«Артистларга да ял итү урыны булыр»: Айдар Тимербаев туган авылында күл ясый

Күп җырлар авторы, танылган композитор Айдар Тимербаев туган авылы Саба районы Татар Икшермәсендә күл ясап ята. Без дә җиде чишмәле Татар Икшермәсе авылын иңләп-буйлап кайттык.

Өстән явып торган яңгырына да, салкын җилләренә дә карамыйча, Саба районы Татар Икшермәсе авылына юл тоттык. Иске Икшермә җирлегенә караучы Татар Икшермәсе бик зур авыл түгел — анда йөзгә якын хуҗалык исәпләнә. Айдар абый Тимербаевның өен эзләп, урамны өч кат әйләндек. Ә ул үзенең туып-үскән нигезе артында өр-яңа йорт төзеп ята икән. 

— Төп нигезне югалтасы килми. Әле авылда төпләнергә уйламыйм, шулай да алдагысын Алла белә. Әнигә дә сиксән яшь, биш вакыт намазын да укый. Аны да бөтен уңайлыклары булган өйдә яшәтәсе килә, — диде ул.

Сүз башым бит Шүрәле дигән кебек, сүзем күл турында иде бит. «Сабада күл ясаганнар икән», — дигән хәбәр ишеткәч, «О, крокодиллар төшереп кайтабыз икән!» - дипләр уйлап куйган идем. Крокодиллар бераз соңрак киләбез дип хәбәр иткәннәр булып чыкты. Күл әле ясалып кына ята. 

Күл дигәнем, гомумән, күл һәм аның тирә-ягындагы территория Айдар Тимербаевның җирләре. Шул без басып торган урында заманында яшелчә бакчасы, аннары көтүлек, ә аннары ташландык куаклык булган. 

— Элек шушы урында сулык бар иде. Ә тирә-юньдә кәбестә басуы, суган түтәлләре, помидорлар үсә иде. Өченчеләрдә укыганда гел шушы яшелчә бакчасында эшләп үстек. Шушы ун гектар җир гөрләп тора иде. Шул сулыктан торбалар җибәреп, яшелчәләргә су сибү оештырылган иде. 

Туксанынчы елларда бөтен җирдә «бардак» башланды, нәтиҗәдә бу урын да ташландык хәлгә әйләнеп бетте. Аннан соң көтү дә көттек монда. Аннары бөтен җирен агач, куаклар басып бетергән иде инде.

Әлеге территориянең сигез гектары пай җиренә карый булып чыкты. Әлегә пай бүлеп бирелмәгән кешеләрне табып, шушы җирләрне аларга теркәдек. Һәм шул сигез гектарны алардан сатып, ә калган җирләрне озак елларга арендага алдым, — ди Айдар абый.  

Татар Икшермәсе авылы чишмәләр авылы да булып чыкты. Монда җиде чишмә бар. Һәм шул җиде чишмә бергә кушыла да Чишмә елгасы агып чыга икән. Алга таба Чишмә елгасы Мишәгә коя. Ә хәзер, шушы күл барлыкка килгәч, Чишмә күл аркылы гына Мишәгә кушыла торган булачак. 

Айдар абый шушы күлне, ял итү мәйданчыкларын ясау уе белән озак еллар йөргән. Бер-ике елы гына да рәсми эшләр белән үткән. Төзелешнең үзен исә бу елның июль аенда башлап җибәрәләр. Территория куак-агачлыклардан кырып-себереп чистартылган, хәзерге көндә казу эшләре бара.  

Проект буенча күлнең иң тар җире - 15, ә иң киңе 85 метр булачак. Озынлыгы — 340, тирәнлеге — 2, 2,5 метр. Шуңа өстәп, күл территориясенә ут инде кергән, хәзер Айдар абый газ кертү уе белән янып йөри. Киләчәктә бу бер искиткеч ял итү зонасы булачак әле, менә әйткән иде диярсез.

— Алла боерса, тирә-юньдә җиләк-җимеш бакчасы булдырасы, ял итү урыннары, кечкенә йортлар урнаштырасы, гомумән, авылның бер матур җире итеп эшлисе килә. Әле балык та җибәрәчәкмен. Үзем балык тотарга бик яратам мин. Халык килсен, матур итеп ял итсен өчен эшлисе килә. Артистларга да ял итү урыны булыр, — ди Айдар абый. 

