчле реконструкция бара. Алар тәүлеклек сөт кабул итү һәм эшкәртү технологиясен мең тоннага җиткерү белән шөгыльләнәләр. Алар инде миллиард сумнан артык акча керттеләр.

Безнең Мамадыш районындагы “Азык-төлек программасы” дигән компаниядә зур ике проект бар. Анда Рифат Мотыйгуллин дигән бик булдыклы егетебез эшли. Ул 10 мең баш терлек симертү комплексы, 2400 савым сыерга комплекс кую белән мәшгуль.

Аннан соң Лаеш районында “Мираторг” компаниясе белән бер проект гамәлгә куелачак.

“Агрокөч” җәмгыяте Азнакай районында 3 мең баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелешен башлап җибәрергә җыена.

Әлмәт районында Токарликов исемендәге хуҗалыкта 1100 башка сөтк комплексын куйганнар иде, ул матур гына эшләп китте. Хәзер 2 мең баш савым сыерга чираттагы комплексны проектлап йөриләр, ул эшкә киләсе җәйгә тотыну исәбе белән.

Зәй районында Россиядәге иң эре икмәк кабул итү предприятиесе буларак элеватор комплексы файдалануга тапшырылды. 150 мең тонна икмәкне кабул итә һәм саклый ала ул.

Бәлки киләсе елга Италия технологиясе белән биопласт проектын гамәлгә куя башларга мөмкин булыр дип уйлыйм. Азык-төлек төргәкләре полиэтиленнан, алар череми, бозылмый, калдык булып аяк астында чолганып йөри. Биопласт Европада бердәнбер проект булырга мөмкин. Чөгендерне эшкәрткәндә чыга торган патока дигән продукттан азык-төлек төргәге әзерләнә. Киләсе елда шушы проектка тотыну мөмкинлеге булырга мөмкин. Аның белән безнең ТАИФ компаниясе шөгыльләнә.

Киләсе елга ук тотынып булыр дип әйтә алмыйм, республикабызга ашлыкны тирән эшкәртү предприятиесе бик кирәк. Ул безгә ашлык базарында бәяне тотрыклы итү өчен булышыр иде.

Эре булмаган сөтчелек комплекслары белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар, алар ике дистәдән артык. Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Апас, Актаныш, Мөслим районнарында алар.

Мөслим районына “Август” дигән компания керде, игенчелектә бик матур гына үзгәрешләр ясап яталар. Алга таба сөтчелек комплексы белән дә шөгыльләнү бурычын куялар.

Республикабызда киләсе елда да бик күп шушындый проектлар гамәлдә булачак.

  • Сала бай булса, кала бай була. Татар халык мәкале

Җитен үстерү табышлымы?

- Марат Готыфович, Россия президентының матбугат конференциясендә җитен үстерү, эшкәртү турында сорау бирделәр. Ил башлыгы аны традицион культура дип атады. Татарстанга бу өлкә ни дәрәҗәдә кызыклы?

- Җитен Кама елгасының өске ягы районнарына - авыр, уңдырышсыз, балчыклы туфракка туры килә торган культура. Үзенә күрә әрсез культура. Дөрес,аның белән сугыш алды, сугыш арты елларында хәйран шөгыльләнгәннәр. Ул нефть һәм аның химия эшкәртү продукцияләре гамәлгә кергәнчегә кадәр чимал буларак бик кирәк булгандыр инде.

Җитен (лен) - сүс һәм май алу өчен үстерелә торган үсемлек. Безнең якларда Идел буе Болгар дәүләте заманнарыннан игелгән. Җитен сүсеннән тукымалар эшләнә. Җитен орлыгыннан алынган май ризык әзерләүдә кулланылган.

Бу культура белән күбрәк Мәскәү өлкәсе тирәләрендә - Ивановода, Ярославльдә, Вологдада шөгыльләнәләр дип ишетеп беләм. Аңа үзенә күрә зур булмаган күләмдә булса да, дәүләт ярдәме дә каралган.

