Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбәче хатирәләре

Мин интернеттан карап, беренче тапкыр гөмбә маринадладым, тәмле булды. Әмма шул гөмбә беткәнче куркып яшәдем.

news_top_970_100
Гөмбәче хатирәләре
Гөлүзә Василова

Шушы яшемә җитеп, бүген икенче тапкыр гөмбәгә бардым, чөнки безнең гаиләдә гөмбә җыйган кеше булмады, без дә танып-белеп үскән кешеләр түгел. Бүген дә җыярга түгел, ә «за компанию» бардым. Гөмбәләр белән таныштым, матур фотолар ясадым, күп итеп җәяү йөрдем. Гөмбә җыюның яхшы фитнес икәнлегенә төшендем. Бу җиләк аланы табып, мин яратканча, утырып, ятып җыя торган түгел инде. Аннары быел гөмбәгә дә эссе суккан бугай, уңышы әллә ни түгел, ә җыючылар күп. 

Башта гөмбә дә тапмадым, мөгаен, аяк астына карап йөрмәгәнмендер. Гөмбәче дустым: «Кара, нинди мәхәббәт чыпчыклары!» - дигәч кенә, парлап, бер-берсенең кочагында үсеп утырган каен гөмбәләрен күрдем.

Беренче тапкыр гөмбәгә ерак бабай (Рамазан бабай, әнинең әтисе) үзенең Гөлҗиһан апасы (без алма апа дип йөри идек) белән 7-8 яшьлек мине Әкәй тау башына алып барды. Алма апа: «Менә шушы гөмбә инде, җый», - диде тезелеп утырган баллы гөмбәләрне (опята) күрсәтеп. Ул вакытта мин аны бер пакет җыйдым, әни бәрәңге белән кыздырды. Мин ашамадым, ул вакытта бала өчен ул тәмле әйбер булмагандыр инде… 

4-5 ел элек әти белән әни беренче тапкыр гөмбәгә йөри башлады. Алай дип үк әйтү дә дөрес түгел, бер сезонда капчыклап йөнтәс гөмбә (волнушка) җыеп алдылар. Мин куркам, ничә ел гөмбәгә йөрүчеләр дә ялгыша бит. Ә алар алтмышка якынлашканда беренче тапкыр гөмбә белән «җенләнделәр». Аларга: "Бармагыз, гөмбәсез яшәдек ич әле", - дип әйтеп торам, ә алар: «Бөтен авыл җыя, шул бер гөмбә инде ул», - диләр. Мин ул вакытта кечкенә бала белән өйдә утырам, миңа да 4 чиләк китереп бирделәр эшкәртергә.

Интернеттан карап, беренче тапкыр гөмбә маринадладым, тәмле булды. Әмма шул гөмбә беткәнче куркып яшәдем. Берәр литрлы өч банка икенче елга да калган иде, аларны кыш көне тавыкларга бирдем, бик яратып ашадылар. Шул вакытта ук минем чебен гөмбәсен якыннан күрәсем килә иде. «Матур итеп тезелеп утыралар», - дип сөйләп, әни тагын да кызыксындырды. Миңа алып кайтып күрсәтүен сорадым. Әнием җыеп алып кайтып күрсәтте… Кызыл төсләре төрле куелыкта, шундый матурлар иде…

Бүген дә шундыйрак хыял белән барган идем, чебен гөмбәсенең үсеп утырганнарын күрәсе килгән иде, очрамадылар… Гөмбәче шундый хыял белән йөримени инде, ә?! Чиләк тутырып гөмбә җыясы киләдер аның...

Бүген гөмбәләрне бераз таный башладым, элек кызыксыну юк иде. Гөмбә җыю да җиләк җыю кебек йогышлы чир бугай… Кайтабыз гына дигәндә гөмбәләр миңа да очрый башлады, җыярга да кызык булып китте. Алар да шундый матурлар, төрле төстә, төрле зурлыкта…Майлы гөмбә, каен гөмбәсе, йөнтәс гөмбә (волнушка), яңгыр гөмбәсе (дождевик, дедушкин табак), ал гөмбә…

Һавада йөреп тамак та ачты, кайтуга каен гөмбәсеннән жульен ясап ашадык. Нәрсә-нәрсә гөмбә ашарга яратам инде…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100