Булачак күл урыннарын күрәбез дип, бераз экстремальлек белән дә шөгыльләнеп алырга туры килде. Мишәнең бер ярыннан икенче ярына сынган агач аша чыктык. Өстән явып торган яңгыр, аяк астындагы пычрак та куркытмады дисәм, алдармын. Айдар абый үзе ялт кына менде дә китте. Без исә аның артыннан теркелдәдек. 

Юк, сез берүк йөрергә урыны да юк икән дип алдан кайгыра күрмәгез. Чөнки икенче яктан машина белән дә кереп була торган басма төзеләчәк. Икенче елга кайтып күрми булмас дигән якты хыяллар белән без Мишә елгасы ярыннан авылга таба кире киттек. 

Чишмәләр иле 

Татар Икшермәсе авылы, инде әйтеп үткәнемчә, җиде чишмәле чишмәләр иле булып чыкты. Бу урында ирексездән: «Чишмәләр иле син — туган як! Еракка китмәгез су сорап. Бу җирдә таулардан көй алып, Чишмәләр яшиләр чылтырап», — дип җырлыйсы да килә башлый.

Айдар абый Тимербаев безне авылның башка матурлыклары белән дә таныштырды. Шуларның берсе — авылның уртасында урнашкан «Ильяс» чишмәсе.

«Ильяс» чишмәсен әллә каян ерактан ук күреп аласың. Чөнки әллә ничә метрлык бу кошны күрми калу мөмкин түгел. Коедан чиләк белән суны шушы кош алыша. Чиләкне коега үзең төшерәсең, ә ул күтәреп алып бирә. Сыгылмалы-бөгелмәле кое шундый. 

«Ильяс» чишмәсенең суы ике җирдән чыга. Аннары матур итеп эшләнелгән су юлы аша аска таба агып китә. Бүрәнә, матур ташлардан эшләнгән «Ильяс» чишмәсенең төнлә утлары да яна икән. Чыршыларда да, җирдә дә махсус лампалар куеп чыкканнар. Су алыр өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хәтта машина белән туктарга уңайлы булсын өчен махсус урын ясап куйганнар. 

Нәрсә дип әйтергә дә белмичә, сокланып карап тордым шулай. «Ильяс» чишмәсе суын алыр өчен әллә кайлардан киләләр, ди. Төзекләндерелгән, матур җирдән чыккан су эчәсе килмимени инде кешенең. Дөрес эшлиләр, афәрин.

Чишмәләр иле — 2 

Татар Икшермәсе авылы халкы тәмле чишмә сулары эчеп, матур урыннарда ял итеп кенә яши икән дип кайттым әле авыл читендәге буаны күргәч. Бу урында бөтенләй бернәрсә булмаган.

Авылны төзекләндерүдә шушы авылдан чыккан Мәҗит Салиховның өлеше зур булуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Су буйлары, чишмәләр, ял итү урыннары, һәйкәлләр - барысы да аның көче белән эшләнелгән. 

Әле шушында ук торбалар белән 400 метр ераклыктагы «Бакыр» чишмәсен дә китерәләр. Тагын бер кызык нәрсә дә ясап куйганнар: чишмә суын икенче җирдән борып ачып, махсус урында шул су белән коенып та була. Кранны бордың, кердең, салкын чишмә суы белән коендың, чыктың. Әле шул вакытта өстәл, урындыклар урнаштырылган корылма янында шашлык пешеп тора. Менә кайда ул дөнья рәхәте! 

«Монда килеп утырыр өчен берәрсеннән рөхсәт алырга кирәкме соң?» — дип сорамый кала алмадым, билгеле. Айдар абый, гадәттәгечә, гади генә итеп: «Нинди рөхсәт инде? Кирәкми», — дип җавап бирде.

Кулымны йөрәгемә куеп, чын дөресен әйтәм: бер генә чүп әсәре дә күрмәдем. Мондый бер дигән әзер җиргә килеп утырып ял ит тә, үзеңнән соң дуңгыз сарае ясап калдыру башка сыймаслык хәл булыр иде инде анысы.

Үзем өчен генә чишмәләр иле дип атаган Татар Икшермәсе авылында бөек хыяллар белән янып йөриләр икән. Тәмле чишмә сулары эчеп, матур күл буйларында ял итеп, Айдар абыйның парнигында пешкән җиләкләрен ашап, күленнән балык тотып яшиселәре бар әле аларның. Ә сез авыллар бетә, авылның киләчәге юк, дисез.