Безнең республикада бу культура белән Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш районнары берникадәр мавыга. Әмма мин моны республиканың авыл хуҗалыгында тирән, тамырдан борылыш ясардай культура дип әйтә алмыйм. Моңа кадәр иккән тәҗрибә дә шуны күрсәтә. Аның дөрес, табышлылыгы бар, әмма ул үзенчәлекле культура. Аны җыю, эшкәртү өчен махсус завод кирәк. Дөрес, безнең Сабада кечкенә генә бер шундый предприятие бар. Аны үскәннән соң җыеп алу ул гадәти комбайннар белән эшләнә торган әйбер түгел. Аның махсус жаткалары булырга тиеш, хәйран гына кул эше дә таләп итә торган өлеше дә бар. Шушы ике-өч райондагы тәҗрибәне исәпкә алып, алардагы технологияне камилләштерә барып, аннан соң аларның табышлыгын караганнан соң, бәлки республика буенча махсус бер программа кирәк булырга мөмкин.

  • Җитен: «Тырмага ияреп тишелеп чыгар идем дә, кешедән оялам»,- дип әйтә, ди. Татар халык мәкале

“Борайны бетерергә җыенмыйбыз”

- Ә борай турында әйтә аласызмы? Аны беркайчан да телгә дә алынганы юк.

- Борай белән республика шөгыльләнә. Әмма зур, бихисап мәйданнарда түгел. Аңа ихтыяҗ да бик зур түгел, дөресен әйткәндә. Республикада, үзебездә игелә һәм җыела торган кадәр күләмдәге борай уңышын читкә дә сатып, үзебездә дә эшкәртеп, урнаштырып барабыз.

Борай (полба, спельта) - бодай ыругына керә торган бөртекле культура.

Ә болай караганда сәламәтлек өчен бик файдалы, аш яки бәлеш әзерләү өчен бик кулай ярма культурасы дип кабул итәбез, яратып ашыйбыз. Әмма аны зур күләмнәрдә җитештереп, эшкәртеп сата башласаң, аңа шулкадәр ихтыяҗ табып булыр микән, ул шик бар. Әмма ул культураны бетерергә җыенмыйбыз, аның белән шөгыльләнәбез. Хәзер бит борай бәлеше, борай ашы, борай боткасы ул безнең республикабызның үзенә күрә бер бренд ризыгына әйләнеп бара.

  • Бодай буласы җиргә борай булып калган. Татар халык мәкале

Татар халкының милли стратегиясе турында: “Телне саклауга үзебездән тотынырга кирәк”

- Марат Готыфович, хәзер бит татар халкының милли стратегиясен төзү турында сүз бара. Уйланганыгыз бармы шул хакта? Милләтне саклар өчен нинди пунктларны кертергә кирәк дип саныйсыз?

- Милли идеологияне мин тел дип кенә дә кабул итмим. Дөрес, аның нигезендә тел ятарга тиештер инде. Милләтара мөнәсәбәтләрнең һәм бер-беребез белән дус-тату яшәү принципларына килсәк, әлбәттә, ул яктан республикабыз тыныч. Инде телебезнең берникадәр аксый, тоныклана баруына килгәндә, әлбәттә, күңел борчыла. Гаепне каяндыр читтән эзләргә җыенмыйм. Без үзебез - татар егетләре, татар балалары, татар гаиләләре үзебезнең ана телебездә күбрәк аралашырга тиеш. Безнең күбебезнең күңеленә сеңәргә тиеш: ана телеңне камил белү – ул синең өстенлегең. Аны синең рухи байлыгын буларак кабул итәргә өйрәнергә кирәк, беренче чиратта, үзебезгә.

Һәм әлбәттә, әти-әниләр үзләренең балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә ана телеңне белү ул бит - дәрәҗә, ул - синең рухи эчтәлегең, ул - синең өстенлеген буларак кабул ителергә тиеш.

