Сигез мең төп җиләк үстерүче Рәнис: «Җиләк бизнесы күп чыгым сорамый» | intertat.tatar

Сигез мең төп җиләк үстерүче Рәнис: «Җиләк бизнесы күп чыгым сорамый»

Башкортстанның Яңагош халкы белән танышуыбызны дәвам итәбез. Авыл үзидарәсе башлыгы Раик Заһитов тәмле җиләкләр үстерүче Рәнис Бикбулатов йортына алып килде. Рәнис җиләк бизнесы белән быел шөгыльләнә башлаган. Нияте — җиләк мәйданын бер гектарга зурайтып, кеше яллап, зур бизнес алып бару һәм авылга күченеп кайту.

«Җиләк „ә“ дигәнче таралып бетә»

Рәнис Яңагошта туып үсә, Уфа аграр институтын тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң менеджер булып эшли башлый, өйләнә.

Авылы һәм белгечлеге тарткан аны — туган ягында җиләк үстерә башлый. 15 сутый җиргә сигез мең төп җиләк утыртудан башлаган ул эшен. 

— Краснодар якларында җиләкләрне күпләп үстергәннәрен күрдем һәм үзебездә дә утыртып карарга булдым. Теләсә кайсы бизнесны ачып җибәргәндә күпмедер чыгым китә. Күп чыгым тотмас өчен, җиләк бизнесында тукталып калдым. Җир эше белән шөгыльләнгән башка эшкуарларга барып, өйрәнеп кайттым, — дип сөйләде Рәнис.

Аның фикеренчә, җиләк бизнесы яшелчә үстерүгә караганда отышлырак.

— Кыяр, помидор өчен теплицага күп чыгым китә. Ә бу — ачык грунт. Аннан соң, җиләк кыяр һәм помидордан кыйбатрак тора. Сезон вакытында бер килограммын 350 сумнан сатам. Нык яхшы бизнес, җиләк «ә» дигәнче таралып бетә.

Тәҗрибәсе булмаганлыктан, Рәнис башта безнең климатка яраклы дип саналган биш сортны утыртып карый. «Азия», «Роксана», «Альба» дигән сортлар бишенче июньнән җиләк бирә башлады, ди ул, ә «Мальга» — яздан алып көзгә кадәр. Калган сортларны безнең климатка яраклы дип тапмаган. «Алары ике-өч атна гына уңыш китерә», — диде җиләкче.

— Җиләк сезоны вакытында атнасына ике тапкыр кайтып җыябыз. Кечкенәдән үк бакчада казынырга яраттык без. Җиләкләрне үзебез җыябыз, әни, хатын булыша. Клиентларга илтеп бирәбез, күбрәк интернет аша танытабыз. Авылдашлар да ала, — ди Рәнис.

Җиләк үстерү серләре

Рәнис җиләк үстерергә теләүчеләр өчен киңәшләрен дә бирде.

— Җиләк чәчәк атканчы, апрель башында чирләрдән, кортлардан эшкәртеп алабыз. Гөмбә авырулары, трипс, сагызак җиләккә зур зыян сала. аларга каршы. «Фитоверм» препаратын кулланабыз. Җиләкне карга, чыпчык кебек кошлар ашарга ярата, ләкин безнекенә тигәннәре булмады, Аллага шөкер.

Кышын җиләкләрне сүс (волокно) белән каплыйбыз. Ике рәт җиләкне капламыйча калдырган идек, бөтенесе туңып бетте.

Табигый су сибәм. Автомат су сибү җайланмасын тоташтырдым.

Түтәлләрне өч елдан өч елга яшәртеп торырга кирәк. Яшәртмәсәң, җиләге ваклана. Беренче ике елда эре-эре җиләк була. Җәен 80 граммга кадәр җитә иде, — дип сөйләде җиләкче.

Корткыч бөҗәкләр генә түгел, бөтенләй көтелмәгән яктан да түтәлләргә зыян салучылар булган икән.

— Бакчаны «чистартып» чыкканнары булды, ике түтәл җиләкне җыеп, урлап качканнар иде. Шул очрактан соң видеокамера куйдык, — ди Рәнис.

«Мәрхүм әтиемнең эшен дәвам итәм»

Гаиләдә бердәнбер бала булгач, иркә булгансыңдыр? — дим Рәнискә.

— Мин гаиләдә кадерле малай. Иркә булмадым. Сигезенче сыйныфта укыганда әти үлде. Авылда эш булмагач, әни Уфага китте. Ялларда әни белән бергә кайтып йөрибез. Мин әнинең төп терәге булдым. Бер-беребезгә булышып яшибез.

Әни белән генә үстем. Электән үк сыерлар, атлар, сарыклар тота идек. Әти белән икәү печәнгә бара идек. Ул җир эшен яратырга өйрәтте, әнигә булышып үстем.

Әти чирләп, хастаханәдә вафат булды. Армиядә хезмәт иткәннән соң унбиш еллап авырды ул. «Әтиегез китте», — дип төнлә килеп әйттеләр. Безнең өчен шок булды, чөнки әтинең терелеп, дәваланып чыгачагына өметләндек. Әтине безнең йортка алып кайттылар. Яңагош авылы зиратында җирләдек. Гаиләдә берүзем генә үскәч, авыр булды. Шулай да туганнан туган, өченче буын туган абыйлар ярдәм итте, әтинең арабыздан китү хәсрәтен үткәреп җибәрдек. Җиләк бизнесын ачып, әтиемнең эшен дәвам итәм. Нигез йортны буш калдырасым килми. Әти каяндыр сизгән кебек, карап тора кебек тоела. Авыл үзенә тарта мине, — ди Рәнис.

Рәниснең кызарышып, пешеп утырган җиләкләрен тәмләп карадык. Кибеттән сатып алган «ясалма» җиләкнең төсе-кыяфәте генә матур була шул, ә тәме бөтенләй юк. Өзеп алып ашаудан да яхшысы юк икән. Бу җиләкләр шулкадәр баллы, бер мизгел эчендә эреде дә бетте!

— Авылны яратам мин… Гаиләм белән авылга күченеп кайтасым килә. Хәзер атнасына ике тапкыр кайтып йөрим. Эшләгән кешегә һәрвакыт эш бар. Менә мин, мәсәлән, җиләк мәйданын бер гектарга зурайтып, кеше ялларга җыенам. Шул рәвешле, бизнестан миңа да, кешегә дә файда була. Бер гектарга дүрт кеше кирәк булачак, — Рәниснең хыяллары әнә шундый.

Бизнесында уңышлар теләп, Рәнис белән саубуллаштык.

Шуның белән Яңагош авылы буйлап танышуыбыз ахырына якынлашты. Яңагошка килеп чыксагыз, кәҗә асраучы Зилә һәм Миңнехан Заһитовлар, җиләкләр үстерүче Рәнис Бикбулатов, умартачы Раик Заһитов, төрле-төрле кул әйберләре бәйләүче Ильмира Заһитовага кермичә китмәгез. Иманым камил, Яңагошта авылда булдыклылар без уйлаганнан да күбрәктер.

Безне каршылап, озатып йөргән Уръяды җирле үзидарәсе башлыгы Раик Заһитовка һәм авыл тарихы, Гази Заһитов шәхесе белән тулырак таныштырган музей методисты Айрат Заһитовка рәхмәт белдерәбез.