Ни өчендер инглиз телен камил белән торган яшьләрне очратсак, аларга сокланып карыйбыз: “Кара, ничек матур сөйләшә белә инглиз телендә”. Әле аның өстенә тагын берничә телне белсә: “Кара, ничә тел белә” дип, ул кешене даһиләштереп сөйләшәбез, шулай бит? Ә менә безгә үзебезгә ана телебезне камил белүебезне, матур сөйләшә белүебезне, татар әдәбиятыбызны эчтәлеге белән тирәннән белүебезне, аның белән кызыксынуыбызны һәм үзебезнең театр сәнгатен, музыка сәнгатен, милли сәнгатебезне, үзебезнеке итеп, рухыбыз белән кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Безгә беркем дә өстән - Мәскәүдән яки кайдандыр килеп телебезне ныгытып бирә алмый. Безгә ул бәхетне һич тә читтән эзләргә ярамый. Әлбәттә, тотынырга кирәк үзебездән. Министрдан, президенттан, хөкүмәт әгъзаларыннан. Без үз телебезгә үзебез никадәр рухи һәм бирелгән, шуннан бик күп нәрсә торачак.

Безнең шәхси үрнәккә дә бик күп кешеләр карап торалар. Мин үземә дә әйтәм - бик күп киңәшмәләрдә үземә дә татарча сөйләшү, аралашуны күбрәк кертергә кирәк. Ике татар булып, ниндидер әңгәмә корасың икән, русча кыланып сөйләшергә тырышуны мин инде дөрес гамәл дип санамыйм.

Дөрес, без дәүләт теле буларак та, илкүләм аралашу теле буларак та рус телен дә шулай ук камил белергә тиеш. Безнең рус теленә дә мөнәсәбәтебез нәкъ шулай булырга тиеш. Үзеңнең дәүләт телеңне камил белүне син үзеңнең рухи байлыгың дип санарга тиеш. Чөнки без шушы дәүләтнең, шушы илнең кешеләре, аның патриотлары, аны яратып, аның матур киләчәгенә өметләнеп яшибез, эшлибез. Һәрберебез үзенчә өлешен кертергә тырыша, шуңа күрә ул телне белү дә, әлбәттә, синең рухи ихтыяҗың булырга тиеш.

Бу шулай башка милләтләргә дә кагыла. Үз телеңне, әни телеңне камил белү ул сиңа башка телләрне белмәс өчен тискәре сәбәп була алмый, комачауламый. Бишәр-алтышар телне белә торган әллә нинди камил кешеләр бар. Ә без ике телне, өч телне белүдән куркабыз. Кешенең фикерләү, уйлау, өйрәнү, отып калу сәләте өч телне камил белергә мөмкинлек бирә. Тукта инде, монда татарча сөйләшергә ярамый, әйдә русча сөйлик әле дип, русча сөйләшергә тотынабыз. Ә югыйсә, республикада татар теле дә дәүләт теле. Алар да бит үз алларына максат куярга тиешләр: нигә мин бу аудиторияне мәҗбүр итәм, нигә минем аркада алар ватып-сындырып минем күңелне күрергә тиешләр, дип.

  • Теле барлар халык булган, теле юк лар балык булган. Татар халык мәкале

“Гади эш башкаручыдан күп әйбер тора, җитәкчедән тагы да күбрәк”

- Сез күпмедер дәрәҗәдә ул сорауга җавап та бирдегез инде. Наполеонның әйткән сүзе бар. Ул халыкка бик зур игелек китермәгән кеше булса да, шундый фикерен искә төшерәсе килә. Арысланнарны җитәкләгән сарык отряды сарык җитәкләгән арысланнар отрядына караганда көчлерәк. Сез авыл хуҗалыгында җитәкчеләрнең ролен ничек бәялисез?

- Безнең авыл хуҗалыгының язмышында, әлбәттә, министрдан да бик күп әйбер тора. Без инде үзебезнең эшчәнлектә төрле сәбәпләр эзлибез, аның аклану очраклары да бардыр. Әмма мин үземнән һәм мин туплаган командадан, аларның эшчәнлеген министр буларак ни дәрәҗәдә оештыруымнан күп әйбер тора. Аның өстенә, мин башка хезмәттәшләрем белән эшлекле мөнәсәбәтне ничек итеп корам: үтемлеме минем фикерем, сүзем. Алар белән сөйләшкәндә кемнедер рәнҗетмичә, ул кешенең шушы эшенә җаваплылыгын, мөнәсәбәтен ул теләп, куркып түгел, теләп, яратып эшләрдәй итеп кора аламмы. Ул бик катлаулы, бик зур мәсьәлә.

Йомгаклап әйткәндә, әлбәттә, урында гади эш башкаручыдан бик күп тора, аның хезмәтен оештыручы, аны җитәкләүчедән тагы да күбрәк тора. Һәм ул кимчелекләрне, Рәмис, үзебез дә күрәбез.

  • Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр. Татар халык мәкале

Дәүләт ярдәме турында: “Коры теләк белән генә тау җимереп булмый”

- Ничек уйлыйсыз, авыл хуҗалыгында, икътисад, акча беренчелме, әллә идея, рухмы? Әллә рух булса, акча табыламы?

- Безнең эшли башлаган елларда булды инде шундый фикерләр - авыл хуҗалыгына ярдәм саллырак булса, без теләгәнчә үзгәртеп булыр иде дигән. Дөрес, инде ул еллардан соң хәйран үзгәрде тормыш, дөнья. Демографиясе дә үзгәрде. Урбанлашу процесслары да бара бит, кеше шәһәрләргә күбрәк тартыла.

Бу тема белән безнең авыл хуҗалыгына кагылганда, мәсьәлә акчада гына түгел. Ярдәмне кемгә бирү мөһим. Ул ярдәмне атка азык итә аламы? Русларда бар бит сүз коня в корм дигән. Шуңа күрә мин беренче чиратта – кадрлар - эшкә бирелгән, һөнәри яктан оста һәм җаваплы булган кешеләр дияр идем. Икенче чиратта андый кадрларны кузгатып, аларның куәтен гамәлгә куя алырдай ресурслар белән ныгыту. Бәлки алар янәшә барырга тиешләрдер икесе бергә. Коры теләк, сәләт белән генә дә әллә ни тау җимереп булмаска мөмкин. Шуңа күрә ике фактор – сәләтле кадр һәм аның проектларын гамәлгә куя алырдай ресурслар мөмкинлеге, алар бергә барырга тиешләрдер.

  • Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас. Татар халык мәкале

Кадрлар мәсьәләсе: “Хезмәт хакы артса, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителер иде”

- Кадрлар турында әйткәч шуны сорыйсы килә. Күп өлкәләрдә әйтәләр –бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, теләсә кем укырга керә башлады диләр. Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре буенча керәләр, сәләте игътибарга алынмый. Авыл хуҗалыгы уку йортларында күзәтеләме мондый нәрсә?

- Без авыл хуҗалыгы уку йортларына авылдан күбрәк китерү өчен шөгыльләнәбез. Бу аграр университет мисалында да, Казан ветеринария академиясе мисалында да. Авылдан килгән кешене кире авылга кайтырга үгетләве җиңелрәк, шулай бит. Әле анда да Казандагы мөмкинлекләрне, биредәге камиллекне күргәннән соң авылга кире кайтасы бик килмәскә мөмкин.

Шуңа күрә елның елында төрле кызыксындыру чараларын камилләштерә барырга тырышабыз. Мәсәлән, укып бетергәннән соң барып урнашу өчен беренчел ярдәм зур суммада. Башта 200 мең сум иде, аны 3-4 ел эчендә 300 мең иттек, киләсе елдан 500 мең сум итәргә җыенабыз. Аның өстенә алдагы елдан авылга кайтып беренче ел эшләгән дәверендә яшь белгечкә минималь хезмәт хакы күләмендә бюджеттан өстәмә түләү кертелә.

Торакка ихтыяҗ булса, чиратсыз рәвештә торак субсидияләреннән файдалану мөмкинлеге бар. Безнең бит әле махсус федераль программа да бар торак белән тәэмин итү буенча.

Әлбәттә, иң беренче чиратта ул белгечне районда яки ул барып урнашкан хуҗалыкта эш бирүче җитәкчесе ягыннан кирәклеген тану, ул белгечкә ихтыяҗ булуы кирәк. Мәсәлән, без терлекчелек буенча табибны эшкә җибәрәбез. Анда мең баш терлек фермасы булуга карамастан, андагы җитәкченең бу белгечне тануы җитми икән, әлбәттә ул анда яратып, теләп эшләмәячәк. Берәр ел эшләгәннән соң каядыр китү җаен эзләячәк.

Безнең соңгы елларда урыннардагы җитештерү урыннарына, агрофирмаларга, крестьян фермер-хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кызыксынып кайтучылар берникадәр арта бара. Әмма хезмәт хакын шәһәрнеке белән тигезли алсак, бу мәсьәлә тагын да җиңелрәк хәл ителер иде.

Дөрес, авыл җирендә технологик яктан коралланышны бик нык көчәйтергә кирәк. Андагы ул хезмәт кызыклы, яңалыкка омтылучан булырга һәм ул яңалыкны тормышка ашыру өчен сиңа мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Ул зур, тулы чаралар комплексы, аларны бергә алып барырга кирәк. Кайсыдыр барып чыга, кайсыдыр барып та чыкмый, әмма елның елында камилләшергә тырышабыз.

  • Акча кысып тотсаң, үлә, йомшак тотсаң, очып китә. Татар халык мәкале

Дуңгыз турында: “Икътисад ягыннан караганда, начар проект түгел”

- Марат Готыфович, киләсе ел дуңгыз елы. Бу сорау күпмедер вакыт узган саен калкып чыга. Тукай районында дуңгыз комплексы бар. Бу терлек республика өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле дип саныйсыз?

- Сүз Минзәлә районындагы Коноваловка мәйданындагы комплексның икенче чиратын төзергә ризалык булмаудан дип күз алдына китерәм.

“Кама беконы” компаниясе үзендә елга бер миллион баш дуңгыз эшкәртү предприятиесе төзеде. Әлегә кадәрге җитештерү комплексларында елга 500-550 мең баш дуңгыз үстерелә. Аларга миллион башка җиткерергә кирәк. “Кама беконы” шушы миллион баш дуңгызны суеп эшкәрткәннән соң, аны тагын да тирәнрәк эшкәртү өчен тәүлегенә 340 тонна әзер продукция чыгара торган яңадан бер предприятие куйды. Һәм аңа чимал мәсьәләсе туа. Яңадан каян алырга 500 мең баш дуңгызны? Шуңа күрә, Минзәлә районында шушы комплексны торгызу проекты бар иде.

Кызганыч. Ул комплекс гамәлгә куела алган булса, безнең республикада елның елына бер 100-120 мең тонна ашлыкны тотрыклы рәвештә әйбәт бәя белән урнаштыру мөмкинлеге туар иде дип уйлыйм инде. Барып чыкмады. Халык фикеренә каршы килеп булмый. Гәрчә, анда безнең тикшерүчеләр экологик яктан ниндидер зур кимчелек тапмадылар.

Европада бик күп төрле фактлар бар. Үзләренең дуңгыз комплексы территориясендә йорты белән яшәп ятучылар да бик күп. Бездә инде алай кирәк санамадылар. Авылга да исе килергә мөмкин, 10 чакрымдагы Минзәлә шәһәренә дә дигән шик белән халык үзенең ризасызлыгын белдерде. Ул проект безнең гамәлдән төшеп калды.

- Традицияләргә дә туры килми бит инде.

- Минзәлә районының ул тирәсендә рус авыллары. Традициягә туры килмәве синең белән миңа күбрәк кагыла, милләтпәрвәрләр буларак инде. Ә икътисад күзлегеннән караганда ул республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен начар проект түгел иде.

  • Байыйсың килсә - дуңгыз асра, бөләсең килсә - айгыр асра. Татар халык мәкале

“Минималь сатып алу бәясе турында закон булса, авыл хуҗалыгындагы һәр өлкә дә табышлы”

- Шәхси хуҗалыкларга ярдәм киләсе елда быелгы күләмдә кала белүебезчә. Шәхси хуҗалыкларда иң табышлы өлкә дип нәрсәне атар идегез? Кеше бит хәзер, отышлы түгел дип, бәрәңге дә үстерми.

- Әгәр дә җитештергән продукцияне сату өчен гадел бәя урнаштырып булса, бөтен тармак та табышлы булыр иде. Шәхси хуҗалыкларда сөт бәясе 22-24 сумга кадәр җиткән вакыт та булды. Быел җәй ул 13 сумга кадәр төште. 13 сум белән 24 сум арасында ике тапкыр диярлек аерма, монда табышка урын калмый инде.

Кызганыч, безнең илдә әлегә кадәр минималь сатып алу бәяләре турында закон юк. Шундый законнар гамәлдә булган илләр бар. Дәүләт, хөкүмәт карары белән сөтнең бәясе, әйтик, 22 сумнан да кимгә сатып алырга ярамый. Ул вакытта безнең тотрыклылык булыр иде. Югыйсә, быел сөтнең бәясе 13-14 сумга кадәр төште, аңа карап бит кибет киштәсендә сөтнең, сөт продукциясенең, майның, сырның, эремчекнең, каймакның бәясе төшмәде Ике мәртәбә диярлек - 40 процентка кадәр бәя төште, ә кибеттә бәя селкенмәде дә.

Бәя төшү хисабына, ярар, халыкка да җиңелрәк булды дип әйтер идек - сатып алучыга җиңеллек килмәде. Бу бәя аермасы ниндидер арадашчыларның - эшкәртү предриятиесеме яисә күпләп сатып алучы ул компанияләрнеңме икътисадында калды бит. Халыкка хезмәт итмәде.

Дәүләт ниндидер җитди карар кабул итәргә тиеш бу очракта. Минемчә, дәүләт халык мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып караганда бу мәсьәләгә гаделлек кертергә тиеш.

Бәяләр гаделлеге урнаша алса, сөтчелек белән дә шөгыльләнеп була, кошчылык белән дә, мөгезле эре терлек симертү белән дә, яшелчә яки җиләк-җимеш белән дә. Кайбер социаль продуктлар буенча минималь сатып алу бәяләре буенча канун кирәк.

  • Күләгәсе юк таудан биз, файдасы юк байдан биз. Татар халык мәкале

“Авыл җирендә халыкның иң фидакярләре яши”

- Яңа елга авыл хезмәтчәннәренә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

- Ел тәмамланганда һәрберебез узып баручы елны күңелдән кичерәбез, саныйбыз, уйлыйбыз. Сөенечләрен, көенечләрен, мәшәкатьле вакыйгаларын искә төшерәбез. Ел тырыш хезмәт белән үтте. Нәтиҗәсе, дөрес, без теләгәннән берникадәр түбәнрәк булды, әмма авыл хезмәтчәннәре үзләренең язмышына хыянәт итмәде. Хезмәт тә, тырышлык та, финанс чыгымнары да башка еллардагы дәрәҗәдә, хәтта берникадәр артыграк та тотылды.

Мин бик рәхмәтлемен авыл халкына. Шундый бер сабырлык белән һәм фидакярлек белән авыл тормышын тартып яшәп барганнары өчен. Бүгенге көндә авылда халыкның иң фидакярләре, иң тырышлары һәм сабырлары яшәп килә. Шәһәрләребезнең бик күпкә камилләшә, матурая баруы яшьләрне елдан-ел үзенә күбрәк тарта. Авылның ныклыгы менә шундый фидакяр кешеләрдә.

Ихлас күңелемнән, илне-көнне ризыклы, ашлы иткәннәре өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәм. Республикабызның җаны тыныч, тамагы тук. Исәнлек-саулык теләп, киләсе елларның безгә берникадәр шәфкатьлерәк булын теләп калам. Бәхет-шатлык белән килсен Яңа ел, эшле һәм ашлы булып. Илне-көнне куандырып яшик. Яңа ел белән!

  • Уңган кеше кулына туфрак учласа, алтын итәр. Татар халык мәкале

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100